Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 96 хикәя
  • Гайсә авыруларны сәламәтләндерә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә авыруларны сәламәтләндерә
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә Патша булып керә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Эшнең дә, ялның да «үз вакыты бар»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Мәсихчеләр Шимбә көнен тотарга тиешме?
    Рухи сорауларга җавап
  • Шимбә көнне башаклар өзү
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 96 хикәя
Ярсу белән тулы дини җитәкчеләр Гайсәнең авыру хатынны савыктырганына карап тора

ТУКСАН АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Гайсә авыруларны сәламәтләндерә

ГАЙСӘ ил буйлап йөри һәм авыруларны сәламәтләндерә. Бу могҗизалар турында хәбәр барлык шәһәрләр һәм авылларга тарала. Шуңа күрә Гайсә янына гарипләрне, сукырларны, саңгырауларны һәм башка күп авыруларны алып киләләр. Һәм ул аларның барысын савыктыра.

Яхъя Гайсәне суга чумдырганнан соң инде өч елдан артык вакыт үткән. Гайсә үз рәсүлләренә тиздән Иерусалимга барам ди. Ул анда аны үтерәчәкләр һәм аннан соң ул терелтеләчәк ди. Ә әлегә Гайсә авыруларны савыктыруын дәвам итә.

Бер тапкыр Гайсә шимбә көнне өйрәткән. Яһүдләр өчен шимбә — ял көне. Рәсемгә кара: бу хатын бик нык авырый. Инде 18 ел ул бөкрәеп йөри. Гайсә аңа кулларын сала, һәм хатын шунда ук турая. Ул сәламәтләнде!

Дини җитәкчеләр моны күрә, һәм аларның ачулары чыга. Аларның берсе халыкка: «Эш эшләр өчен безгә алты көн бирелгән. Дәваланыр өчен шимбә көнне түгел, ә башка көннәрне килегез!» — дип кычкыра.

Гайсә моңа болай дип җавап кайтара: «Сез рәхимсез кешеләр. Шимбә көнне һәркайсыгыз үзенең ишәген ычкындырып, су эчертергә алып бара. Ә ни өчен 18 ел авырудан газапланган бу хатынны шимбә көнне савыктырырга ярамый?» Гайсәнең җавабы бу явыз кешеләрне оялта.

Шуннан соң Гайсә үзенең рәсүлләре белән Иерусалимга китә. Алар Әрихә шәһәреннән чыккач, юл буенда хәер сорап утыручы ике сукыр кеше Гайсәнең үтеп барганын ишетә һәм ялварып: «Гайсә, безгә ярдәм ит!» — дип кычкыралар.

Гайсә аларны чакыртып ала да: «Сезгә нәрсә кирәк?» — ди. «Әфәнде, күзләребез күрә башласын иде»,— диләр алар. Гайсә аларның күзләренә кагыла, һәм алар шунда ук күрә башлыйлар! Ни өчен Гайсә шулкадәр күп искитәрлек могҗизалар эшли? Син беләсеңме? Чөнки ул кешеләрне ярата һәм аларның үзенә ышануларын тели. Шуңа күрә без дә Гайсә патшалык иткәндә җирдә бер кеше дә авырмаячак икәненә ышана алабыз.

Маттай 15:30, 31; Лүк 13:10—17; Маттай 20:29—34.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу