Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 101 хикәя
  • Гайсәне җәзалап үтерәләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсәне җәзалап үтерәләр
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Пилат та, Һируд та Гайсәне гаепсез дип таба
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Пилаттан Һирудка һәм кире Пилатка
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсә Голгофада үлә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Гайсәне үлемгә тапшыралар
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 101 хикәя
Гайсә баганада үлә

ЙӨЗ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсәне җәзалап үтерәләр

РӘСЕМГӘ кара. Коточкыч вакыйга булган! Гайсәне җәзалап үтерәләр. Аның аяк-кулларын баганага кадаклап куйганнар. Кем кушуы буенча моны эшләгәннәр?

Гайсәне нәфрәт итүчеләр бар. Беләсеңме кемнәр алар? Берсе — Шайтан Иблис. Ул Адәм белән Хауваны Йәһвәне тыңламаска котырткан. Һәм Гайсәнең дошманнарын да бу явызлыкны эшләргә ул котырткан.

Баганага кадаклар алдыннан, Гайсә дошманнары аны мыскыллыйлар һәм аңардан көләләр. Хәтерлисеңме: алар Гетсимәни бакчасына килеп, Гайсәне кулга алдылар? Кем бу дошманнар? Әйе, бу дин җитәкчеләре. Гайсәне бакчадан алып киткәч, нәрсә булган? Әйдә моны белик.

Дин җитәкчеләре Гайсәне кулга алгач, рәсүлләр качып китә. Алар куркып Гайсәне берүзен калдырып китәләр. Петер белән Яхъя генә читтәрәк кала. Алар Гайсә белән нәрсә булачагын белер өчен, аның артыннан баралар.

Гайсәне, Һаннас исемле өлкән яшьтәге кеше янына алып киләләр. Ул элек иң баш рухани булып хезмәт иткән. Әмма монда алар озак калмый. Шуннан соң Гайсәне шул вакытта иң баш рухани булып хезмәт иткән Кәяфәс янына алып киләләр. Аның өендә бик күп дини башлыклар җыела.

Монда Гайсәне хөкем итәләр. Гайсәгә яла яккан кешеләрне дә монда алып киләләр. Дин башлыклары бертавыштан: «Гайсәне үтерергә»,— диләр. Алар аның битенә төкерәләр һәм аны кыйныйлар.

Ул вакыт Петер ишегалдында басып тора. Төн салкын, шуңа күрә кешеләр учак яга. Учак янында җылынганда бер хезмәтче кыз Петергә карый да: «Ул Гайсә белән бергә иде»,— ди.

«Юк, мин аның белән булмадым!» — ди Петер.

Кешеләр Петергә өч тапкыр: «Син Гайсә белән бергә булдың»,— диләр. Әмма ул өч тапкыр баш тарта. Өченче тапкыр баш тартканда Петер ягына Гайсә борылып карый. Петер ялган әйткәненә бик нык үкенә. Ул тышка чыгып бик каты елый.

Җомга көнне таң атканда руханилар Гайсәне Югары киңәшмә үтә торган урынга алып баралар. Бу җыелышлар үтә торган зур бүлмә. Монда алар Гайсә белән нәрсә эшләргә дип киңәшләшә. Шуннан соң аны Яһүдия өлкәсендә хакимлек итүче Понти Пилат янына алып баралар.

«Бу юньсез кеше,— дип ялганлый руханилар һәм Пилатка: Аны үтерергә кирәк»,— диләр. Пилат Гайсәдән кыскача сорау алгач гаҗәпләнеп: «Мин бу кешедә бернинди дә гаеп тапмыйм»,— дип әйтә. Һәм Гайсәне Һируд Антипас янына җибәрә. Һируд Гәлиләя белән идарә итә, әмма бу вакытта ул Иерусалимда була. Һируд та Гайсәдә бернинди гаеп тапмый һәм Гайсәне кире Пилат янына җибәрә.

Пилат Гайсәне азат итәргә тели. Әмма Гайсәнең дошманнары аның урынына башка бер тоткынны — юлбасар Барабны — азат итәргә куша. Төш вакыты якынлашып килә. Пилат Гайсәне халык алдына алып чыга да һәм: «Карагыз! Бу сезнең патшагыз! — ди. Руханилар: «Алып кит аны! Үтер аны! Үтер!» — дип кычкыралар. Шунда Пилат Барабны азат итә, ә Гайсәне үтерергә алып китәләр.

Җомга көнне көндез Гайсәне баганага кадаклап куялар. Аның ике ягында да үлем җәзасына хөкем ителгән ике җинаятьче баганада асылынып тора. Алар бу рәсемдә күрсәтелмәгән. Бер җинаятьче Гайсә үлеме алдыннан: «Патшалыгыңа килгәч, мине исеңә төшер»,— дип үтенә. «Мин сиңа вәгъдә бирәм: син минем белән бергә оҗмахта булачаксың»,— ди аңа Гайсә.

Нинди искиткеч вәгъдә, шулай бит? Нинди оҗмах турында әйтә Гайсә? Син беләсеңме? Аллаһы иң башта барлыкка китергән оҗмах кайда булган? Әйе, җирдә. Гайсә күктә патша булып идарә иткәндә бу кешене җирдә, яңа Оҗмахта бәхетле яшәсен өчен, терелтәчәк. Бу сине шатландырамы?

Маттай 26:57—75; 27:1—50; Лүк 22:54—71; 23:1—49; Яхъя 18:12—40; 19:1—30.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу