Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 104 хикәя
  • Гайсә кире күккә кайта

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә кире күккә кайта
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Аллаһы Патшалыгы
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Алла Патшалыгы нәрсә ул?
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 104 хикәя
Шәкертләр Гайсәнең күккә күтәрелүенә карап тора

ЙӨЗ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә кире күккә кайта

ГАЙСӘ үз шәкертләренә күп мәртәбә күренә. Бер тапкыр аны 500 гә якын шәкерт күрә. Нәрсә турында Гайсә сөйли? Син беләсеңме? Аллаһы Патшалыгы турында. Йәһвә Гайсәне җиргә Патшалык турында сөйләргә җибәргән. Һәм Гайсә терелгәч тә аның турында вәгазьли.

Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы? Син хәтерлисеңме? Әйе, Патшалык — бу Аллаһының күктәге хөкүмәте. Аның патшасы итеп Аллаһы Гайсәне сайлаган. Гайсә ач кешеләрне туендырган, авыруларны савыктырган һәм хәтта үлгәннәрне терелткән. Без моны үткән хикәяләрдән белдек. Гайсә иң яхшы патша булачак!

Ул мең ел күктән патша булып идарә итәчәк. Җир ул вакытта ничек үзгәрәчәк? Бөтен җир шары гүзәл бакча булачак. Сугышлар, җинаятьләр, авырулар һәм хәтта үлем булмаячак. Бу нәкъ шулай булачак, чөнки Аллаһы җирнең оҗмах булуын һәм анда кешеләрнең бәхетле яшәвен теләгән. Шуңа күрә дә ул инде башта ук җирдә Едем бакчасын ясаган. Гайсә Аллаһы ихтыяры тулысынча үтәлсен өчен барысын эшләячәк.

Хәзер Гайсәгә күккә кире әйләнеп кайтырга кирәк. Ул 40 көн үз шәкертләренә күренгән. Шуңа күрә алар Гайсәнең тере икәненә шикләнми. Шәкертләрен калдырып китәр алдыннан, Гайсә аларга: «Изге рух алганчы, Иерусалимда калыгыз»,— ди. Изге рух ул — Аллаһының эш итүче көче. Ул, искән җил кебек, Гайсә шәкертләренә Аллаһы ихтыярын үтәргә булышачак. Иң ахырдан Гайсә үзенең шәкертләренә мондый боерык бирә: «Минем турыда җир шарының иң ерак урыннарында вәгазьләгез».

Шуннан соң искиткеч бер нәрсә була. Рәсемгә кара: Гайсә күккә күтәрелә башлый! Шуннан соң аны болыт каплый, һәм шәкертләр Гайсәне башка күрми. Гайсә күккә китә һәм аннан җирдәге шәкертләре белән җитәкчелек итә башлый.

1 Көринтлеләргә 15:3—8; Ачылыш 21:3, 4; Рәсүлләр 1:1—11.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу