Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 112 хикәя
  • Утрау янында корабль һәлакәте

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Утрау янында корабль һәлакәте
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә безне яклый ала
    Бөек Остаздан өйрән
  • Гайсә су өстеннән атлап бара
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Балык тоту көймәсенең калдыклары
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Халык аны патша итеп куярга җыена
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 112 хикәя
Паул һәм башка кешеләр Мальта утравы янында корабль һәлакәтен кичереп исән кала

ЙӨЗ УНИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Утрау янында корабль һәлакәте

КҮРӘСЕҢМЕ: корабль һәлакәткә эләккән һәм җимерелеп бара, ә кешеләр суга сикергәннәр. Кайберәүләр ярга таба йөзеп килә. Ә бу Паул түгелме? Нәрсә булган соң? Әйдә моны белик.

Хәтерлисеңме: Паул ике ел Кайсариядә төрмәдә үткәрә. Аннан соң аны һәм тагын берничә тоткынны корабльгә утыртып, Римга җибәрәләр. Крит утравы янында алар каты давылга эләгә. Җил бик көчле һәм корабльне бер яктан икенче якка ыргыта. Алар кояшны да, йолдызларны да күрми. Күп көннәр үтә, ә давыл басылмый, һәм кешеләр котылуга өметләрен югалталар.

Шунда Паул болай ди: «Сезнең берегез дә һәлак булмаячак; корабль генә җимереләчәк. Бу төндә Аллаһының бер фәрештәсе минем янга килеп болай дип әйтте: „Курыкма, Паул! Син Рим хакиме — кайсар алдында булырга тиешсең. Аллаһы синең белән корабльдә булган барлык кешеләрне коткарачак“».

Давыл 14 нче көн котыра. Шул төннең уртасында моряклар суның тирәнлеге әз генә кими башлый икәнен күрә. Алар караңгыда кыяга бәрелербез дип куркып, якорь ташлыйлар. Иртән алар ярны күрәләр һәм корабльне ярга таба алып барырга тырышалар.

Һәм ярга килеп җиттек кенә дигәндә, корабль комга утыра һәм туктап кала. Шунда дулкыннар бәреп, аны җимерә башлый. Җитәкче итеп билгеләнгән йөзбашы: «Йөзә белгән бар кеше беренче булып суга сикерегез һәм ярга таба йөзегез. Ә калганнар, алар артыннан сикереп, суга батмас өчен корабль кисәкләренә тотыныгыз»,— ди. Һәм барысы аның сүзен үти. Фәрештә әйткәнчә, корабльдәге 276 кеше исән-имин ярга чыга.

Бу утрау Мальта дип атала. Монда яшәүче кешеләр мәрхәмәтле һәм судан чыккан кешеләргә булышалар. Көннәр яхшыргач, Паулны башка бер корабльгә утыртып, Римга җибәрәләр.

Рәсүлләр 27:1—44; 28:1—14.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу