СИГЕЗЕНЧЕ КИСӘК
Изге Язмаларда алдан әйтелгән сүзләр үтәлә
Изге Язмаларда үткән вакыйгалар да дөрес итеп язылган һәм киләчәк турында да әйтелә. Кешеләр киләчәк турында әйтә алмый. Димәк, Изге Язмаларны Аллаһы иңдергән. Нәрсә әйтелгән анда киләчәк турында?
Анда Аллаһының бөек сугышы турында әйтелә. Бу сугыш вакытында Аллаһы җир йөзендәге бар явызлыкны һәм явыз кешеләрне юк итәчәк, ә үзенә хезмәт итүче кешеләрне саклап калачак. Аллаһы билгеләгән патша Гайсә Мәсих бу кешеләр тыныч, бәхетле, сау-сәламәт һәм үлмичә яшәсеннәр өчен көч куячак.
Аллаһы җирдә яңадан оҗмах булдырачак. Бу шатлыклы хәбәр, шулай бит? Без бу оҗмахта яшәргә теләсәк, безгә моның өчен кайбер нәрсәләрне үтәргә кирәк. Аллаһы үзенә хезмәт итүче кешеләргә әзерләп куйган искиткеч фатихаларны алыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Без моны шушы китапның соңгы хикәясеннән белербез. Шуңа күрә СИГЕЗЕНЧЕ кисәкне укып чык, һәм Изге Язмаларда киләчәк турында әйтелгәнне бел.