1 нче жыр
Мәсихчеләрнең багышлануы
1. Зур Галәмне Йәһвә Алла яратканга күрә,
аныкы күк, җир аныкы — аның эше алар.
Яшәү сулышы бирде ул, затларга күрсәтте:
ул гыйбадәт кылуга лаек, мактауга ул лаеклы.
2. Синай тавы тирәсендә борынгы Исраил:
«Йәһвә Канунын үтибез»,— дип вәгъдәсен бирде.
Аның алдында булсын дип багышланган халкы,
Алла аларны, хуҗа булып, диңгез аша үткәрде.
3. Дөреслекне үтәр өчен, Гайсә суга чумды,
Йәһвә әйткәнне үтәргә үзен аңа бирде.
Һәм майланган Угыл булып, Үрдүннән ул чыкты;
багышланып, ул хезмәт итте, тугры булды, тыңлады.
4. Сине белгәч, без мактыйбыз Йәһвә исемеңне.
Үз гомерне багышлыйбыз, калдырып теләкне.
Безне яратып бирдең син бердән бер Улыңны.
Яшәү хәзер безнеке түгел; яшәү, үлем — синеке.