2 нче жыр
Ниһаять — чиксез тормыш!
1. Кешеләр бергә яши —
уй күзләрең күрәме?
Юк күзяшьләр. Тынычлык!
Кайгы, авырту юк!
Кушымта
2. Кеше һәм тату җәнлек,
бергә тыныч яшиләр.
Алла анда кирәген
һәм ризыкны бирер.
Кушымта
3. Һәм картлар, көчле булып,
яшьлеккә кайтачаклар.
Хәвеф үтте, куркыныч,
күзяшьләре бетте.
Кушымта
4. Җәннәттә бар шатланыр,
Аллага дан җырларлар.
Көн-көн артлы җырларбыз:
«Аллам, рәхмәт сиңа!»
Кушымта
Шатлык белән җырла.
Тормыш синең алда.
«Тормыш чиксез»,— дияргә,
көн көтәргә тиеш.