3 нче жыр
«Өйдән-өйгә»
1. Өйдән-өйгә, кешеләргә
Йәһвә сүзен сөйлик.
Авылларда, шәһәрләрдә
«сарыкларын» көтик.
Гайсә алдан ук әйткәнчә,
урнашты Патшалык.
Без барыбыз бу хәбәрне
бар җирдә таратыйк.
2. Өйдән-өйгә, кешеләргә
игълан ит коткару.
Йәһвә исемен чакыра кем,
коткарачак ул.
Әмма белмәсәң син аны,
чакырырга ничек?
Бар йортларга, кешеләргә
исемен белдерик.
3. Әмма һәр ишек кырында
кешеләр тыңламый.
Ачулы кешеләр булыр,
теләмәүче булыр.
Гайсә көннәрендә булган
тыңламаучы кеше.
Гайсә: «Сарыклар ишетә»,— дип
әйткәнгә сөйлик.
4. Ишектән ишеккә барыйк,
таратып хәбәрне.
Кем «сарык» була, кем «кәҗә»—
сайлый үзе кеше.
Йәһвә исемен вәгазьлик,
хакыйкатьне әйтик.
Ишектән-ишеккә барып,
«сарыкларын» табыйк.