9 нчы җыр
Алла алдында яхшы исемгә ия булыгыз
1. Алла хуплавын без телибез бик нык,
аңа яраклы булырга омтылып.
Без аңладык: һәркем Алла алдында
саф исемгә ия була ала.
2. Исемне сүз һәм эшләр белән раслыйк —
йөрәк теләген тормышка ашырыйк.
Аллага сыенсак, булдырабыз исем.
Фатихаларын Алла бирсен.
3. Тыңлап Алланы, булдырабыз исем —
яшәгәндә бу безнең өчен мөһим.
Сүзне син нык якла, Аллаһыны данла —
дус булырга ул бирә сиңа.
4. Көннәр явыз һәм кирәк ашыгырга.
Исемне яхшы дип танысын Йәһвә.
Тугры без яшибез, яктыда йөрибез
һәм Патшалыкны вәгазьлибез.