7 нче жыр
Йәһвә йөрәген сөендерү
1. Алла, сиңа безнең вәгъдә —
бар эшеңне башкарырга.
чөнки аны безнең үтәү
йөрәгеңне сөендерә.
2. Сине онытырга бирмә;
раслыйк: Иблис яла яга.
Гадел синең принципларың,
табабыз аларда шатлык.
3. Синең «акыллы хезмәтчең»
мөһимне белергә бирә,
ризык вакытлы бүлешә,
хезмәттә безне ныгыта.
4. Тугры юл белән барырга,
мактап, җимеш китерергә,
йөрәгеңне шат итәргә
рухи көчеңне бир безгә.