11 нче җыр
Йәһвә — безнең Сыендыручыбыз
1. Йәһвәбез — ышанычлы
Сыендыручыбыз.
Аның зур канатлары
безнең өстә — саклый.
Азат итә ул бәладән һәм
дошманның тозагыннан.
Йәһвә —ул ныгытмабыз,
бар тугрыны ул яклый.
2. Синең алда меңләгән
егылып төшәр һәм
уң ягыңда ун меңнәр —
бел: булмый зыяны.
Һәм явызлык янаса да,
калтыранмыйсың куркудан.
Карап кына торырсың,
Алла сине коткарыр.
3. Качарсың бәлаләрдән,
төрле зарарлардан.
Фәрештәләре аша
саклар сине Алла.
Юлбарыс та курку салмас,
еланнан куркыныч булмас.
Ташка син абынмыйсың,
чөнки тугрылыклы син.
4. Шуңа данла Йәһвәне,
ул хөрмәт ителсен.
Исемен аның яклап,
сафлыгыңны сакла.
Тәкъва булырга тиешбез,
шулчак коткару алырбыз.
Ул сыендыручыбыз,
исеме — ныгытмабыз.