26 нчы җыр
Рәхмәт сиңа, Йәһвә
1. Рәхмәт, Йәһвә Аллам,
көндездә, төнлә, яктылык биргәнгә игелектә.
Рәхмәт, Йәһвә Аллам, дога биргәнсең,
ярдәм сорау мөмкин булсын өчен.
2. Рәхмәт, Йәһвә Аллам, бирдең Гайсәне,
һәм Улың чыкты, җиңеп үлемне.
Рәхмәт өйрәтү, җитәкчелек өчен,
вәгъдәләр үтәргә син бирәсең.
3. Рәхмәт, Йәһвә Аллам, кардәшлек өчен,
чын дуслар табарга ярдәм иттең.
Рәхмәт син безгә биргән көчең өчен,
безне алып барган рухың өчен.
4. Рәхмәт, Йәһвә Аллам, өйрәтергә син,
исемеңне данларга бирәсең.
Сиңа рәхмәтләр: кайгы юкка китә,
Патшалыкта фатихалар көтә.