29 нчы җыр
Бүләгеңне истә тот!
1. Сукырның күзе ачылыр,
саңгырау ишетә башлар.
Чүлләр чәчәк белән тулыр,
коры җирдә чишмә агар.
Аксаклар сикерә башлар,
туганнар бергәләп яшәр.
Көт — бу көн тиздән киләчәк,
бүләкне истә тоткына.
2. Карт яңадан яшь булачак,
һәм телсезләр сөйләшәчәк.
Уңышны җир мул бирәчәк,
бәхет мәңгегә булачак.
Бала җырлар бар җирләрдә,
шатлык, тынычлык бар җирдә.
Терелгән чыгар каршыңа,
бүләкне истә тоткына.
3. Бүре белән сарык ашый,
бозау, аю тыныч яши.
Сабый аларны җитәкли,
аның тавышын бар тыңлый.
Күз яше үткәндә калды,
курку, авырту юк булды.
Күрерсең Алла эшләрен,
бүләкне истә тоткына.