Йәһвә эш өчен үз халкын җыя һәм коралландыра
Гасырлар дәвамында хыянәтчелек бөтен җир шары буйлап таралган. Күп санлы христиан динендәгеләрнең берникадәр Изге Язмалардагы тәгълиматлары булса да, әмма алар нигездә кеше традицияләрен һәм мәҗүсиләрдән килеп чыккан күп кенә гореф-гадәтләрне тотканнар. Күпчелек очракларда Мәсихнең яңадан кайтуын көтү арткы планга күчерелгән. (Матфей 13:24—30, 37—43 белән чагыштыр.)
Шуңа карамастан, Гайсә үзенең кабат кайтуына кадәр уяу булырга кушкан! Һәм Аллегейнадагы (хәзерге Питтсбургның бер кисәге, Пенсильвания, АКШ) бер группа шулай эшләгән. 1870 елның башында Чарлз Тейз һәм аның кайбер дуслары Мәсихнең кабат кайтуына кагылышлы булган Изге Язмаларның тәгълиматларын төпле, мөстәкыйль рәвештә өйрәнә башлаганнар. Алар шулай ук күп кенә икенче тәгълиматларның асылын тикшереп, Изге Язмаларның хакыйкатен эзли башлаганнар. Бу хәзерге Йәһвә Шаһитләре эшчәнлегенең башлангычы булган (Матфей 24:42).
Бу группадагылар Троица тәгълиматы Изге Язмалардан булмаганлыгын, шуңа күрә бары тик Йәһвә генә Зур Кодрәтле Алла һәм Тудыручы; Гайсә Мәсих — аның беренче иҗади эше һәм бердәнбер Улы; изге рух шәхес түгел, ә Алланың күренми торган эш итүче көче икәнен аңлаганнар. Шушы группа җанның үлемсез түгел, ә үлгәнлеген, үлгәннәрнең өмете — терелү һәм тәүбә итмәүчеләрнең мәңгелек газап түгел, ә тулысынча юк ителәчәкләрен ачыклаганнар.
Гайсәнең кешелек өчен үз тормышын йолым сыйфатында биргәне Изге Язмаларның бер төп тәгълиматы булып билгеле булган. Башта җирдән Күктәге Патшалыкта Мәсих белән бергә мирасташлар итеп сайланучы 144 000 ир һәм хатын-кыз беренче гасырдан алып безнең чорга кадәр йолып алыначаклар. Аннан соң миллиардларча кешеләр,— аларның күпчелеге үлгәннәрдән тереләчәкләр,— Мәсих биргән йолым нигезендә Патшалык идарәсе астында мәңгелек тормыш нияте белән камиллеккә ирешәчәкләр.
Расселл һәм аңа кушылучылар шулай ук Гайсәнең барлыгы күзгә күренми торган рух рәвешендә булачагын аңлаганнар. Мәҗүсиләр вакыты — Алланың югары идарәсе нинди дә булса хөкүмәт тарафыннан җиргә бирелмәгән вакыт чоры — 1914 елда бетәргә тиеш. Шул вакытта күктә Алланың Патшалыгы барлыкка килгән булган. Бүген бу тәгълиматлар Йәһвә Шаһитләре өчен хас.
Һәркайда Расселл һәм аның дуслары бу хакыйкатьне телдән һәм басма рәвешендә игълан иткәннәр. Расселл 1879 елның июлендә инглиз телендә «Сионның Күзәтү манарасы» (хәзер ул «Күзәтү манарасы» дип атала) дигән журнал бастырып чыгара башлаган. Ул Изге Язмаларны Өйрәнүчеләрнең вәгазь эше акча җыймыйча, үз теләкләре белән бирелгән иганәләр хисабына дәвам итәргә карар чыгарган. Моннан тыш, хәбәр ышанучыларның үз теләкләре белән түләүсез эшчәнлекләре ярдәмендә таралырга тиеш булган. Сәүдә эшеннән алган акчаларның үз өлешен Расселл бу чараларга иганә итеп биргән.
Изге Язмаларны Өйрәнүчеләр ул вакытта класслар дип аталучы җыелышларга җыелганнар. Алар атнасына өч тапкыр: Изге Язмаларны өйрәтү һәм шаһитлык итү өчен сөйләшүләр алып барганнар. Даими рәвештә алар җаваплы ирләрне, һәрбер классның рухи эшчәнлеге белән җитәкчелек итү өчен, өлкәннәр итеп сайлаганнар.
Пенсильваниядә 1884 елда сәүдә белән бәйле булмаган Сионның трактатлар һәм Күзәтү Манарасы Җәмгыяте теркәлгән. Ел саен җәмгыятьнең президенты сайланырга тиеш булган. Шулай итеп, Изге Язмалардагы белемнәрне җиткерү эшләрен үткәрү, кайсы да булса аерым кешенең гомер озынлыгына бәйле булмаган законлы чара каралган булган. Чарлз Т. Расселл президент итеп сайланган, һәм аның конторасы төп бүлек булып исәпләнгән.
Башка илләрдә дә бу эшләрне таратыр өчен күп көч куелган. 1880 елларның башында ул Канадага һәм Англиягә барып җиткән. 1891 елны Расселл Европага һәм Якын Көнчыгышка, анда ничек итеп хакыйкатьне таратырга булышлык итүне тирәнтен уйлар өчен, сәяхәт итәргә керешкән. 1900 елларның башында Бөек Британиядә, Германиядә һәм Австралиядә Җәмгыятьнең филиалларына нигез салынган булган.
Вәгазь эшләрен бөтендөнья күләмендә киңәйтер өчен, Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең төп бүлеге 1909 елны Бруклинга (Нью-Йорк) күчерелгән булган. Нью-Йорк штаты законы буенча, бүлендек җәмгыять, бүгенге көндә Изге Язмалар һәм трактатларның Күзәтү Манарасы дип һәркемгә мәгълүм булган Җәмгыять төзергә кирәклелеге килеп чыккан. Изге Язмаларны Өйрәнүчеләргә булышлык итәр өчен Британия Җәмгыяте илләрендә, 1914 елда Лондонда (Англия) Халыкара Изге Язмаларны Өйрәнүчеләрнең Җәмгыятенә нигез салынган булган. Ә хәзерге вакытта бөтен җир шары буенча 100 дән артык законлы теркәлгән филиаллар һәм оешмалар Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең максатына хезмәт итәләр. Алар барысы да филантропик оешмалар, үз теләкләре белән бирелгән иганәләр исәбенә яшиләр һәм аларда үз теләкләре белән хезмәт итүчеләр эшлиләр.
Чарлз Тейз Расселл 1916 елда үлгән, һәм аның Күзәтү Манарасы Җәмгыяте президенты постын Джозеф Франклин Рутерфорд алыштырган. Беренче бөтендөнья сугышының соңгы елларында Изге Язмаларны Өйрәнүчеләр каты эзәрлекләүләр кичергәннәр һәм аның югары ноктасы булып, Америкадагы Җәмгыятьнең төп бүлегендә җаваплы урын тоткан сигез рухи кардәшне законсыз рәвештә төрмәгә утырту торган. Изге Язмаларны Өйрәнүчеләрнең эше куркыныч булган күрәсең. Шуңа карамастан, 1919 елда рухи кардәшләрне төрмәләрдән чыгарганнар, хокукларын кире кайтарганнар һәм шул вакыттан бирле вәгазьләү эше киң колач алган.
Җәмгыятьнең төп бүлеге аша, Изге Язмаларны Өйрәнүчеләрнең рух белән майланган мәсихчеләр төркеме, барлык оешма белән бәйле булган кешеләргә бик вакытлы рухи азык бирүне дәвам иткәннәр. Шулай ук беренче гасырда рух белән майланган мәсихчеләр җыелышы Мәсих әйткән «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» булган һәм безнең көннәрдә дә шулай, Изге Язмаларны Өйрәнүчеләрнең тугрылыклы, Патшалык эшендә катнашучы, рух белән майланган төркеме «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» классын төзи. Мәсих җыелышны тикшерергә килгәч, ул бу классның «хезмәтчеләренә» азык бирү белән мәшгуль булуын күргән; һәм шул чак ул аларны үзенең бөтен «милке» өстеннән куйган (Матфей 24:45—47; Лука 12:42).
Тиздән, беренче бөтендөнья сугышыннан соң, 1914 елны күктә Гайсә Мәсих хакимлеге астында Алла Патшалыгы урнаштырылганлыгы ачык булган. Хәзер Гайсәнең: «Һәм бу Патшалык Инҗиле барлык халыкларга шаһитлык буларак, бөтен галәмдә вәгазләнер; һәм шул вакыт ахыр килер»,— дигән сүзләре тулысынча үтәлә алганнар. Джозеф Ф. Рутерфорд Патшалык турындагы хәбәр тагы да күбрәк сандагы кешеләр алырлык булсын өчен инициатива күрсәткән (Матфей 24:14).
Шуңа күрә Җәмгыять Изге Язмаларның әдәбиятын оптималь түбән бәяләрдә чыгарыр өчен, үз көче белән, аны Аллага багышланган үз теләге белән эшләүче эшчеләр ярдәмендә чыгарырга карар кабул иткән. Барлык Изге Язмаларны Өйрәнүчеләр Патшалык турындагы яхшы хәбәрне даими рәвештә вәгазьләргә чакырылганнар. Күпчелек илләрдә Изге Язмаларның сүзләре радио аша да тапшырылган.
Изге Язмаларны Өйрәнүчеләр 1918 елга кадәр аларның вәгазьләү эшенең максаты — Гайсә Мәсих белән күктә булырга сайланган кешеләрнең калганнарын җыю, ә шулай ук дөньяны киләчәктәге Алланың хөкеме турында кисәтү дип уйлаганнар. Беркем дә, җирдә яшәр өчен, хәзерге явыз системаның ахырын кичерүче кешеләрне җыярга уйламаган. Әмма соңыннан, күпчелек урыннарда 1918 елдан башлап: «Миллионнарча хәзер яшәүчеләр беркайчан да үлмәячәкләр»,— дигән темага докладлар укылган.
Гайсәнең Матфей 25:31—46 дагы сарыклар һәм кәҗәләр турындагы кинаяләрен 1923 елда җентекләп карау, Армагеддон алдыннан күктәге Патшалыкка билгеләнмәгән гадел кешеләр шулай ук Алланың хуплавын табачаклары һәм Армагеддонны кичерәчәкләре күрсәтелгән. Алдагы 1935 елдагы өйрәнүләр сарык белән чагыштырылган кешеләрнең Ачыш 7:9—17 дәге хисапсыз күп кешеләргә туры килүен күрсәткән. Бу кешеләр барлык халыклардан җыелырга тиеш һәм аларның зур кайгыны кичерергә, мәңгелек тормышка ирешергә өметләре булачак. Моны аңлау вәгазь эшенә көчле этәргеч биргән (Яхъя 10:16).
Изге Язмаларны Өйрәнүчеләр 1931 елда Йәһвә Шаһитләре дип атала башлаганнар. Моңа кадәр алар Изге Язмаларны Өйрәнүчеләр, Халыкара Изге Язмаларны Өйрәнүчеләр, Меңьеллык Башы кешеләре, «Күзәтү манарасы» кешеләре дип билгеле булганнар. Аларны түбәнсетеп, расселлчылар һәм рутерфордчылар дип атаганнар. Бу исемнәрнең берсе дә аларны дөрес билгеләмәгән. «Мәсихчеләр» исеме илаһиның алдан күрүенчә, Мәсихнең беренче укучыларына бирелгән булса да, әлбәттә бу аларга туры килгән. Шушы ук исемне күп кенә ялган тәгълиматлар буенча баручы төркемнәр дә кулланганнар. Миллионнарча номиналь христианнардан үзләрен аерыр өчен, чын Мәсих артыннан баруларын хәзерге чорда төгәл билгеләүче исем кирәк булган.
Изге Язмаларны карау, Йәһвә исраиллеләрне үзенең шаһитләре дип атаган кебек үк, хәзерге әйберләр системасының ахырында аның исемен һәм ниятен хәбәр итүче кешеләр дә Йәһвә Шаһитләре дип аталырга хокуклы булуларын ачык күрсәткәннәр. Бу исем Йәһвәгә хезмәт итүче чын мәсихчеләрне бүген барлык мәсихчеләр дип аталырга дәгъва кылучылардан тиешенчә аерып тора (Чыгыш 33:19; Исай 43:10—12).
Икенче бөтендөнья сугышы вакытында, 1942 елда Джозеф Ф. Рутерфорд үлгән, ә Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең президент постын Нейтан Х. Норр алган. Хәзер вәгазь эшен бу системаның ахырында шактый зур киңәйтергә мөмкинлек бирүче, сугыштан соңгы чорда тынычлык һәм азатлык киләчәгенә карата булган пәйгамбәрлек ачык булып күренә башлаган. Төрле илләрдә тулы вакытлы вәгазьчеләрне миссионер эшенә хәзерләү өчен, Күзәтү Манарасы Изге Язмаларының Галаад мәктәбенә 1943 елның февралендә нигез салынган. Һәм шул ук елны махсус вәгазь эшенә хәзерләнү программасы Йәһвә Шаһитләренең өстәмә атналык очрашулары итеп кертелгән.
Җәмгыять 1950 елны «Изге Язманың Яңа Дөнья Тәрҗемәсе» нең кайбер кисәкләрен — Изге Язманың баштагы телләреннән хәзерге инглиз теленә бастырып чыгара башлаган. Бу җентекләп тәрҗемә ителгән, һәркем җиңел аңларлык Изге Язманы бастыру кыйммәткә төшмәгән. Чөнки ул Җәмгыятьнең типографиясендә бастырылып чыгарылган һәм вәгазь эшендә зур ярдәм булган. Бүгенге көнгә кадәр 30 телдә 100 миллион данә таратылган.
Алты миллионга якын Йәһвә Шаһите 1999 елның ахырында 230 дан күбрәк илләрдә һәм утрау территорияләрендә вәгазь эшендә катнашканнар. Мәсихнең үлемен Искә Алу Кичәсендә аларның 89 985 җыелышының 1999 елы дәвамында кайчан да булса булганнарыннан күбрәк — 14 088 751 кеше булган.
Актив даими Йәһвәгә хезмәт итү, бөтендөнья бердәмлеге, Йәһвәнең исемен тирән ихтирам итү, Патшалык турында вәгазьләү, югары әхлакый дәрәҗә, Алла Сүзен бөтен Изге Язмалар буенча дөреслек белән кабул итү һәм хорафаттан һәм спиритизмнан ирек чыннан да Алланың Йәһвә Шаһитләрен куллануын күрсәтә.
Соңрак, Аллага дөрес гыйбадәт кылу торгызылганнан соң, синең аннан ничек итеп файда алачагың турында әйтелә.
• Изге Язмаларның нинди төп тәгълиматлары Изге Язмаларны Өйрәнүчеләрне икенче диндә булганнардан аерып торган?
• 1918 елга кадәр Изге Язмаларны Өйрәнүчеләрнең оештыруларында нинди үзгәрешләр булган?
• Ни өчен Изге Язмаларны Өйрәнүчеләрнең рух белән майланган төркемен Матфей 24:45—47 дә искәртелгән «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчесе» дип әйтергә мөмкин?
• Алланың нинди ниятен аңлау вәгазь эшен киңәйтергә көчле этәргеч биргән?
• Йәһвә Шаһитләре исеме нинди максатка хезмәт итә?
• Алланың чыннан да Йәһвә Шаһитләрен куллануына карата нинди дәлилләре бар?
[8 нче биттәге иллюстрацияләр]
Ч. Т. Расселл 1879 елда.
1879 елның июлендә бастырылган журнал.
Баштагы Изге Язма Өйрәнүчеләренең Питтсбургтагы төркеме.
[9 нчы биттәге иллюстрацияләр]
Питтсбургтагы баш бүлек, Пенсильвания (1889—1909).
Бруклиндагы төп контора, Нью-Йорк (1909—1918).
Бруклиндагы баш бүлекнең тулай торагы, Нью-Йорк (1909—1926).
[10 нчы биттәге иллюстрацияләр]
Йәһвә Шаһитләренең Бруклиндагы дөньякүләм баш бүлеге (Нью-Йорк).
Өстә сулда: контора бинасы.
Өстә уңда: тулай тораклар.
Аста сулда: типография биналары.
Аста уңда: җибәрү үзәге.
[11 нче биттәге иллюстрацияләр]
Дж. Ф. Рутерфордның радиодан чыгыш ясавы.
Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең үз теләкләре белән эшләүче хезмәткәрләренең беренче китап басу машинасы.
Хәзер 30 телдә бастырылучы Изге Язманың Яңа Дөнья Тәрҗемәсе.