Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • gt 9 бүл.
  • Гайсәнең кечкенә чагы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсәнең кечкенә чагы
  • Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә Насарада үсә
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Үрнәк алырлык ир һәм ата
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Ул үрнәк ата булган
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Яшь Гайсә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Күбрәк карарга
Җирдә яшәгән иң бөек кеше
gt 9 бүл.

Тугызынчы бүлек

Гайсәнең кечкенә чагы

ГАЙСӘ Насарада үсә. Бу — кечкенә генә гади бер шәһәр. Ул матур Изреел үзәнлегеннән ерак булмаган Гәлиләя дип аталган таулы җирдә урнашкан.

Йосыф белән Мәрьям Мисырдан монда килгәндә, күрәсең, Гайсәгә якынча ике яшь була, һәм ул Мәрьямнең бердәнбер баласы була. Ләкин вакыт узу белән Мәрьям белән Йосыфның Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүд исемле уллары һәм шулай ук кызлары да туа. Ахыр чиктә Гайсәнең ким дигәндә алты энесе белән сеңлесе була.

Гайсәнең башка туганнары да бар. Без инде аның ерак Яһүдиядә яшәгән әнисе ягыннан туганы Яхъя турында беләбез. Ләкин күпкә якынрак урнашкан Гәлиләядә Салумия яши; ул, күрәсең, Мәрьямнең сеңлесе. Салумиянең ире — Зебеди, һәм аларның ике улы Ягъкуб белән Яхъя — Гайсәнең якын туганнары. Гайсәнең, үскәндә, алар белән күпме вакыт үткәргәне безгә билгеле түгел, ләкин соңрак алар бик якын хезмәттәшләр булып китә.

Йосыфка, үзенең үсә барган гаиләсе турында кайгыртыр өчен, бик күп эшләргә туры килә. Ул — балта остасы. Йосыф Гайсәне үз улы итеп тәрбияли, шуңа күрә аны «балта остасының улы» дип атыйлар. Йосыф Гайсәне балтачылыкка өйрәтә, һәм ул бик сәләтле. Менә ни өчен кешеләр соңрак Гайсә турында «ул балта остасы» дип әйтәләр.

Йосыф гаиләсенең тормышында иң мөһиме — Йәһвә Аллаһыга гыйбадәт кылу. Аллаһы Канунын үтәп, Йосыф белән Мәрьям үз балаларына иртән торганда, кичен ятканда, өйләрендә утырганда һәм юлда йөргәндә рухи үгет-нәсыйхәт бирә. Насарада синагога бар, һәм Йосыфның үз гаиләсен анда һәрвакыт гыйбадәт кылырга йөрткәненә бер дә шикләнмәскә була. Ләкин Йәһвәнең Иерусалимдагы гыйбадәтханәсенә бару аларга тагы да зуррак шатлык китерә. Маттай 13:55, 56; 27:56; Марк 15:40; 6:3; Канун 6:6—9.

▪ Гайсәнең кимендә күпме энесе һәм сеңлесе бар, һәм кайберәүләренең исемнәре нинди?

▪ Безгә Гайсәнең нинди өч туганы билгеле?

▪ Гайсә нинди һөнәргә өйрәнә, һәм ни өчен?

▪ Йосыф үз гаиләсенә нинди мөһим үгет-нәсыйхәт бирә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу