Тыныч яңа дөнья. Ул килерме?
Монда китерелгән рәсем синдә нинди хисләр уята? Син мондый тынычлыкта һәм муллыкта бәхетле яшәргә телисеңме? Әлбәттә, телисең. Әмма мондый тормыш җирдә берәр кайчан булыр дип ышану хыял гына түгелме?
Күп кешеләр, бәлки, шулай дип уйлыйдыр да. Әйе, бүгенге дөньяда сугышлар, җинаятьчелек һәм ачлык хөкем сөрә. Кешеләр авырулардан, картлык китергән авырлыклардан интегә, шулай ук башка бәлаләр дә бик күп. Шулай да өметләнер өчен нигез бар. Изге Язмаларда Аллаһы «яңа күк һәм яңа җир» барлыкка китерәчәк һәм «үткәннәр инде искә дә төшмәячәк һәм күңелгә дә килмәячәк» дип алдан ук әйтелгән булган (Ишагыйя 65:17).
Аллаһы Сүзе буенча, бу «яңа күк» һәм «яңа җир» без күреп торган күк һәм без яшәгән җир түгел. Безнең җиребез һәм күк камил итеп барлыкка китерелгән булган, һәм Зәбур китабында алар мәңге калачак дип әйтелә (Мәдхия 88:37, 38; 103:5). «Яңа җир» — бу җирдә яшәячәк тәкъва кешеләр җәмгыяте, ә «яңа күк» — бу күктә урнашкан камил патшалык, яки хөкүмәт. Ул җирдәге кешеләр җәмгыяте белән идарә итәчәк. Әмма «яңа җирнең», ягъни искиткеч яңа дөньяның булачагына ышаныр өчен нигез бармы?
Шунсын игътибарга ал: Аллаһы җирнең иң баштан ук шул яңа дөнья кебек булуын теләгән. Ул беренче ир белән хатынны җирдәге Оҗмахка, Гадән дип аталган бакчага урнаштырып, аларга мондый искиткеч йөкләмә биргән: «Үрчегез, ишәегез... Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз» (Яратылыш 1:28). Әйе, Аллаһы нияте буенча, бу кешеләр, балалар табып, бөтен җирне Оҗмах итәргә тиеш булган. Әмма алар Аллаһыга каршы чыкканнар һәм мәңге яшәүгә лаек түгел икәнен күрсәткәннәр. Ләкин Аллаһының нияте үзгәрмәгән. Һәм бу ният яңа дөньяда һичшиксез үтәләчәк! (Ишагыйя 55:11).
Аллаһы Сүзендә Мәсих килергә тиеш дигән вәгъдә бар. Ул Аллаһы тарафыннан билгеләнгән патша булачак һәм яңа дөнья белән идарә итәчәк (Мәдхия 2:2, 6—9; Данил 7:13, 14). Мәсих җирне бөтен явызлыктан азат иткәч, Зәбурдагы: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр»,— дигән сүзләр үтәләчәк (Мәдхия 36:29).
Аллаһының яңа дөньясындагы тормыш
Мәсих идарәсе җиргә мул фатихалар китерәчәк. Аның җитәкчелегендә Аллаһы баштан ук үз халкына җирдә шатлыклы яшәр өчен бирергә ниятләгән барлык фатихалар тормышка ашачак. Нәфрәт һәм кешеләрнең берберсенә тискәре мөнәсәбәте юкка чыгар, һәм кешеләр арасында чын дуслык булачак. Аллаһы үз Сүзендә: «Җир читеннән барлык сугышларны туктатачакмын»,— дип вәгъдә итә. «Халык халыкка кылыч күтәрмәс, һәм моннан ары сугышырга өйрәнмәсләр» (Мәдхия 45:10; Ишагыйя 2:4).
Бөтен җир шары гөлбакчага охшаш искиткеч оҗмахка әйләнәчәк. «Сахралар һәм коры җир ямьләнер, һәм кеше яшәми торган ил шатланыр һәм нәркиз кебек чәчәк атар... Чүлдә — сулар һәм далада ташкыннар бәреп чыгар. Хыялдагы су — күлгә, сусаган җир су чыганагына әверелер»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Ишагыйя 35:1, 6, 7).
Җирдәге оҗмахта барысы да бәхетле булачак. Кешеләр ачлыктан интекмәячәк, чөнки Зәбур китабында: «Җирдә... ашлык мул булыр»,— дип әйтелә (Мәдхия 66:7; 71:16). Барысы да үз хезмәтенең файдасын күрер, чөнки безнең Барлыкка Китерүчебез: «Йөзем бакчалары утыртырлар һәм аларның җимешләрен ашарлар... Башка кемдер ашасын өчен утыртмаслар»,— дип вәгъдә итә (Ишагыйя 65:21, 22).
Аллаһының яңа дөньясында кешеләр зур, күп катлы йортларда берберсенә терәлеп яшәмәс. Анда шулай ук җимерек йортлар да булмый. «Йортлар төзерләр һәм аларда яшәрләр... Башка кемдер яшәсен өчен төземәсләр»,— дип әйтә Аллаһы. Аның Сүзендә шулай ук: «Эшләгәннәре заяга булмас»,— дип вәгъдә ителә (Ишагыйя 65:21—23).
Гадән бакчасында — җирдәге Оҗмахта — хайваннар арасында һәм хайваннар белән кешеләр арасында булган татулык кабат урнашачак. Моны Аллаһы Патшалыгы тормышка ашырачак. Изге Язмаларда: «Бүре бәрән белән бергә яшәр, чуар юлбарыс кәҗә бәтие белән бергә ятар; һәм бозау да, яшь арыслан да, эш үгезе дә бергә булырлар, һәм яшь бала аларны тотып йөртер»,— дип әйтелә (Ишагыйя 11:6—9; Һошея 2:18).
Җирдәге оҗмахта кешеләрнең бар авырулары юк ителәчәк, һәм кешеләр сәламәт булачак. Моны күз алдыңа китереп кенә кара! Аллаһы Сүзендә мондый сүзләр бар: «Яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авыру“,— дип әйтмәс» (Ишагыйя 33:24). Анда шулай ук: «Үлем мәңгегә юк ителәчәк»,— дигән вәгъдә язылган (Ишагыйя 25:8).
Синең өчен бу ничек мөмкин
Һичшиксез, бу искиткеч өмет, һәм мондый өмет чынга ашмас дип уйлама, чөнки Аллаһы һәрвакыт үз вәгъдәләрен үти (Ишагыйя 46:9, 10). Әмма булачак оҗмахта мәңге яшәр өчен, безгә, әлбәттә, билгеле таләпләрне үтәргә кирәк. Нинди таләпләр ул?
Бу таләпләрнең кайберләре «Тәүрат», «Зәбур» һәм пәйгамбәрләр китапларында китерелгән. Шулай ук бу таләпләр Мәсих турында хәбәр иткән «Инҗил» китабында да язылган. «Инҗил» китабы «Тәүрат» белән «Зәбур» һәм пәйгамбәрләр китапларыннан соңрак язылган булса да, шулай ук Аллаһы тарафыннан рухландырылган. Тәүрат, Зәбур, Инҗил һәм пәйгамбәрләр китабы барысы бергә Изге Язмалар дип атала. Анда мондый искиткеч вәгъдә язылган: «[Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте» (Ачылыш 21:4; шулай ук Һошея 13:14 не кара).
Син кулыңда тоткан бу кыска гына хәбәр Йәһвә Шаһитләре оешмасы тарафыннан бастырылган. Алар христиан динен яки яһүдләр динен тотучылар түгел. Алар Изге Язмалар гына Аллаһының ихтыярын төгәл белергә булыша дип саный. Йәһвә Шаһитләре бөтен җир шары буенча кешеләргә хак Аллаһы, Йәһвә белән танышырга ярдәм итәләр. Алар бу эшне кешеләр яңа дөньяда мәңге һәм тыныч яши алсын өчен башкара (Михей 4:1—4).