Уналтынчы бүлек
Гаиләгезгә ышанычлы киләчәк булдырыгыз
1. Йәһвәнең гаиләгә карата нияте нинди булган?
ЙӘҺВӘ Адәм белән Хауваны ир белән хатын иткәч, Адәм үз шатлыгын еврей телендә беренче шигырь язып күрсәткән (Яратылыш 2:22, 23). Әмма Барлыкка Китерүченең нияте үзенең җирдәге балаларына рәхәтлек китерүдән күпкә зуррак булган. Ул ир белән хатыннарның һәм гаиләләрнең аның ихтыярын үтәүләрен теләгән. Беренче ир белән хатынга ул: «Үрчегез, ишәегез... Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз; диңгездәге балыкларга, күктәге кошларга, җир йөзендә хәрәкәт иткән барлык җан ияләренә хуҗа булыгыз»,— дигән (Яратылыш 1:28). Бу йөкләмә гаять зур һәм канәгатьлек китерә торган булган! Адәм белән Хаува Йәһвәгә тулысынча тыңлаучан булып аның ихтыярын үтәсәләр, алар үзләре дә һәм киләчәктә балалары да шулхәтле бәхетле булырлар иде!
2, 3. Ничек гаиләләр безнең көннәрдә иң зур бәхет таба ала?
2 Нәкъ шулай ук бүген дә иң бәхетле гаиләләр — Алла ихтыярын бар әгъзалары бергә үтәгән гаиләләр. «Диндарлык [«Аллага тугры булу», ЯД] һәрнәрсәгә файдалы, чөнки ул хәзерге һәм киләчәк тормышны вәгъдә итә»,— дип язган рәсүл Паул (1 Тимутегә 4:8). Аллага тугры булган һәм Изге Язмаларда язылган Йәһвәнең җитәкчелеге буенча эш иткән гаилә «хәзерге... тормышта» бәхет табачак (Мәдхия 1:1—3; 118:105; 2 Тимутегә 3:17). Изге Язмалардагы принципларны гаиләдән бер генә кеше тотса да — бу шул принципларны берсенең дә тотмавыннан яхшырак.
3 Бу китапта гаилә бәхетенә булышучы күп принциплар карала. Аларның кайберләре бу китап битләрендә күп тапкырлар кабатланганына сез, бәлкем, игътибар иткәнсездер. Ни өчен кабатланалар? Чөнки алар ап-ачык хакыйкатьләр, алар гаилә тормышының һәр якларында һәрберсенә файдалы. Гаиләдәгеләрнең барысы бу принципларны кулланырга тырышса, Аллага тугры булу чыннан да «хәзерге... тормышны вәгъдә итә» икәнен күрерләр. Әйдәгез тагын бер тапкыр бу мөһим принципларның дүртесенә игътибар итик.
ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ТОТА БЕЛҮНЕҢ МӨҺИМЛЕГЕ
4. Ни өчен никахта үз-үзеңне тота белү сыйфаты мөһим?
4 Сөләйман патша: «Үзенең рухы-җанына хуҗа була алмаган кеше диварлары җимерелгән шәһәр кебек»,— дигән (Гыйбрәтле хикәя 25:28; 29:11). Никахларының бәхетле булуын теләгән кешеләр өчен «үзенең рухы- җанына хуҗа була алу», ягъни үз-үзеңне тота белү сыйфаты мөһим. Зарарлы хисләргә, мәсәлән ачуга яки хайвани теләккә бирелеп, никахка шундый зыян китерергә мөмкин ки, хәтта аны бетерер өчен еллар кирәк булыр, ярый әле аны төзәтеп булса.
5. Ничек камил булмаган кеше үз-үзеңне тота белү сыйфатын үстерә ала, һәм бу нинди файда китерә?
5 Әлбәттә, Адәм балаларының берсе дә камил булмаган тәненә тулысынча хуҗа була алмый (Римлыларга 7:21, 22). Шулай да үз-үзеңне тота белү — ул рух җимешенең өлеше (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Димәк, без бу сыйфат турында дога кылсак, Изге Язмадагы тиешле киңәшләрне куллансак, бу сыйфатны тормышларында күрсәткән кешеләр белән аралашсак, ә бу сыйфатлары булмаган кешеләрдән читләшсәк, Алла рухы бездә бу сыйфатны үстерәчәк (Мәдхия 118:100, 101, 130; Гыйбрәтле хикәя 13:20; 1 Петер 4:7). Вәсвәсә белән очрашсак та, моның барысы безгә «фәхешлектән качарга» ярдәм итәчәк (1 Көринтлеләргә 6:18). Без мәрхәмәтсезлекне кире кагачакбыз, алкоголизмнан качачакбыз яки аның белән көрәшәчәкбез. Ачуыбызны чыгарган нәрсәләргә һәм авырлыкларга без тынычрак караячакбыз. Шуңа күрә әйдәгез, барыбыз да, шул исәптән балалар да, рух җимешенең бу мөһим өлешен үстерергә өйрәник (Мәдхия 118:1, 2).
БАШЧЫЛЫККА ДӨРЕС КАРАШ
6. а) Алла башчылыкның нинди тәртибен урнаштырган? б) Баш булуы гаиләгә файда китерсен өчен, ир нәрсәне истә тотарга тиеш?
6 Тагын бер төп принцип — башчылыкны тану. Тиешле тәртипне рәсүл Паул болай сурәтләп биргән: «Моны белүегезне телим: һәр ирнең Башы — Мәсих, хатынның башы — ир, ә Мәсихнең Башы — Аллаһы» (1 Көринтлеләргә 11:3). Бу сүзләр ир гаиләдә җитәкчелекне үз өстенә ала, хатыны аңа тугры булыша, ә балалар әти-әнисен тыңлый дигәнне аңлата (Эфеслеләргә 5:22—25, 28—33; 6:1—4). Әмма шунсын әйтергә кирәк: башчылык дөрес башкарылса гына бәхет китерә. Аллага тугры ирләр башчылыкның диктатура түгел икәнен белә. Алар үзләренә Баш булган Гайсәгә охшарга тырышалар. Гайсә «бар нәрсә өстеннән Баш итеп» куелырга тиеш булса да, ул «Үзенә хезмәт итсеннәр өчен дип килмәде, ә Үзе хезмәт итәргә» килде (Эфеслеләргә 1:22; Маттай 20:28). Мәсихче дә үзенең баш булуын үзе өчен түгел, ә хатыны белән балаларының файдасы өчен куллана (1 Көринтлеләргә 13:4, 5).
7. Изге Язмалардагы нинди принциплар хатынга гаиләдә аңа Алла биргән вазифасын үтәргә булыша?
7 Ә Аллага тугры булган хатын ире белән ярышмый һәм аның өстеннән хакимлек итәргә тырышмый. Ул шатлык белән аңа булыша һәм хезмәттәшлек күрсәтә. Изге Язмаларда кайвакыт хатын турында ул «кеше хатыны» дип әйтелә, ә бу аның башы кем икәненә шик калдырмый (Яратылыш 20:3). Кияүгә чыккач, хатын-кыз «иренә бәйләп торучы канунга» буйсына башлый (Римлыларга 7:2). Шул ук вакыт Изге Язмаларда хатын «ярдәмче» һәм «тулыландыручы» (ЯД) дип атала (Яратылыш 2:20). Хатынның ирендә булмаган сыйфатлары һәм сәләтләре бар, һәм ул иренә кирәкле ярдәмне бирә (Гыйбрәтле хикәя 31:10—31). Изге Язмаларда хатын шулай ук ире белән янәшә хезмәт иткән «дус» дип атала (Малахий 2:14). Изге Язмалардагы бу принциплар иргә дә, хатынга да үз рольләрен аңларга һәм бер-берсенә тиешле хөрмәт күрсәтеп яшәргә ярдәм итәләр.
«ТЫҢЛАРГА ӨЛГЕР БУЛЫГЫЗ»
8, 9. Нинди принциплар гаиләдәгеләрнең барысына аралашу осталыгын яхшыртырга булыша? Аңлатыгыз.
8 Бу китапта аралашуның кирәклеге турында еш кына әйтелә. Ни өчен? Чөнки кешеләр сөйләшкәндә һәм бер-берсен игътибар белән тыңлаганда, авырлыкларны хәл итү җиңелрәк. Аралашу ике як хәрәкәтле урамга охшаш, бу фикергә кат-кат басым ясала. Шәкерт Ягъкуб моны: «Һәркем тыңларга өлгер булырга, ә сөйләргә... ашыкмаска тиеш»,— дигән сүзләр белән аңлаткан (Ягъкуб 1:19).
9 Шулай ук ничек без сөйлибез, шуңа игътибарлы булу мөһим. Уйламыйча әйтелгән, буш яки үтә тәнкыйтьчел сүзләр яхшы аралашуга зыян китерәләр (Гыйбрәтле хикәя 15:1; 21:9; 29:11, 20). Сүзләребез дөрес булып та, каты, тәкәббер тон белән яки башка кешенең хисләрен хөрмәтләмичә әйтелсәләр, мөгаен, алар файдага караганда күбрәк зыян китерәчәк. Сөйләшүебез тәмле, «тоз белән тәмләтелгән» (ЯД) булырга тиеш (Көлессәйлеләргә 4:6). Сүзләребез «ялтыравык көмеш савыттагы алтын алма кебек» булырга тиеш (Гыйбрәтле хикәя 25:11). Яхшы аралашырга өйрәнә торган гаиләләр бәхетле булуга зур адым ясый.
МӘХӘББӘТНЕҢ МӨҺИМ РОЛЕ
10. Никахта мәхәббәтнең нинди төре мөһим?
10 Бу китапта күп тапкырлар «мәхәббәт» дигән сүз очрый. Иң беренче итеп мәхәббәтнең нинди төре искә алына? Исегездәме? Әйе, никахта мөһим рольне романтик ярату (грекча э́рос) уйный, ә бәхетле никахта ир белән хатын арасында бер-берсенә тирән бәйләнеш туа һәм аларның дуслыгы ныгый (грекча фили́а). Әмма тагын да мөһимрәк мәгънә ага́пи дигән грек сүзе белән бирелгән мәхәббәт йөртә. Бу мәхәббәтне без Йәһвәгә, Гайсәгә һәм якыннарыбызга карата үстерәбез (Маттай 22:37—39). Бу мәхәббәтне кешелеккә карата Йәһвә күрсәтә (Яхъя 3:16). Без тормыш иптәшебезгә һәм балаларыбызга мәхәббәтнең нәкъ шушы төрен күрсәтә алабыз һәм бу искиткеч! (1 Яхъя 4:19).
11. Кайсы яклардан мәхәббәт никахка файда китерә?
11 Бу бөек мәхәббәт никахта чыннан да «һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә» (Көлессәйлеләргә 3:14). Ул ир белән хатынны бер-берсенә «бәйли», һәм аларда бер-берсенең һәм балаларының файдасына иң яхшыны эшләргә теләк уята. Гаилә авырлыклар белән очрашканда, мәхәббәт уртак тырышлыклар белән аларны җиңәргә булыша. Ир белән хатын олыгая барган саен, мәхәббәт аларга бер-берсенә булышырга һәм бер-берсен кадерләргә ярдәм итә. «Мәхәббәт... үз файдасын эзләми... барысына да түзә, бар нәрсәгә ышана, һәрнәрсәгә өметләнә һәм сабыр итә... Мәхәббәт беркайчан да бетмәс» (1 Көринтлеләргә 13:4—8).
12. Ни өчен ир белән хатынның Аллага карата яратулары никахларын ныгыта?
12 Никах, ир белән хатын арасындагы мәхәббәттән тыш, иң элек Йәһвәгә карата ярату белән ныгытылган булса, ул аеруча нык була (Вәгазьче 4:9—12). Ни өчен? Рәсүл Яхъя: «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез»,— дип язган (1 Яхъя 5:3). Шуңа күрә ир белән хатын балаларын Аллага тугры булырга аларны бик нык яратканга гына түгел, ә бу Йәһвәнең әмере булганга өйрәтергә тиеш (Икенчезаконлык 6:6, 7). Нәкъ шулай ук ир белән хатын әхлаксызлыктан бер-берсен яратканга гына түгел, ә иң элек, «иренә яисә хатынына хыянәт иткәннәрне» хөкем итүче Йәһвәне яратканга качарга тиеш (Еврейләргә 13:4). Тормыш иптәшенең берсе никахта авырлыкларга китереп торса, икенчесе Йәһвәне яратканга Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәвен дәвам итәчәк. Бер-берсенә күрсәтелгән мәхәббәт Йәһвәне ярату белән ныгытылса, бу гаиләләр бик бәхетле!
АЛЛА ИХТЫЯРЫН ҮТӘГӘН ГАИЛӘ
13. Ничек итеп Алла ихтыярын үтәүгә тәвәккәллек кешеләргә чыннан да мөһим булганны күздән ычкындырмаска булышачак?
13 Мәсихченең бөтен тормышы Алла ихтыярын үтәүгә багышланган (Мәдхия 142:10). Менә ул Аллага тугры булуның чын мәгънәсе. Алла ихтыярын үтәү гаиләләргә иң яхшыларны, ягъни мөһим нәрсәләрне күздән ычкындырмаска булыша (Филиппуйлыларга 1:9, 10). Мәсәлән, Гайсә мондый сүзләр белән кисәткән: «Мин улы белән атаны, кызы белән ананы, килен белән каенананы аерырга дип килдем. Һәм кеше өчен өйдәгеләре дошман булыр» (Маттай 10:35, 36). Чыннан да, Гайсәнең күп шәкертләре гаиләләрендә каршы килүләр белән очраша. Бу бик авыр! Әмма гаилә бәйләнешләре Йәһвә Аллага һәм Гайсә Мәсихкә карата мәхәббәтебездән өстенрәк булырга тиеш түгел (Маттай 10:37—39). Кеше гаиләсенең каршы килүенә карамастан түзә икән, каршы килүчеләр, Аллага тугрылык китергән яхшы җимешләрне күреп, үз карашларын үзгәртергә мөмкин (1 Көринтлеләргә 7:12—16; 1 Петер 3:1, 2). Алар үз карашларын үзгәртмәсә дә, кеше алар аркасында Аллага хезмәт итүен ташласа, бу озак вакытлы файда китермәячәк.
14. Ничек итеп Алла ихтыярын үтәргә теләк ата-аналарга балаларының файдасына иң яхшы юл белән эш итәргә булышачак?
14 Алла ихтыярын үтәү әти-әниләргә дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Мәсәлән, кайбер халыкларда ата-аналар балага табыш китерүче кешегә кебек карый һәм үзләре картайгач балалар алар турында кайгыртыр дип өметләнә. Балигъ булган балалар картаеп барган ата-аналары турында кайгыртырга тиеш, һәм бу гадел, әмма бу ата-ананы үз балаларын материалистик тормышка өйрәтергә этәргә тиеш түгел. Ата-аналар балаларын материаль әйберләрне рухи хәзинәләрдән күбрәк кадерләргә өйрәтсәләр, бу балаларга файда китермәячәк (1 Тимутегә 6:9).
15. Ни өчен Тимутенең әнисе Әүникә Алла ихтыярын үтәүче әнинең искиткеч үрнәге булган?
15 Бу яктан яхшы үрнәкне Паулның яшь дусты Тимутенең әнисе — Әүникә калдырган (2 Тимутегә 1:5). Ире Аллага ышанмаучы булса да, Әүникә Тимутенең әбисе Лоис белән бергә аны Аллага тугры кеше итеп тәрбияләгән (2 Тимутегә 3:14, 15). Үскәч, Әүникә рөхсәте буенча, Тимуте йортын калдырган һәм, миссионер хезмәтендә Паулның юлдашы булып, Патшалык турында вәгазьләүдә катнашкан (Рәсүлләр 16:1—5). Улы күренекле миссионер булгач, никадәр зур шатлык кичергәндер Әүникә! Тимутенең яшь чагында алган өйрәнүе, үскәч, аңа Аллага тугры булырга булышып яхшы яктан тәэсир иткән. Әлбәттә, Әүникә, Тимутене сагынган булса да, аның тугры хезмәте турындагы хәбәрләрне рәхәтлек һәм шатлык белән тыңлаган (Филиппуйлыларга 2:19, 20).
ГАИЛӘ ҺӘМ СИНЕҢ КИЛӘЧӘГЕҢ
16. Гайсә угыл буларак нинди тиешле кайгыртучанлык күрсәткән, әмма аның төп максаты нинди булган?
16 Гайсә Алладан куркып яшәгән гаиләдә тәрбия алган һәм, үскәч, әнисе турында улларча кайгырткан (Лүк 2:51, 52; Яхъя 19:26). Әмма Гайсәнең төп максаты Алла ихтыярын үтәү булган. Моңа кешеләргә мәңгелек тормышка юл ачу да кергән. Ул моны үзенең камил кеше тормышын гөнаһлы кешеләр өчен йолым итеп биреп үтәгән (Марк 10:45; Яхъя 5:28, 29).
17. Гайсәнең тугрылыгы Алла ихтыярын үтәүчеләргә нинди киләчәккә юл ачкан?
17 Гайсәнең үлеменнән соң Йәһвә аны күктә яшәр өчен терелткән һәм, аны ахыр чиктә күк Патшалыгында Патша итеп билгеләп, аңа зур хакимият биргән (Маттай 28:18; Римлыларга 14:9; Ачылыш 11:15). Гайсәнең корбаны кайбер кешеләрне аның белән бергә бу Патшалыкта идарә итәр өчен сайларга мөмкинлек биргән. Ә калган эчкерсез йөрәкле кешеләргә кабат оҗмах ителгән җирдә камиллектә яшәргә юл ачкан (Ачылыш 5:9, 10; 14:1, 4; 21:3—5; 22:1—4). Бүген бездә булган иң зур өстенлекләрнең берсе — якын булган кешеләребезгә бу искиткеч яхшы хәбәрне сөйләргә мөмкинлек (Маттай 24:14).
18. Гаиләләрнең һәм аерым кешеләрнең исләренә нәрсә төшерелә, һәм аларга нинди өндәү бирелә?
18 Рәсүл Паул күрсәткәнчә, Аллага тугры булу кешеләргә «киләчәк» тормышның фатихаларын мирас итеп алырга вәгъдә бирә. Һичшиксез, бу бәхетле булырга иң яхшы юл! «Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши» икәнен искә төшерик (1 Яхъя 2:17). Шуңа күрә баламы син, әти яки әниме, ир я хатынмы, ә бәлки балалары булган яки балаларсыз никахлашмаган кешеме, Алланың ихтыярын үтәргә тырыш. Басым кичергәндә дә яки зур авырлыклар белән очрашканда да, беркайчан шуны онытма: син тере Алланың хезмәтчесе. Эшләрең Йәһвәне сөендерсен (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Һәм яшәү рәвешең сиңа бүген бәхет һәм киләчәк яңа дөньяда мәңгелек тормыш китерсен!