Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • rq 4 дәрес 8-9 б.
  • Иблис — кем ул?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Иблис — кем ул?
  • Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Уяу булыгыз! Шайтан сезне йотарга тели
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Сез дошманыгызны яхшы беләсезме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Иблискә һәм аның мәкерле эшләренә каршы тор
    Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
  • Аллаһының дошманнары. Кемнәр алар?
    Син Аллаһының дусты була аласың!
Алла бездән нәрсә таләп итә?
rq 4 дәрес 8-9 б.

4 дәрес

Иблис — кем ул?

Шайтан Иблис кайдан килеп чыккан? (1, 2)

Шайтан кешеләрне ничек алдалый? (3—7)

Ни өчен безгә Шайтанга каршы торырга кирәк? (7)

1. «Иблис» дигән сүз башка шәхес турында ачулы ялган сөйләүчене аңлата. «Шайтан» — «дошман» дигәнне белдерә. Мондый исемнәрне Алланың баш дошманы йөртә. Башта ул Алла белән күктә яшәүче камил фәрештә булган. Ләкин соңрак ул үзе турында чиктән тыш күп уйлый башлаган һәм фәкать Аллага гына тиеш булган гыйбадәт кылуны үзенә тели башлаган (Маттай 4:8—10).

2. Ул фәрештә, Шайтан, Хаува белән елан аркылы сөйләшә башлаган. Аңа ялган әйтеп, Шайтан Хаувада Алланы тыңламау теләге тудырган. Шулай итеп Шайтан Алланың «хакимлегенә» яки Аллаһы Тәгаләнең тоткан урынына һөҗүм иткән. Шайтан Алланың дөрес хакимлек итүен һәм үзенең хезмәтчеләренең ихтыяҗларын исәпкә алуын шик астына куйган. Шайтан шулай ук бер генә кеше булса да Аллага тугрылык саклап каламы дигәнен сорау астына куйган. Шулай эшләп, Шайтан үзен Алланың дошманы иткән. Менә ни өчен ул Шайтан Иблис дип атала башлаган (Яшәеш 3:1—5; Әюп 1:8—11; Ачылыш 12:9).

3. Шайтан кешеләрне үзенә табындырыр өчен алдарга тырыша (2 Көринтлеләргә 11:3, 14). Аның кешеләрне алдау коралларының берсе — ялган дин. Әгәр дә дин Алла турында ялганга өйрәтсә, ул Шайтанның максатларына хезмәт итә (Яхъя 8:44). Ялган дингә хезмәт иткән кешеләр чын күңелдән хакыйкый Аллага гыйбадәт кылабыз, дип уйларга мөмкин. Ләкин чынлыкта алар Шайтанга хезмәт итәләр. Ул «бу гасырның илаһысы» (2 Көринтлеләргә 4:4).

4. Спиритизм — Шайтан кешеләрне үзенең хакимиятенә буйсындыруның чираттагы коралы. Кешеләр рухларны үзләрен саклау, башка кешеләргә зыян китерү, киләчәкне алдан белү һәм могҗизалар эшләү өчен чакыралар. Мондый эшләр артында явыз көч — Шайтан — тора. Аллага ярау өчен без спиритизм белән берничек тә бәйле булырга тиеш түгел (Икенчезаконлык 18:10—12; Рәсүлләр 19:18, 19).

5. Моннан тыш, Шайтан кешеләрдә чиктән тыш милли горурлык уятып, аларны сәяси оешмаларга табыну теләге тудырып алдалый. Кайберәүләр аларның халкы яки расасы башкалардан яхшырак, дип саныйлар. Ләкин бу дөрес түгел (Рәсүлләр 10:34, 35). Башкалар исә сәяси оешмалар кешелекнең авырлыкларын бетерәчәк, дип өметләнә. Моңа ышанган кешеләр Алла Патшалыгын кире кага. Ләкин кешелек мәсьәләләрен Алла Патшалыгы гына чишәчәк (Даниел 2:44).

6. Шайтанның кешеләрне алдый торган тагын бер коралы — аларда гөнаһлы теләкләр уяту. Гөнаһлы гадәтләрнең зыян китергәнен белгәнгә күрә, Йәһвә безгә алардан котылырга боера (Гәләтиялеләргә 6:7, 8). Гөнаһ кылырга гадәтләнгән кешеләрнең кайберләре, бәлки, синең дә алар шикелле эшләп, аларга кушылуыңны телиләрдер. Ләкин исеңдә тот: чынлыкта моны синнән Шайтан тели (1 Көринтлеләргә 6:9, 10; 15:33).

7. Йәһвәдән китәргә мәҗбүр итү өчен, Шайтан эзәрлекләүләр һәм каршылык күрсәтүләр кулланырга мөмкин. Якыннарыңның берәрсе Изге Язмаларны өйрәнүең өчен сине бик ачуланырга мөмкин. Башкалар, бәлки, сине мыскыллап көлә башлар. Ләкин син үзеңнең гомерең белән кемгә бурычлы? Йәһвә турында белем алудан туктасын өчен, Шайтан сине куркытырга тели. Шайтанга өстен чыгарга ирек бирмә! (Маттай 10:34—39; 1 Петер 5:8, 9). Иблискә каршы торып, син Йәһвәне шатландырырсың һәм Аның хакимлеген яклаганыңны күрсәтерсең (Гыйбрәтле хикәя 27:11).

[9 биттәге иллюстрацияләр]

Кешеләрне ялган дин, спиритизм һәм милләтчелек ялгыш юлга кертә

[9 биттәге иллюстрация]

Йәһвә турында белем алуыңны дәвам итеп, Шайтанга каршы тор

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу