Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • rq 9 дәрес 18-19 б.
  • Алла хезмәтчеләре саф булырга тиеш

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Алла хезмәтчеләре саф булырга тиеш
  • Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһы саф халыкны ярата
    Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
  • Аллаһы каршында ничек чиста булырга?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Яхшылык эшләргә сафландырылган халык
    Күзәтү манарасы 2002 ел
  • «Изге булыгыз»
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
Күбрәк карарга
Алла бездән нәрсә таләп итә?
rq 9 дәрес 18-19 б.

9 дәрес

Алла хезмәтчеләре саф булырга тиеш

Ни өчен без бөтен яктан саф булырга тиеш? (1)

Рухи яктан, (2) әхлакый яктан, (3) фикерләү ягыннан, (4) физик яктан саф булу нәрсәне аңлата? (5)

Безгә нинди әдәпсез сөйләмнән сакланырга кирәк? (6)

1. Йәһвә саф һәм изге Алла. Ул үз хезмәтчеләренең рухи, әхлакый, физик яктан һәм фикерләрендә саф булуларын көтә (1 Петер 1:16). Алла каршында саф булып калу өчен бездән җитди тырышлыклар таләп ителә. Без саф булмаган дөньяда яшибез. Аннан тыш, безгә үзебезнең дөрес булмаган омтылышларыбыз белән көрәшергә туры килә. Ләкин без бирешмәскә тиеш.

2. Рухи сафлык. Әгәр дә без Йәһвәгә хезмәт итәргә теләсәк, безгә ялган диннең тәгълиматларын һәм гореф-гадәтләрен тотарга ярамый. Без ялган дин белән араны өзәргә һәм берничек тә аны якламаска тиеш (2 Көринтлеләргә 6:14—18; Ачылыш 18:4). Алла турындагы хакыйкатьне белгәч, ялганга өйрәтүче кешеләр безне ялгыш юлга кертмәсен өчен, безгә сак булырга кирәк (2 Яхъя 10, 11).

3. Әхлакый сафлык. Йәһвә үз хезмәтчеләренең һәрвакыт чын мәсихчеләр итеп үзләрен тотуын тели (1 Петер 2:12). Ул без эшләгән бар нәрсәне, хәтта яшерен эшләрне дә күрә (Еврейләргә 4:13). Безгә бу дөньяның җенси әхлаксызлыгыннан һәм башка начар гадәтләреннән сакланырга кирәк (1 Көринтлеләргә 6:9—11).

4. Фикерләү ягыннан сафлык. Әгәр дә без акылыбызны саф уйлар белән тутырсак, үз-үзебезне тотуыбыз да саф булачак (Филиппуйлыларга 4:8). Әгәр дә инде акыл пычраклык белән тулган булса, нәтиҗәсе начар эшләр булачак (Маттай 15:18—20). Безгә аңыбызны пычрата торган күңел ачулардан сакланырга кирәк. Алла Сүзен өйрәнеп, үзебезнең акылыбызны саф уйлар белән тутыра алабыз.

5. Физик чисталык. Мәсихчеләр — Алла вәкилләре, шуңа күрә аларга үзләренең тәннәрен һәм киемнәрен чиста тотарга кирәк. Бәдрәфтән чыкканнан соң, ашау яки ашарга хәзерләү алдыннан кулларны юарга кирәк. Әгәр дә өйдә тиешле канализация системасы булмаса, тизәкне күмеп куярга кирәк (Икенчезаконлык 23:12, 13). Физик чисталык — яхшы сәламәтлекнең булуына ярдәм итә. Мәсихченең өе эчтән дә, тыштан да пөхтә һәм чиста булырга тиеш. Башка кешеләрнең өйләре белән чагыштырганда, аныкы үрнәк булуы мөһим.

6. Саф сөйләм. Алла хезмәтчеләре һәрвакыт дөресен сөйләргә тиеш. Ялганчылар Алла Патшалыгына кермәячәк (Эфеслеләргә 4:25; Ачылыш 21:8). Мәсихчеләр оятсыз сүзләр әйтми. Алар ямьсез шаярту һәм әдәпсез вакыйгалар сөйләми һәм аларны тыңламый. Саф сөйләмнәре белән алар эшләрендәге һәм мәктәпләрендәге кешеләрдән, якташларыннан аерылып тора (Эфеслеләргә 4:29, 31; 5:3).

[18, 19 биттәге иллюстрацияләр]

Алла хезмәтчеләре бөтен яктан да саф булырга тиеш

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу