Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • gf 10 дәрес 16-17 б.
  • Хак динне ничек табарга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хак динне ничек табарга?
  • Син Аллаһының дусты була аласың!
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһы хуплаган дин
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Ялган динне кире как!
    Син Аллаһының дусты була аласың!
  • Хак динне ничек табып була?
    Рухи сорауларга җавап
  • Хак динне ничек табарга?
    Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
Күбрәк карарга
Син Аллаһының дусты була аласың!
gf 10 дәрес 16-17 б.

10 ДӘРЕС

Хак динне ничек табарга?

Аллаһы дусты булырга теләсәң, сиңа Аллаһы хуплаган динне генә тотарга кирәк. Гайсә «чын күңелдән табынучылар» «хакыйкать» буенча Аллаһыга гыйбадәт кылачаклар дип әйткән (Яхъя 4:23, 24). Аллаһыга бер генә дөрес гыйбадәт кылу бар (Эфеслеләргә 4:4—6). Хак дин мәңгелек тормышка, ә ялган дин үлемгә алып бара (Маттай 7:13, 14).

Кешеләр күршедә яшәүче бер Йәһвә Шаһитен күзәтеп тора

Хак дин тотучыларның эшләренә игътибар итеп хак динне билгели аласың. Йәһвә — игелекле Аллаһы, шуңа күрә аның хезмәтчеләре дә игелекле булырга тиеш. Яхшы алма агачы яхшы җимешләр китергән кебек, хак диннең җимешләре дә — яхшы кешеләр (Маттай 7:15—20).

Йәһвәнең дуслары Изге Язмаларны тирән хөрмәт итәләр. Алар Изге Язмалар Аллаһыдан бирелгән китап икәнен беләләр. Алар бу китапта әйтелгән буенча яшиләр. Бу китап аларга авырлыкларын чишәргә һәм Аллаһы турында белем алырга булыша (2 Тимутегә 3:17). Алар вәгазьдә сөйләгән сүзләре буенча яшәргә тырышалар.

Йәһвәнең дуслары бер-берсен ярата. Гайсә кешеләрне яратуын аларга Аллаһы турында белем биреп һәм авыруларны савыктырып күрсәткән. Хак дин тотучылар да башка кешеләрне яраталар. Гайсә кебек, алар ярлы һәм башка милләт кешеләренә түбәнсетеп карамый. Гайсә кешеләр аның шәкертләрен бер-берсен яратудан белерләр дип әйткән (Яхъя 13:35).

Аллаһы дуслары Аллаһының исеме — Йәһвәне хөрмәт итәләр. Берәрсе синең исемең белән сиңа эндәшергә теләмәсә, ул синең якын дустың була аламы? Юк! Без дустыбызга исеме белән эндәшәбез һәм аның турында башкаларга яхшыны сөйлибез. Аллаһының дусты булырга теләүчеләр дә аңа исеме белән эндәшергә һәм аның турында башкаларга сөйләргә тиеш. Йәһвә безнең дә шулай эшләвебезне тели (Маттай 6:9; Римлыларга 10:13, 14).

Аллаһының дуслары, Гайсә кебек, кешеләргә Аллаһы Патшалыгы турында сөйлиләр. Аллаһы Патшалыгы — җирне оҗмахка әйләндерәчәк күктәге хөкүмәт. Аллаһының дуслары бу Патшалык турындагы яхшы хәбәрне башкаларга сөйлиләр (Маттай 24:14).

Йәһвә Шаһитләре Аллаһының дусты булырга тырыша. Алар Изге Язмаларны хөрмәт итәләр һәм бер-берсен яраталар. Алар шулай ук Аллаһы исемен кулланалар, аны хөрмәт итәләр һәм башкаларны да Аллаһы Патшалыгы турында өйрәтәләр. Безнең көннәрдә җирдә хак динне Йәһвә Шаһитләре тота.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу