Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • gf 14 дәрес 22-23 б.
  • Аллаһының дуслары явызлык эшләми

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһының дуслары явызлык эшләми
  • Син Аллаһының дусты була аласың!
  • Охшаш мәкаләләр
  • Алла нәфрәт итә торган эшләр
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Аллаһыны шатландырып яшәр өчен нәрсә эшләргә?
    Aллаһыны тыңла һәм мәңге яшә
  • Унөченче кисәк
    Аллаһыны тыңла
  • Алла явыз кешеләрне кабат юкка чыгарырмы?
    Жирдәге тормышка мәңге шатлан!
Күбрәк карарга
Син Аллаһының дусты була аласың!
gf 14 дәрес 22-23 б.

14 ДӘРЕС

Аллаһының дуслары явызлык эшләми

Шайтан кешеләрне явыз эшләргә котырта. Аллаһының дусты булырга теләгән кеше Йәһвә нәфрәт иткәнне нәфрәт итәргә тиеш (Мәдхия 96:10). Мәсәлән, Аллаһының дуслары мондый эшләрдә катнашмый:

Йәһвә нәфрәт иткән нәрсәләр арасында — җенси әхлаксызлык, эчкечелек, аборт, урлау, ялган, контрольсыз ярсу һәм комарлы уеннар

Зина кылу һәм уйнашлык. «Зина кылма» (Чыгыш 20:14). Никахлашуга кадәр җенси мөнәсәбәтләргә керү шулай ук гөнаһ (1 Көринтлеләргә 6:18).

Эчкечелек. «Эчкечеләр... Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячаклар» (1 Көринтлеләргә 6:10).

Үтерү, аборт. «Үтермә» (Чыгыш 20:13).

Урлашу. «Урлама» (Чыгыш 20:15).

Ялган. Йәһвә «ялганчы телне» нәфрәт итә (Гыйбрәтле сүзләр 6:17).

Көч куллану һәм ачу чыкканда үзеңне кулда тота алмау. «Мәсхәрәләүне сөючене Аның [Аллаһының] җаны нәфрәт итә» (Мәдхия 11:5). «Кешелек табигатенең эшләре... бик нык ярсу» (Гәләтиялеләргә 5:19, 20).

Отышлы уеннар. «Комсыз... булып кала бирүче белән аралашмагыз» (1 Көринтлеләргә 5:11).

Башка раса яки милләт кешесен нәфрәт итү. «Дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен дога кылыгыз» (Маттай 5:43, 44).

Аллаһы киңәшләре безгә файда китерә. Яман эшләрдән үзеңне саклау кайвакыт җиңел түгел. Йәһвә һәм аның Шаһитләре ярдәме белән син Аллаһы яратмаган эшләрдән үзеңне саклап кала аласың (Ишагыйя 48:17; Филиппуйлыларга 4:13; Еврейләргә 10:24, 25).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу