Тикшерүне ничек үткәрергә?
СӨЛӘЙМАН патша «бик күп хикмәтле нәрсәләрне сынап-тикшергән һәм өйрәнгән». Ни өчен? Ул хакыйкать сүзләрен язарга теләгән (Вәг. 12:9, 10). Лүк Мәсихнең тормышы турындагы вакыйгаларны эзлекле рәвештә тасвирлар өчен, «барысын баштан ук җентекләп тикшереп төгәл хәбәр җыйган» (Лүк 1:3). Аллаһының бу ике хезмәтчесе дә тикшерүләр үткәргән.
Тикшерү нәрсә ул? Тикшерү — эзләнү нәтиҗәсендә билгеле бер темага мәгълүмат табу. Тикшерү — ул уку да, өйрәнү принципларын куллану да. Бу шулай ук кешеләрнең фикерен белү дә.
Әйтик, шәхси өйрәнү үткәргәндә яисә Изге Язмаларны укыганда синең сорауларың туды, ди. Я вәгазьләгәндә сиңа берәр сорау бирделәр, һәм син аңа җавап белмисең. Я сиңа нотык әзерләргә кушканнар, ди. Бу очракларда сиңа тикшерү үткәрергә кирәк булыр.
Соңгы мисалга тукталыйк: сиңа нотык сөйләргә кирәк. Нотык өчен бирелгән материал бик гомуми булып күренә. Җирле шартларга аны ничек яраклаштырырга? Тикшерү үткәреп, син күбрәк кирәкле материал табарсың. Болай да таныш булган фикер статистик мәгълүматлар яки тыңлаучыларыңа якын булган мисал белән расланса, ачыграк һәм хәтта дәртләндерүче булып китәчәк. Әмма ул мисал нотыгыңа туры килергә тиеш. Бөтен дөнья буенча бар докладчыларга бер үк материал бирелә. Ләкин сиңа аны, берәр җыелышның я кешенең ихтыяҗларын исәпкә алып, тулыландырырга, мисаллар китерергә һәм аңлатып бирергә кирәк. Моны ничек эшләргә?
Мәгълүмат җыя башлаганчы, тыңлаучыларың хакында уйлан. Аларга инде нәрсә билгеле? Аларга нәрсәне ачыкларга кирәк? Аннары үз максатыңны билгелә: аңлату я ышандырумы, берәр нәрсәнең дөрес түгеллеген исбатлау я дәртләндерүме? Аңлату — берәр сорауны ачыграк итәр өчен, өстәмә мәгълүмат китерү. Тыңлаучыларыңа төп нәрсәләр инде аңлаешлы булса да, сиңа бу мәгълүматны алар кайчан һәм ничек куллана ала икәнен ачыкларга кирәк булыр. Нәрсәгәдер ышандырыр өчен, моңа сәбәпләр, дәлилләр китереп ни өчен бу шулай икәнен күрсәтергә кирәк. Берәр карашның дөрес түгеллеген исбатлау өчен, ни өчен аның дөрес һәм дөрес түгел икәнен күрсәтүче дәлилләрне җентекләп тикшерергә кирәк. Әлбәттә, максатыбыз кире какмаслык дәлилләрне әйтеп салу гына түгел, ә аларны йомшак кына сөйләп бирү. Нәрсәгә дә булса дәртләндерү — кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйләү. Нотыгың тыңлаучыларыңа этәргеч бирергә һәм аларда ишеткәннәре буенча эш итәргә теләк тудырырга тиеш. Авыр булганда да ишеткәннәрен кулланып яшәгән кешеләрнең мисаллары тыңлаучыларның йөрәкләренә үткәреп сөйләргә булышыр.
Без нотыкны әзерләр өчен әле беренче адымнар гына ясадык. Безгә шулай ук нотык өчен күпме мәгълүмат кирәк булачак икәнен билгеләргә кирәк. Вакытны да исәпкә ал. Синең чыгышың күпме дәвам итәчәк? Биш минутмы? Утыз минутмы? Җыелыш очрашуларындагы чыгышлар чикле вакытлы, ә Изге Язмаларны өйрәнгәндә яки көтүче вазифасын үтәп килеп киткәндә андый чикләр юк.
Тикшерү үткәрер өчен нинди коралларың бар? Андый коралларны Патшалык Залының китапханәсендә дә таба аласың. Яки сиңа, бәлкем, Йәһвәгә күп еллар дәвамында хезмәт иткән кардәшләр үз басмаларын кулланырга рөхсәт итәр. Ә якындагы китапханәдә сиңа кирәкле материал юкмы?
Төп коралыбыз — Изге Язмалар
Сиңа Изге Язмалардагы берәр шигырьне тикшерергә кирәк булса, тикшерүеңне Изге Язмалардан башла.
Контекстка игътибар ит. Үзеңә мондый сораулар бир: бу сүзләр кемгә әйтелгән булган? Якындагы шигырьләрдән ни өчен бу сүзләр язылган икәне турында һәм бу вакыйгаларда катнашкан кешеләрнең карашлары турында нәрсә белеп була? Андый нечкәлекләр шигырьне яхшырак аңларга булышачак һәм нотыгыңны да кызыграк итәчәк.
Мәсәлән, Еврейләргә 4:12 дәге сүзләр Аллаһы Сүзенең кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керерлек һәм тормышларына тәэсир итәрлек көче бар икәненә еш кына дәлил итеп китерелә. Шигырьнең контексты бу ничек мөмкин икәнен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Анда исраиллеләрнең Йәһвә Ибраһимга бирергә вәгъдә иткән җиргә кергәнче 40 ел чүл буйлап йөргәннәре турында әйтелгән (Евр. 3:7—4:13). Аллаһының Ибраһим белән төзелгән килешүе буенча исраиллеләрне тынычлык урынына китерергә вәгъдәсе — «Аллаһының сүзе» — үле булмаган; ул тере булган, һәм аның үтәлүе якынлаша барган. Исраиллеләрнең бу сүзгә иман итәргә нигезләре булган. Әмма алар Йәһвә үзләрен Мисырдан Синай тавына кадәр һәм аннары Вәгъдә ителгән җиргә алып барганда, иманнарының аз булуын кат-кат күрсәткән. Шулай итеп, исраиллеләр Аллаһының үз сүзен ничек итеп үтәгәненә мөнәсәбәтләре аша үз йөрәк торышларын күрсәткән. Бүген дә кешеләр Аллаһының вәгъдәләренә карата үз мөнәсәбәтләре белән йөрәк торышларын күрсәтәләр.
Параллель урыннарны карап чык. Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә параллель урыннар китерелә. Тикшерү үткәргәндә алар бик зур файда китерә ала. «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» китабыннан бер мисал карап чыгыйк. 1 Петер 3:6 да Сара мәсихче хатыннар өчен искиткеч үрнәк булып тора дип әйтелә. Яратылыш 18:12 гә күрсәткән бер параллель урын моны раслый: Сара «үзалдына», ягъни эченнән, Ибраһимны «Хуҗам-әфәндем» дип атаган. Ул Ибраһимга чын күңелдән буйсынган. Кайвакыт параллель урыннар Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлүен яки Канун килешүенең прообразларын күрсәткән шигырьләрне табарга булыша. Әмма кайвакыт параллель урыннарда нибары шул ук фикер китерелә яки биографик һәм географик нечкәлекләр ачыклана.
Изге Язмалар симфониясен куллан. Симфония — Изге Язмаларда кулланылган сүзләрнең алфавит тәртибендә төзелгән исемлеге, һәм ул тикшерелгән сорауга кагылышлы шигырьләрне табарга булыша ала. Бу шигырьләрне тикшергәндә, син файдалы нечкәлекләр табарсың. Шулай итеп син Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьнең «үрнәген» күрерсең (2 Тим. 1:13). «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә кечкенә генә «Изге Язмалардагы сүзләр индексы» бар. Ә рус телендәге тулырак симфонияләр бу яктан тагы да күбрәк булышыр.
Башка коралларны кулланырга өйрән
33 нче биттәге рамкада тикшерү үткәрер өчен «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» тарафыннан чыгарылган башка коралларның исемлеге китерелә (Мат. 24:45—47). Бу басмаларда китерелгән эчтәлек һәм индекс ярдәмендә кирәкле мәгълүматны табып була. Һәр ел «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларының соңгы санында ел дәвамында бастырылган мәкаләләрнең индексы китерелә.
Изге Язмаларга нигезләнгән бу басмаларда ниндирәк мәгълүматны табып була икәнен белсәң, тикшерүгә вакыт әзрәк китәчәк. Әйтик, синең пәйгамбәрлекләр, тәгълиматлар, мәсихче тәртип яки Изге Язмалардагы принципларны куллану турында нәрсәдер беләсең килә ди. Андый мәгълүматны «Күзәтү манарасы»нда табып була. «Уяныгыз!» журналында хәзерге вакыйгалар, көндәлек авырлыклар, дин, фән һәм төрле ил кешеләре турында языла. Инҗилдәге вакыйгалар һәм аларга кагылышлы комментарийлар турында хронологик тәртиптә язылган «Җирдә яшәгән иң бөек кеше» дигән китаптан укып була. Изге Язмалардагы кайбер шигырьләр Ачылыш китабының һәм Данил китабының шигырьләрен яхшырак аңлар өчен бастырылган китапларда җентекләп аңлатыла. «Ишагыйя пәйгамбәрлеге — барлык кешелек өчен яктылык» дигән ике томлы китап та сиңа бу яктан булышыр. Вәгазьдә Изге Язмалар буенча еш кына бирелә торган йөзләрчә сорауларга канәгатьләндерерлек җавапны «Изге Язмалар нигезендә сөйләшү» дигән китаптан таба аласың. Башка диннәр, аларның тәгълиматлары белән тарихы турында башка бер китаптан белеп була. Анда ничек кешелек Аллаһыны эзли икәне тасвирлана. Йәһвә Шаһитләренең хәзерге тарихы турында «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгын игълан итүчеләр» дигән китапта җентекләп язылган. Яхшы хәбәрне вәгазьләү эшенең еллык бөтендөнья отчеты «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»нда бастырыла. «Изге Язмаларны аңлау» дигән китап — Изге Язмаларның энциклопедиясе һәм атлас. Изге Язмаларда әйтелгән кешеләр, җирләр, телләр яисә тарихи вакыйгалар турында беләсең килсә, бу китап чагыштыргысыз ярдәм булачак.
«Күзәтү манарасы басмаларының индексы». 20 дән артык телдә бастырылган «Индекс» сиңа төрле басмалардан кирәкле мәгълүматны табарга ярдәм итәчәк. Ул ике өлештән тора: тематик индекс һәм Изге Язмалардагы шигырьләрнең индексы. Тематик индекста тикшерелгән тема буенча төп сүзне, ә шигырьләрнең индексында кирәкле шигырьне табып була. Индекста үзеңә кирәкле темага яки шигырьгә кагылышлы берәр нәрсә язылган булса, син анда моңа сылтамалар табарсың. Индексның башында басмаларның кыскартмалары китерелә. (Мәсәлән, w99 1.3. 15 дигән кыскартма «Күзәтү манарасы», 1999 ел, 1 март саны, 15 нче бит дигәнне аңлата.) Үз нотыгыңда берәр дәртләндерүче мисал кулланасың килсә, «Вәгазьдә булган очраклар», «Йәһвә Шаһитләренең биографияләре» дигән төп өстәмә исемнәргә игътибар ит.
Тикшерү үткәрү — бик мавыктыргыч эш, шуңа күрә үз темаңнан читкә китмәс өчен, игътибарлы бул. Үзеңнең темаңа кагылышлы кирәкле материалны эзләгәндә үз максатыңны онытма. «Индекс»та берәр чыганак китерелсә, шул басманың кирәкле битләрен ач. Аннары өстәмә исемнәргә һәм абзацларның беренче җөмләләренә карап, кирәкле материалны тап. Изге Язмалардагы берәр шигырьнең мәгънәсен беләсең килсә, бу шигырьне «Индекс»тан тап, шигырьгә китерелгән басманың тиешле битен ачып, андагы аңлатманы укы.
«Күзәтү манарасы китапханәсе». Компьютерың булса, син «Күзәтү манарасы китапханәсе»н куллана аласың. Анда күп кенә басмаларыбыз бар. Бу программа ярдәмендә син берәр сүзне, сүзтезмәне я кирәкле шигырьне басмалардан таба аласың. Бу китапханә берничә киң таралган телдә чыгарылган. Бу телләрнең берәрсен белсәң, бу китапханә сиңа зур файда китерәчәк.
Башка теократик китапханәләр
Паул Тимутигә язган үзенең икенче хатында аңарга «язма төргәкләрне, аеруча күннән ясалганнарын» Римга алып килергә кушкан (2 Тим. 4:13). Әйе, Паул кайбер төргәкләрне кадерләп саклаган. Бу безнең өчен яхшы үрнәк. Син «Күзәтү манарасы», «Уяныгыз!» журналларын һәм «Безнең патшалык хезмәтебез»не, алар җыелышта каралганнан соң, саклап барасыңмы? Алайса, син аларны тикшерү үткәрер өчен куллана алырсың. Күп җыелышлар теократик басмаларның җыелмасын Патшалык Залындагы китапханәдә саклый. Бу китапханәдән җыелыштагы һәр кардәш Патшалык Залына килеп файдалана ала.
Шәхси архивыңны булдыр
Чыгышлар ясау һәм өйрәтү өчен файдалы була алган мәгълүматны игътибарсыз калдырма. Әгәр син газеталарда я журналларда вәгазьдә кулланырлык берәр хәбәр, статистик мәгълүмат яки мисал тапсаң, аларны кисеп, язып яисә алардан копия ясап ал. Басманың исемен, датасын, кирәк булса авторын яисә бастырып чыгаручысын язып куярга онытма. Җыелыш очрашуларында башкаларга хакыйкатьне аңлатырга булышучы фикерләрне һәм мисалларны кыскача язып бар. Синең берәр яхшы ачык мисал турында фикерең туса, аны язып куй һәм үз архивыңда сакла. Теократик хезмәт мәктәбендә укыганда, сиңа үз йөкләмәләреңне әзерләргә туры килә. Үз язуларыңны ташлама, аларны җыеп бар. Үткәргән тикшерүләрең синең өчен соңрак та файдалы булыр.
Кешеләр белән сөйләш
Кешеләр бай эчтәлекле мәгълүматның чыганагы булып тора. Мәсәлән, Лүк, үзенең Яхшы хәбәрен язар өчен, булган вакыйгаларны үз күзләре белән күргән кешеләр белән сөйләшеп, күп кенә мәгълүмат җыйган (Лүк 1:1—4). Син тикшергән сорауны аңларга кардәшләрең дә ярдәм итә ала. Эфеслеләргә 4:8, 11—16 да язылганча, Гайсә Мәсих, безгә «Аллаһы Улы турындагы төгәл белемдә» үсәргә булышыр өчен, «бүләк итеп» бирелгән кешеләрне куллана. Аллаһыга озак еллар хезмәт иткән кардәшләр белән аралашудан күп кенә файдалы нәрсәләр белеп була. Андый сөйләшүләрдән син кешеләрнең ничек фикер йөрткәннәрен аңларсың, ә бу сиңа үз чыгышларыңны гамәли яктан чыннан да файдалы итәргә булышыр.
Җыелган материалны тикшер
Бодайны җыйганнан соң, аны кибәктән аералар. Тикшерү вакытында җыелган материал белән дә нәкъ шулай эшләргә кирәк. Материалны «кибәктән» аерып, иң кирәклесен генә калдырырга тырыш.
Нотык әзерләгәндә, үзеңә мондый сораулар бир: бу мәгълүмат теманы ачыклар өчен чыннан да файдалы булырмы? Бу фикерләр кызык булса да, алар кешеләрнең игътибарын темадан читкә юнәлтмәсме? Әгәр син даими үзгәреп торган фәнгә, мәсәлән медицинага, кагылышлы берәр мәгълүмат әйтергә җыенасың икән, бу мәгълүмат үзгәргәнме, юкмы икәнен тикшер. Шуны да онытма: элекке басмаларыбызда китерелгән ниндидер мәгълүмат искерергә мөмкин. Шуңа күрә кирәкле темага кагылышлы яңа мәгълүмат табарга тырыш.
Дөньяви чыганаклардан берәр мәгълүматны кулланырга булсаң, аеруча сак бул. Аллаһы Сүзе хакыйкать икәнен беркайчан да онытма (Яхъя 17:17). Гайсә Аллаһының ниятен үтәүдә иң төп роль уйный. Шуңа күрә Көләсәйлеләргә 2:3 тә болай дип әйтелә: «Аңарда зирәклекнең һәм белемнең бөтен хәзинәләре яшеренгән». Моны исәпкә алып, җыелган материалны тикшереп чык. Дөньяви басмалардан материал җыйганда, үзеңә мондый сораулар бир: анда мәгълүмат арттырып бирелмәгәнме һәм уйдырмалар яисә акылсыз карашлар юкмы? Бу материалны кеше үзенә файда алу яки табыш алу максаты белән язмаганмы? Башка абруйлы чыганаклар бу мәгълүматны раслыймы? Һәм, иң мөһиме, ул Изге Язмаларда әйтелгән белән туры киләме?
Гыйбрәтле сүзләр 2:1—5 тәге сүзләр безне белем белән акылны «көмеш» һәм «хәзинәне эзләгән кебек» эзләргә дәртләндерә. Әйе, моның өчен тырышлыклар куярга кирәк, әмма бу мул фатихалар китерә. Тикшерү сиңа Аллаһының фикер йөртүен аңларга, хаталы карашларыңны үзгәртергә һәм хакыйкатьтә тамырланырга ярдәм итәчәк. Синең чыгышларың күпкә тирәнрәк, кызыграк булачак һәм үзеңә дә, тыңлаучыларыңа да канәгатьлек китерәчәк.