Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • be 18 дәрес 143 б.-144 б., 4 абз.
  • Җавап биргәндә Изге Язмаларны куллану

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җавап биргәндә Изге Язмаларны куллану
  • Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмаларда әйтелгәнне дөрес аңлату
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Аллаһы Сүзенә нигезләнеп үзегезгә һәм башкаларга ярдәм итегез
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • «Аллаһының сүзе... кодрәтле»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Нигезле дәлилләр китерү
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
Күбрәк карарга
Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
be 18 дәрес 143 б.-144 б., 4 абз.

18 НЧЕ ДӘРЕС

Җавап биргәндә Изге Язмаларны куллану

Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

Җавап биргәндә үзеңнән сөйләмә, ә Изге Язмаларга нигезлән.

Ни өчен бу мөһим?

Безгә «сүзне вәгазьләү» эше тапшырылган. Гайсә: «Үземнән сөйләмим»,— дип, безгә үрнәк калдырган (2 Тим. 4:2; Яхъя 14:10).

КЕШЕЛӘР бездән ышануларыбыз, яшәү рәвешебез, кайбер вакыйгаларга карата карашыбыз һәм киләчәккә өметебез турында сораганда, без җавапны Изге Язмаларга нигезләнеп бирергә тырышабыз. Ни өчен? Чөнки Изге Язмалар — Аллаһы Сүзе. Аңа безнең иманыбыз нигезләнгән. Аңа нигезләнеп үз тормышыбызны алып барабыз һәм дөньядагы вакыйгаларга карата билгеле бер карашка киләбез. Киләчәккә өметебез дә Изге Язмалардагы рухландырылган вәгъдәләргә нык тамырланган (2 Тим. 3:16, 17).

Без Йәһвәнең Шаһитләре һәм бу исем белән бәйле җаваплылыкны бик яхшы аңлыйбыз (Ишаг. 43:12). Шуңа күрә сорауларга җавап биргәндә, без кеше фәлсәфәсенә түгел, ә Йәһвәнең үз Сүзендә әйткәннәренә нигезләнәбез. Әлбәттә, кайбер нәрсәләргә безнең шәхси фикеребез бар, әмма безнең карашларыбыз Аллаһы Сүзе ярдәмендә формалаша, чөнки без ул Сүзнең хакыйкать булуына бер дә шикләнмибез. Изге Язмаларның принциплары буенча яшәсәк тә, без күп кенә сорауларны хәл иткәндә, ничек эш итәргә икәнен үзебез сайлыйбыз. Без башкаларны үзебез яхшырак дип санаган юл буенча барырга мәҗбүр итмибез, без аларны Изге Язмалардагы принципларга өйрәтәбез. Шулай итеп алар да ничек эш итәргә икәнен үзләре сайлыйлар. Без дә рәсүл Паул кебек кешеләрнең «иманлы һәм аңа [Аллаһыга] тыңлаучан булуларын» телибез (Рим. 16:26).

Ачылыш 3:14 тә Гайсә Мәсих «тугры һәм хак шаһит» дип атала. Ул сорауларга ничек җавап биргән һәм берәр хәл туса, ничек эш иткән? Кайвакыт ул кешеләрне уйларга дәртләндерүче мисаллар китергән. Ә кайвакыт сорауга сорау белән җавап кайтарган һәм кешенең үзеннән, шигырьне ничек аңлый, дип сораган. Ул еш кына шигырьләрне яттан сөйләгән, аларны үз сүзләре белән әйтеп биргән я искә генә алган (Мат. 4:3—10; 12:1—8; Лүк 10:25—28; 17:32). Беренче гасырда Язмаларның төргәкләре синагогаларда сакланган. Гайсәнең үз төргәкләре булмаган, ләкин ул Язмаларны яхшы белгән һәм башкаларны өйрәткәндә анардан өзекләр китергән (Лүк 24:27, 44—47). Өйрәткәндә ул үзеннән түгел, ә үз Әтисеннән ишеткәнне генә сөйләгән. Гайсә үзе моның турында әйткән (Яхъя 8:26).

Без дә Гайсә үрнәге буенча эш итәргә телибез. Ул Аллаһы әйткәнне үзе ишеткән булса, бездә Изге Язмалар китабы — Аллаһы Сүзе бар. Шул китапка нигезләнеп җавап бирү кешеләрнең игътибарын үзебезгә җәлеп итмәскә булыша һәм шуны күрсәтә: без нәрсә хак икәнен билгеләгәндә, камил булмаган кешенең фикеренә түгел, ә Аллаһының әйткәннәренә нигезләнеп билгелибез (Яхъя 7:18; Рим. 3:4).

Әлбәттә, Изге Язмаларны кулланганда, безнең кешегә мөмкин кадәр күбрәк файда китерәсебез һәм аңа әйтергә теләгәнебезне җиткерәсебез килә. Кешенең карашын исәпкә алып, син Изге Язмаларны укыр алдыннан болай дип әйтә аласың: «Сез Аллаһының әйткәннәренә игътибар итәргә кирәк икәне белән ризалашырсыз». Я болай дип әйт: «Беләсезме, ул сорауга җавап Изге Язмаларда бар». Ә Изге Язмаларны санга сукмаган кеше белән сөйләшкәндә, болай дип әйтә аласың: «Каршы булмасагыз, мин сезгә бер борынгы пәйгамбәрлекне сөйләп бирәм». Я болай дип әйт: «Җир йөзендә иң киң таралган китапта болай дип әйтелә...»

Кайбер очракларда син, бәлки, шигырьдә әйтелгәнне үз сүзләрең белән генә әйтеп бирерсең. Шулай да, мөмкин булса, Изге Язмаларның үзеннән укы, бу күпкә яхшырак. Урынлы булганда, кешегә шигырьне үз Изге Язмалар китабыннан күрсәт. Изге Язмаларны шулай итеп куллану кешегә бик нык тәэсир итә (Евр. 4:12).

Сорауларга җавап биргәндә, Изге Язмаларны куллану аеруча мәсихче өлкәннәр өчен мөһим. Абый-кардәш, өлкән булып хезмәт итәр өчен, «өйрәткәндә хак сүздән тайпылмыйча эш итәргә тиеш» (Тит. 1:9). Өлкән киңәш биргәннән соң, кардәш шул киңәш нигезендә үз тормышында бик мөһим карар кабул итәргә мөмкин. Шуңа күрә андый киңәш Изге Язмаларга нигезләнергә тиеш! Өлкәннән үрнәк алып, башкалар да Изге Язмалар нигезендә өйрәтергә тырышыр.

КИҢӘШЛӘР

  • Изге Язмаларны һәр көн укы. Шәхси өйрәнү графигыңны төзе.

  • Комментарий биргәндә, Изге Язмаларның шигырьләрен кулланырга тырыш.

  • Берәр сорауга җавап я берәр хәлгә эләккәч чишү юлын эзләгәндә, үзеңә һәрвакыт мондый сорау бир: «Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә?»

  • Берәр сорауга Изге Язмалардан җавап бирә алмасаң, фаразлар төземә һәм шәхси фикереңне уртаклашма. Тикшерү үткәрергә тәкъдим ит.

КҮНЕГҮ Үзеңә 1) вәгазьдә, 2) яңалыклар турында, 3) берәр бәйрәмдә я башка нәрсәдә катнашу турында бирелгән бер-ике сорауны кәгазьгә язып куй. Аларга җавап бирер өчен, һәрберсенә Изге Язмалардан ким дигәндә бер шигырь сайла.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу