Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • be 29 дәрес 181 б.-185 б., 4 абз.
  • Тавыш

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тавыш
  • Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Охшаш мәкаләләр
  • Яхшы дикция
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • «Чит кеше» тавышыннан сакланыгыз
    Күзәтү манарасы 2004 ел
Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
be 29 дәрес 181 б.-185 б., 4 абз.

29 НЧЫ ДӘРЕС

Тавыш

Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

Тавышыңны яхшыртыр өчен кемгәдер охшаш булырга тырышма. Тавышыңны, дөрес суларга һәм киеренке мускулларны йомшартырга өйрәнеп, яхшырт.

Ни өчен бу мөһим?

Тавышың яхшы яңгыраса, кешеләр сине рәхәтләнеп тыңлаячак һәм үзләрен киеренке хис итмәячәк. Зәгыйфь тавыш аралашуга комачаулый, чыгыш ясаучыны да, тыңлаучыларны да күңелсезләндерә.

КЕШЕЛӘРГӘ әйткән сүзләрең генә түгел, ә аларны ничек әйтүең дә бик нык тәэсир итә. Кешенең тавышы ягымлы, йомшак булса һәм дусларча яңгыраса, аны, гадәттә, теләбрәк тыңлыйлар. Ә тавышы салкын һәм тупас булса, аны тыңлау әллә ни рәхәт түгел.

Тавышның тиешле яңгыравына сөйләм авазларын барлыкка китерүдә катнашучы органнар гына түгел, ә шәхес үзе дә өлеш кертә. Кеше Изге Язмалардан белем алып, аларны үз тормышында кулланганда, бу аның сөйләменә дә тәэсир итә. Аның тавышында Аллаһы яраткан мондый сыйфатлар яңгырый башлый: мәхәббәт, шатлык, игелек (Гәл. 5:22, 23). Андый кеше башкалар хакында эчкерсез кайгыртканда, бу аның тавышында чагыла. Зарлану рухын рәхмәт хисе алмаштыргач, моны әйткән сүзләр дә, тавышның тоны да күрсәтә (Ирем. елав. 3:39—42; 1 Тим. 1:12; Яһүд 16). Кешенең телен аңламасаң да, аның тавышы тәкәббер, түземсез, тәнкыйтьчел һәм тупас яңгыраса, син моны сизәрсең. Нәкъ шулай ук, аның тавышында юашлык, түземлек, игелек һәм ярату яңгыраса, син моны да сизеп алырсың.

Кайвакыт кешенең тавышы тиешле яңгырамый. Бәлки, берәр авыру аркасында аның бугазы зыян күргәндер, я тумыштан тавышы шундыйдыр. Андый проблеманы бу дөнья төзелешендә, бәлки, хәл итеп булмас, шулай да, сөйләм авазларын барлыкка китерүдә катнаша торган органнарны дөрес кулланырга өйрәнеп, кайбер үзгәрешләр ясап була.

Шунсын да әйтергә кирәк: һәр кешенең үз тавышы. Башка кешенең тавышына охшаш итеп сөйләргә тырышма. Киресенчә, үз тавышыңның мөмкинлекләрен, аның үзәнчелекләрен ачыкларга тырыш. Моның өчен ике мөһим якны исәпкә ал.

Дөрес сула. Тавышыңны куллануда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен, үпкәләреңдә җитәрлек һава булырга тиеш, һәм сиңа сулышың белән идарә итәргә өйрәнергә кирәк. Юкса, тавышың зәгыйфь һәм өзек-төтек булачак.

Җилкә сөякләре аркасында күкрәк читлегенең өске өлеше киңрәк күренсә дә, үпкәләрнең иң зур өлеше анда түгел, ә диафрагма өстендә урнаша. Аскы кабыргаларга тоташтырылган диафрагма күкрәк куышлыгын корсак куышлыгыннан аерып тора.

Үпкәләреңнең өске өлешен генә тутырып суласаң, тиздән сиңа һава җитми башлаячак. Тавышың зәгыйфьләнәчәк, һәм син тиз арырсың. Дөрес сулар өчен, туры утыр я туры бас, күкрәгеңне киер. Сөйләр өчен сулыш алганда, гадәттә, күкрәк читлегенең өске өлеше киңәя, әмма дөрес сулар өчен, иң башта үпкәләреңнең аскы өлешен һава белән тутыр. Аскы өлеш һава белән тулса, күкрәк читлегенең аскы өлеше киңәячәк, диафрагма ашказан белән эчәкләргә йомшак кына басым ясап, аскарак күчәчәк. Нәтиҗәдә, каешыңның буа башлавын сизәрсең. Әмма үпкәләр шулай ук күкрәк читлегендә кала. Үзеңне тикшерер өчен, кулларыңны аскы кабыргаларга куй. Тирән сулап куй. Сулавың дөрес булса, корсак куышлыгы киңәер, җилкәләрең күтәрелмәс, ә күкрәк читлегең, киңәеп, чак кына күтәрелер.

Ә хәзер һаваны сулап чыгаруыңа игътибар ит. Һаваны сулап чыгарганда, моны тиз итеп түгел, ә әкрен генә башкар. Моның өчен тамагыңны кулланма. Югыйсә тавышың табигый яңгырамаячак һәм чиктән тыш югары булачак. Һава корсак мускуллары һәм кабыргаара мускуллары ярдәмендә чыгарыла, ә диафрагма һаваны сулап чыгаруның тизлегенә тәэсир итә.

183 нче биттәге схемалар

Йөгерүдә катнашучы ярышка әзерләнгән кебек, докладчы да, күнегүләр ясап, дөрес суларга өйрәнә ала. Туры бас, күкрәгеңне киер, сулаганда үпкәләреңнең аскы өлешен тутыр һәм, һаваны әкрен генә чыгарганда, сана. Күпме булды? Тагы да күбрәк булсын өчен, һаваны әкренрәк чыгарырга тырыш. Аннан соң кычкырып укы, укыганда шул ук рәвешчә сула. Моны берничә тапкыр башкар.

Киеренке мускулларны йомшарт. Тавышың тиешле яңгырасын өчен, киеренке мускулларны йомшартырга өйрәнергә кирәк. Бу чыннан да гаҗәеп нәтиҗәләргә китерер! Үзеңне иркен хис ит, мускулларыңны йомшарт, чөнки үзеңне иркен хис итмәсәң, мускулларың да киеренке хәлдә булачак.

Үзеңне иркен хис итәр өчен, тыңлаучыларыңа карашың дөрес булырга тиеш. Мәсәлән, вәгазьдә берәр кешене очраткач, шуны исеңдә тот: син Изге Язмаларны хәтта нибары берничә ай гына өйрәнсәң дә, синдә Йәһвәнең нияте турында кешеләргә сөйләрлек мөһим белем бар. Син алар янына, аларга ярдәм кирәк булганга, кайберәүләр моңа мохтаҗ булуларын танымаса да, барасың. Я, әйтик, син Патшалык Залында чыгыш ясыйсың, ди. Бу очракта тыңлаучыларыңның күпчелеге — Йәһвә Шаһитләре, алар синең дусларың һәм сиңа уңышлар гына тели. Бернинди докладчы да: «Мине тыңлаучы кешеләр — минем дусларым һәм мине ярата»,— дип әйтә алмый, ә без әйтә алабыз һәм регуляр рәвештә андый кешеләр алдында чыгыш ясыйбыз.

Тамак мускулларын йомшарт. Моның өчен аларга игътибар ит һәм аларны йомшартырга тырыш. Шуны истә тот: тавыш ярылары, алар аша һава үткәндә, тирбәнә. Гитара я скрипка кылын тарттырып я йомшартып, алар чыгарган авазларның тонын үзгәртәләр. Нәкъ шулай ук тавыш тоны тамак мускулларының йомшаклыгына карап үзгәрә. Тавыш ярылары йомшак булса, тавыш түбәнрәк яңгырый. Тамак мускулларын йомшартып, без шулай ук борын куышлыкларын ачык тотабыз, ә бу тавышның тиешле яңгыравына үз өлешен кертә.

Киеренкелек тезләреңдә дә, кулларыңда да, җилкәләреңдә дә, муеныңда да — тәнеңнең бер җирендә дә булмасын. Ул чакта тавышың көчле яңгырасын өчен тәнеңдә тиешле резонанс булачак. Тән тулысынча музыкаль коралның декасы кебек эш итсә, резонанс туа, ә тәндә киеренкелек булса, тумый. Тамакта барлыкка килгән тавыш тоны борын куышлыгы ярдәмендә генә түгел, ә шулай ук күкрәк читлеге, тешләр, аңкау һәм борын кырые куышлыклары ярдәмендә көчәя. Моның барысы резонанска үз өлешен кертә. Гитараның декасына берәр авыр нәрсә куйсаң, аның чыгарган тавышы томаланачак. Тавышны яхшы чагылдырыр өчен һәм аны көчәйтер өчен, дека «иркен» булырга тиеш. Нәкъ шулай ук мускуллар ярдәмендә бер-берсе белән тоташтырылган сөякләребез дә «иркен» булырга тиеш. Резонанс ярдәмендә син үз тавышыңны тиешенчә үзгәртеп, тавышыңда төрле хисләр чагылдыра алырсың һәм көчәнмичә зур төркем алдында чыгыш ясарсың.

СӨЙЛӘМ АВАЗЛАРЫН БАРЛЫККА КИТЕРҮ

Авазларны үпкәдән чыга торган һава барлыкка китерә. Үпкә, тимерче күреге кебек, һаваны трахея аша тамакка этеп чыгара. Тамак бугазның урта өлешендә урнаша. Бугазда бер-берсенә каршы тавыш ярылары урнашкан. Алар ярдәмендә авазлар барлыкка киләләр дә инде. Шул ярылар бугаздагы һава агышын үзгәртеп торалар һәм, үпкәләргә берәр нәрсә эләкмәсен өчен, аларны саклап торалар. Без сулаганда, һава шул ярылар аша үтә, әмма гадәттә тавыш булдырмый. Берәр нәрсә әйтергә теләсәк, мускуллар тавыш ярыларын киеренке хәлгә китерә, һәм алар һава чыкканда тирбәлә башлый. Нәтиҗәдә, тавыш барлыкка килә.

Тавыш ярылары киеренкерәк булса, аларның тирбәнү ешлыгы да зуррак, һәм тавыш югарырак яңгырый. Киеренкелек кимесә, тавыш та түбәнәя. Тавыш бугаздан тамакның өске өлешендә урнашкан йоткылыкка эләгә, аннан авыз һәм борын каушлыгына күтәрелә. Монда төп тонга өстәмә тоннар, ягъни обертоннар кушыла, бу тавышны көчәйтә һәм баета. Аңкау, тел, тешләр, иреннәр һәм казналык тавыш дулкыннарын аңлаешлы сөйләм итеп үзгәртә.

Кеше тавышы — могҗиза. Аңа тиң бернинди дә музыкаль корал юк. Аның ярдәмендә без хисләребезне белдерә алабыз. Тавышыбыз белән наз, ярату я явызлык белән нәфрәт күрсәтә алабыз. Куелган һәм үстерелгән тавыш өч октавага ирешә ала һәм яхшы җырларга да, йөрәккә үтеп керерлек итеп чыгыш ясарга да мөмкинлек бирә.

КАЙБЕР ПРОБЛЕМАЛАРНЫ ХӘЛ ИТҮ

Зәгыйфь тавыш. Йомшак тавышны зәгыйфь тавыш белән бутама. Обертоннарга бай булган йомшак тавышны тыңлау рәхәт. Әмма кешеләр безне ишетсен өчен, тавыш көче тиешле булырга тиеш.

Тавыш көче резонанска бәйле. Резонансны яхшыртыр өчен, шушы дәрестәге киңәшләрне кулланып, мускул киеренкелеген йомшартырга өйрән. Моның өчен мускулларны йомшарту буенча күнегүләр яса һәм авызыңны ачмыйча җырлар башкар. Иреннәрең бер-берсенә йомшак кына кагылып торсын. Шул килеш «ммм-ммм-ммм...» дигән аваз чыгар. Шул аваз яңгыраганда, син башыңда һәм күкрәгеңдә тирбәнү сизәргә тиеш.

Кайвакыт тавыш, йокы туймаганга я берәр авыру аркасында, зәгыйфь я киеренке булырга мөмкин. Йокы туйгач я сәламәтләнгәч, тавыш та яхшырыр.

Чиктән тыш югары тавыш. Тавыш ярыларының киеренкелеге үсү белән тавыш югарылыгы да үсә. Тавышың киеренке булса, тыңлаучыларың да үзләрен киеренке хис итәчәк. Тамак мускулларын йомшартып, син тавыш ярылары янындагы киеренкелекне йомшартырсың. Нәтиҗәдә, тавышың түбәнрәк яңгырый башлар. Сөйләшкәндә бу киңәшләрне кулланырга тырыш. Тирән суларга да онытма.

Тыңкыш тавыш. Сирәк булса да, кайберәүләр борын белән бәйле авырулар аркасында тыңкыш тавыш белән сөйләшә. Башкаларның тамак һәм авыз мускулларының киеренкелеге аркасында борынның үтү юллары томалана. Нәтиҗәдә, кешенең тавышы үзгәрә. Бу проблеманы хәл итәр өчен, мускулларны йомшартырга кирәк.

Карлыккан тавыш. Карлыккан тавыш дусларча сөйләшүгә комачаулый. Андый тавыш белән әйтелгәнне кеше үзенә һөҗүм итеп кабул итәргә һәм үзен яклый башларга мөмкин.

Бу проблеманы хәл итәр өчен, кайбер очракларда үз шәхесеңне үзгәртергә кирәк (Көл. 3:8, 12). Андый адымны инде ясаган булсаң, болай эшләп кара: тамак һәм казналык мускулларын йомшарт. Нәтиҗәдә, тавышың ягымлырак яңгыраячак, һәм син теш арасыннан сөйләмәссең, чөнки бу да тавышны үзгәртә.

КИҢӘШЛӘР

  • Мәсихчеләргә хас сыйфатлар үстер.

  • Үпкәңнең аскы өлешен һава белән тутырып, дөрес суларга өйрән.

  • Сөйләшкәндә тамак, муен, җилкәләр, тәнеңнең бар мускулларын йомшарт.

КҮНЕГҮЛӘР 1) Атна дәвамында һәр көн күнегү яса: үпкәңнең аскы өлешләре һава белән тулырлык итеп сула. 2) Атна дәвамында көненә бер тапкыр булса да, сөйләшкәндә тамак мускулларыңны йомшартып алырга тырыш.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу