Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wt 10 бүл. 90-100 б.
  • «Мәңге җимерелмәячәк» Патшалык

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Мәңге җимерелмәячәк» Патшалык
  • Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Алла Патшалыгының хакимнәре
  • Патшалык максатлары ничек тормышка ашырылачак
  • Нинди казанышлар инде ап-ачык
  • Меңьеллык Патшалык
  • Алла Патшалыгы идарә итә
    Мәңгелек тормышка алып баручы белем
  • Алла Патшалыгы — җирнең яңа хөкүмәте
    Күзәтү манарасы 2001 ел
  • Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
Күбрәк карарга
Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз
wt 10 бүл. 90-100 б.

Унынчы бүлек

«Мәңге җимерелмәячәк» Патшалык

1. Бөтен тарих дәвамында булган дөнья вакыйгалары нәрсәне раслаган?

ДӨНЬЯДАГЫ вакыйгалар кешеләрнең, Йәһвә хакимлеген кире кагып, мөстәкыйль рәвештә җитәкчелек итәргә тырышулары аларга бәхет китермәгәнен һәр көн раслап тора. Кеше идарәсенең бернинди төзелеше дә барсына да игелек китермәде. Фәнни яктан кешеләрнең белемнәре бик үссә дә, алар беркемне дә мәңгегә авырулардан коткара алмадылар һәм бер кешене дә үлемсез итмәделәр. Кешелек идарәсе сугышлар, көчләү, җинаять, коррупция һәм хәерчелекне юк итмәде. Күп илләрдә рәхимсез идарәчеләр әле хәзер дә халыкны җәберли (Вәгазьче 8:9). Җир, су һәм һава пычрана, чөнки алдынгы технологияләр саранлык һәм наданлык аркасында дөрес кулланылмый. Урындагы кешеләрнең дөрес идарә итмәве тудыра торган икътисадый авырлыклар аркасында күп кешеләр иң кирәкле әйберләр алырлык хәлдә түгел. Кешеләрнең мең еллар идарә итүе «кеше юлы аның ихтыярында түгел һәм табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел икәнен» раслаган (Иремия 10:23).

2. Кеше авырлыкларын нәрсә генә хәл итәчәк?

2 Бу авырлыкларны нәрсә юкка чыгара ала? Алла Патшалыгы. Аның турында Гайсә үз шәкертләрен болай дип дога кылырга өйрәткән: «Синең Патшалыгың килсен, күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын» (Маттай 6:9, 10). Алланың күктәге Патшалыгы 2 Петер 3:13 тә «яңа җир», ягъни тәкъва кеше җәмгыяте, белән идарә итәчәк «яңа күк» итеп тасвирлана. Алланың күктәге Патшалыгының әһәмиятлелеге шулхәтле зур ки, Гайсә вәгазьләгәндә күбесенчә аның турында сөйләгән (Маттай 4:17). Гайсә: «Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез»,— дип, безнең тормышыбызда Патшалык нинди урында булырга тиеш икәнен күрсәткән (Маттай 6:33).

3. Алла Патшалыгы турында белемнәр алу ни өчен хәзер бик мөһим?

3 Алла Патшалыгы турында белемнәр алу хәзер бик мөһим, чөнки ул Патшалык тиздән җирдәге идарә итү системасын мәңгегә үзгәртәчәк эшләр башкарачак. Данил 2:44 тә болай дип алдан әйтелә: «Ул патшалыклар [хәзерге хөкүмәтләр] көннәрендә күктәге Алла [күктә] мәңге җимерелмәячәк патшалык төзеячәк, һәм ул патшалык башка халыкка бирелмәячәк [кешеләр инде беркайчан да җир белән идарә итмәячәк]; ул бөтен [хәзерге] патшалыкларны җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак». Патшалыкның барлык бу бозык дөнья төзелешен җимерүе белән соңгы көннәр тәмамланачак. Күктәге Патшалыкның җир белән идарә итү хокукы бәхәссез булачак. Бу идарә үзе белән җиңеллек алып киләчәк. Моны көтәргә әз калганына ничек соң без шат!

4. 1914 елда Патшалыкка кагылышлы нәрсә булган, һәм ни өчен бу безнең өчен мөһим?

4 1914 елда Гайсә Мәсих Патша булган һәм үз «дошманнары арасында баш булып торырга» хокук алган (Мәдхия 109:1, 2). Шул ук елны бу бозык дөнья төзелешенең «соңгы көннәре» башланган (2 Тимутегә 3:1—5, 13). Ул вакытта күктә Данил пәйгамбәрлек күренештә күргән вакыйгалар булган. «Көннәрдән Борынгы» Йәһвә Алла адәм Улына, Гайсә Мәсихкә, «Аңа бөтен халыклар, кабиләләр һәм телләр хезмәт итсен өчен... хакимият, дан һәм патшалык» биргән. Бу күренеш турында бәян иткәндә, Данил болай дип язган: «Аның хакимлеге — бетмәячәк мәңгелек хакимлек, һәм Аның патшалыгы җимерелмәячәк» (Данил 7:13, 14). Нәкъ менә шул күктәге Мәсих Гайсәнең кул астында булган Патшалык ярдәмендә Алла тәкъвалык яратучы кешеләргә бик күп рәхәтлекләр белән хозурланырга мөмкинлек бирәчәк. Ул рәхәтләрне Йәһвә беренче кешеләрне Оҗмахта урнаштырганда ниятендә тоткан.

5. Патшалык турындагы нинди җентеклелекләр бездә кызыксыну уята һәм ни өчен?

5 Син бу Патшалыкның тугры гражданнары арасында булырга телисеңме? Теләсәң, сиңа, һичшиксез, бу күктәге хөкүмәтнең төзелеше һәм аның ничек эш алып барганлыгы турында белемнәр алу кызык булыр. Әлбәттә, син Патшалыкның хәзер нәрсә эшләгәнен, киләчәктә нәрсә эшләячәген һәм синнән нәрсә эшләргә таләп ителгәнен белергә теләр идең. Патшалык турында күбрәк белгән саен, аның өчен рәхмәтең үсәчәк. Һәм әгәр дә үзең Алла Патшалыгы идарәсенә буйсынсаң, син башкаларга аның күндәм кешеләр өчен нинди искиткеч нәрсәләр эшләячәген сөйләргә яхшырак әзерләнгән булачаксың (Мәдхия 47:13, 14).

Алла Патшалыгының хакимнәре

6. а) Изге Язма буенча, Мәсих идарәсе астындагы Патшалык аша кемнең хакимлеге чагыла? б) Патшалык турында белгәннәребез безгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

6 Мәсих идарәсе астындагы Патшалык турында өйрәнгәндә, иң беренче без бу Патшалык Йәһвә хакимлегенең чагылышы икәнен беләбез. Нәкъ Йәһвә үзе Улына «хакимият, дан һәм патшалык» биргән. Алла Улы патша хакимиятен алгач, күктә: «Дөнья патшалыгы инде Раббыбызның [Йәһвә Алланың] һәм Аның Мәсихенең Патшалыгы булды. Раббы [Йәһвә Алла] мәңге патшалык итәчәк!» — дип әйтүче көчле тавышлар яңгыраган (Ачылыш 11:15). Димәк, бу Патшалык һәм аның нәрсә эшләгәнлеге турында белгәнебез безне Йәһвәнең үзенә якынлаштыра ала. Андый белемнәр бездә Йәһвә хакимлегенә мәңге буйсынырга теләк тудырырга тиеш.

7. Гайсә Мәсихнең Йәһвәнең Баш Вәкиле булуы ни өчен безне аеруча кызыксындыра?

7 Шулай ук Йәһвәнең Гайсә Мәсихне тәхеткә үзенең Баш Вәкиле итеп утыртканлыгы турында уйланыйк. Гайсә, Һөнәрче буларак, Алла белән җир һәм кешеләрне барлыкка китерүдә катнашкан, һәм шуңа күрә ул безнең ихтыяҗларыбызны теләсә кайсыбыздан да яхшырак белә. Өстәвенә, кешелек тарихының башыннан ук ул «адәм балаларын күреп сөенгәнен» күрсәткән (Гыйбрәтле хикәя 8:30, 31; Көлессәйлеләргә 1:15—17). Гайсәнең кешеләргә карата яратуы шулхәтле бөек ки, ул хәтта җиргә үзе килгән һәм үз гомерен безнең өчен корбан итеп биргән (Яхъя 3:16). Шуның белән ул безгә гөнаһ һәм үлемнән азат ителүгә һәм мәңгелек тормышка ирешүгә юл ачкан (Маттай 20:28).

8. а) Алланың идарә итүе, кешеләрнең идарә итүеннән аермалы буларак, ни өчен мәңгелек булачак? б) «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» күк хөкүмәтенә нинди кагылышы бар?

8 Алланың Патшалыгы — ул үзгәрми торган һәм мәңгелек хөкүмәт. Үлем Йәһвә өстеннән хакимлек итми, һәм бу Патшалыкның мәңгелек булуына гарантия бирә (Мәдхия 145:3—5, 10). Алла патша хакимиятен Гайсә Мәсихкә ышанып тапшырган һәм, кешеләрнең патшаларыннан аермалы буларак, Гайсә шулай ук үлемсез (Римлыларга 6:9; Ачылыш 1:18). Мәсих белән бергә күктәге тәхетләрдә аның 144 000 хакимдәшләре — «һәр кабиләдән һәм телдән, халыктан һәм милләттән» булган Алланың тугрылыклы хезмәтчеләре утырачак. Аларга да үлемсез тормыш бүләк ителәчәк (Ачылыш 5:9, 10; 14:1—4; 1 Көринтлеләргә 15:42—44, 53). Аларның күпчелеге инде күктә, ә калдыгы — армый-талмый Патшалык турында кайгыртучы хәзерге «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» — һаман да монда, җирдә яши (Маттай 24:45—47).

9, 10. a) Патшалык нинди аера һәм боза торган тәэсирләрне юк итәчәк? б) Алла Патшалыгының дошманнары булырга теләмәсәк, безгә нәрсәдән сакланырга кирәк?

9 Йәһвә тиздән, үзе билгеләгән вакытта, үзенең күк гаскәрләренә хөкем карарын үтәргә һәм җирне чистартырга боерачак. Алар аңлы рәвештә Алла хакимлеген танудан баш тарткан һәм аның ярату белән Гайсә Мәсих аша барлык биргәннәрен санга сукмаган кешеләрне мәңгегә юк итәчәк (2 Тессалуникәлеләргә 1:6—9). Боларның барысы Йәһвәнең көнендә булачак, ул вакытта аның Галәмдәге хакимлеге ниһаять акланачак. «Менә... [җирдәге] гөнаһлыларны юк итәр өчен ачу һәм кызган ярсу белән Ходайның зәһәр көне килә» (Ишагыйя 13:9). «Бу көн — ачу көне, авыр кайгы һәм җәфалану көне, кыру һәм җимерү көне, караңгылык һәм дөм караңгылык көне, болыт һәм төн көне» (Софония 1:15).

10 Бу дөньяның күзгә күренмәс явыз хакиме алдау өчен кулланган барлык ялган диннәр һәм барлык кеше хөкүмәтләре үзләренең гаскәрләре белән мәңгегә юк ителәчәк. Эгоистларча, намуссыз, әхлаксыз яшәү рәвеше алып барып, бу дөнья белән нык бәйләнешкә кергән барлык кешеләр дә юкка чыгарылачак. Шайтан һәм аның җеннәре җирдә яшәүчеләргә берничек тә тәэсир итә алмаячаклар, чөнки мең елга ябылган булачаклар һәм аннан үзләре чыга алмаячаклар. Җирнең барлык эшләре белән Алла Патшалыгы гына җитәкчелек итәчәк. Барлык тәкъвалык яратучыларга нинди җиңеллек! (Ачылыш 18:21, 24; 19:11—16, 19—21; 20:1, 2).

Патшалык максатлары ничек тормышка ашырылачак

11. а) Мәсих идарәсе астындагы Патшалык ничек Йәһвәнең җиргә карата ниятен үтәячәк? б) Патшалык идарәсе җирдә яшәүчеләргә нәрсә алып киләчәк?

11 Мәсих идарәсе астындагы Патшалык Алланың җиргә карата башлангыч ниятен тулысынча үтәячәк (Яратылыш 1:28; 2:8, 9, 15). Әлегә кадәр кешеләр бу ниятнең үтәлүенә булышмаган. Ләкин «киләчәк дөнья» адәм Улына, Гайсә Мәсихкә, буйсынган булачак. Йәһвә бу иске дөнья төзелеше өстеннән хөкем башкарачак көнне барлык котылып калган кешеләр бердәм һәм шатлык белән Мәсих Патша җитәкчелеге астында эшләячәкләр, һәм ул вакытта бөтен җир оҗмахка әвереләчәк (Еврейләргә 2:5—9). Кешеләр үз хезмәтләренең җимешләре белән файдаланачак һәм җир мул итеп биргән барлык нәрсәләрдән тулысынча рәхәт табачак (Мәдхия 71:1, 7, 8, 16—19; Ишагыйя 65:21, 22).

12. Ничек Патшалыкның гражданнары акыл һәм тән камиллегенә ирешәчәк?

12 Адәм белән Хаува камил булып барлыкка китерелгән, һәм, Алланың нияте буенча, җир аларның камил акыллы һәм тәнле буыннары белән тулырга тиеш иде. Бу ният искиткеч итеп Патшалык идарәсе астында үтәләчәк. Моның өчен гөнаһның барлык нәтиҗәләре юк ителергә тиеш, һәм шул максат белән Гайсә Патша булып кына түгел, Баш Рухани булып та хезмәт итә. Ул түземлек белән үзенең тыңлаучан гражданнарына гөнаһларны йолып алучы корбаннан файда табарга ярдәм итәчәк. Корбан итеп ул үзенең кеше гомерен биргән.

13. Патшалык идарәсе астында кешеләрнең сәламәтлеге ничек үзгәрәчәк?

13 Патшалык идарәсе астында җирдә яшәүчеләрнең сәламәтлеге могҗизалы рәвештә үзгәрәчәк. «Ул чакта сукырларның күзләре ачылыр, һәм саңгырауларның колаклары ачылып китәр. Ул чакта аксак болан кебек сикереп торыр, һәм телсезнең теле җырлар» (Ишагыйя 35:5, 6). Авырудан яисә картлыктан ямьсезләнеп беткән кешеләрнең тәннәре баланыкыдан да тазарак булачак, озакка сузыла торган авырулар бик яхшы сәламәтлек белән алышыначак. «Ул чакта аның тәне яшьлектәгедән дә тазарак булачак; ул үзенең яшьлек көннәренә әйләнеп кайтачак» (Әюб 33:25). Беркемнең дә: «Мин авыру»,— дип әйтерлек сәбәбе булмаячак көн киләчәк. Ни өчен аларда сәбәп булмаячак? Чөнки Алладан куркучы барлык кешеләр гөнаһ йөгеннән һәм аның коточкыч нәтиҗәләреннән азат ителәчәк (Ишагыйя 33:24; Лүк 13:11—13). Әйе, Алла «аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте» (Ачылыш 21:4).

14. Камил кеше булу нәрсәне аңлата?

14 Ләкин камил булу таза тән һәм аек фикергә ия булудан шактый күбрәкне аңлата. Тагын тиешенчә Йәһвәнең сыйфатларын чагылдырырга кирәк, чөнки без Аллага охшатып барлыкка китерелгәнбез (Яратылыш 1:26). Моңа ирешер өчен, бик күп өйрәнергә кирәк булыр. Яңа дөньяда «гаделлек хакимлек итәчәк». Шуңа күрә, Ишагыйя алдан әйткәнчә, «[яңа] дөньяда яшәүчеләр тәкъвалыкка өйрәнәчәкләр» (2 Петер 3:13; Ишагыйя 26:9). Андый сыйфат барлык раса кешеләре арасында, якын дуслар арасында, гаиләдә һәм, иң мөһиме, Алланың үзе белән татулыкка булыша (Мәдхия 84:11—14; Ишагыйя 32:17). Тәкъвалыкка өйрәнүче кешеләр вакыт узу белән аларга карата Алланың нияте нәрсәдә икәнен тагын да күбрәк беләчәкләр. Йәһвәгә ярату аларның йөрәкләрендә ныклап урнашкач, алар тормышларының һәр өлкәсендә аның юллары белән барачак. Гайсә кебек, алар болай дип әйтә алырлар: «Мин һәрвакыт [Атам] теләгән эшләрне генә эшлим» (Яхъя 8:29). Бу сүзләр барлык кешеләрдә үтәлгән чакта тормыш нинди искиткеч булачак!

Нинди казанышлар инде ап-ачык

15. Бу абзацтагы сораулар ярдәмендә Патшалыкның казанышлары турында һәм безнең хәзер нәрсә эшләргә тиеш икәнлегебез турында сөйләп бир.

15 Алла Патшалыгының һәм аның гражданнарының күренекле казанышлары ап-ачык. Түбәндәге сораулар һәм Изге Язмалардан алынган шигырьләр бу казанышларның кайберләре турында һәм шулай ук Патшалыкның гражданнары хәзер нәрсә эшли ала һәм нәрсә эшләргә тиеш икәнлеге турында исеңә төшерерләр.

Патшалык башта кемгә каршы чыккан һәм нинди нәтиҗә белән? (Ачылыш 12:7—10, 12).

Мәсих тәхеткә утыртылганнан бирле нинди төркемнең калган әгъзаларын җыюга игътибар бирелә? (Ачылыш 14:1—3).

Гайсәнең Маттай 25:31—33 тә язылган пәйгамбәрлеге буенча, зур афәт башланганнан соң Гайсә нинди эш башкарачак?

Хәзер нинди хәзерләү эше алып барыла? Бу эштә кем катнаша? (Мәдхия 109:3; Маттай 24:14; Ачылыш 14:6, 7).

Ни өчен сәяси һәм дини дошманнарның вәгазь эшен туктатырга көче җитми? (Зәкәрия 4:6; Рәсүлләр 5:38, 39).

Патшалык идарәсенә буйсынган кешеләрнең тормышында нинди үзгәрешләр була? (Ишагыйя 2:4; 1 Көринтлеләргә 6:9—11).

Меңьеллык Патшалык

16. а) Мәсихнең идарәсе никадәр озак дәвам итәчәк? б) Бу чорның дәвамында һәм аннан соң нинди могҗизалы эшләр булачак?

16 Шайтан һәм аның җеннәре упкынга ябып куелганнан соң, Гайсә Мәсих һәм аның 144 000 варисташлары мең ел патшалар һәм руханилар булачаклар (Ачылыш 20:6). Бу вакыт эчендә кешеләр камиллеккә китереләчәк, Адәм гөнаһы аркасындагы үлем һәм гөнаһ башка булмаячак. Меңьеллык идарәсенең ахырында Гайсә, Мәсих Патша һәм Рухани вазыйфаларын үтәп, үз Атасына «Патшалыкны... тапшырачак», «шулай итеп, Аллаһы һәммә нәрсәдә бар нәрсә булачак» (1 Көринтлеләргә 15:24—28). Шул чакта, йолып алынган кешелек Йәһвәгә Галәмнең Хакиме буларак тугрылыкка сыналсын өчен, Шайтан аз гына вакытка азат ителәчәк. Бу соңгы сынау тәмамлангач, Йәһвә Шайтанны һәм аңа кушылган фетнәчеләрне юк итәчәк (Ачылыш 20:7—10). Йәһвәнең хакимлеген — аның хакимлек итәргә хокукын — яклаган кешеләр исә үзләренең какшамас тугрылыкларын тулысынча исбатлаячак. Алар белән Йәһвә арасында дөрес мөнәсәбәтләр урнашачак: ул аларны, мәңгелек тормышка лаеклы дип танып, үз уллары һәм кызлары итеп кабул итәчәк (Римлыларга 8:21).

17. а) Мең ел беткәч, Патшалык белән нәрсә булачак? б) Патшалык «мәңге җимерелмәячәк» дип ни өчен әйтеп була?

17 Һәм шуңа күрә Гайсәнең һәм 144 000 нең җиргә карата вазыйфалары үзгәрәчәк. Алар киләчәктә нәрсә эшләячәк? Бу турыда Изге Язмаларда әйтелми. Ләкин Йәһвәнең хакимлеген тугрылык белән якласак, Меңьеллык идарә ахырында без исән булачакбыз һәм Йәһвәнең алар өчен һәм шулай ук ихтирам уята торган барлык Галәм өчен алдан ук нәрсә исәпләп куйганын күрә алачакбыз. Шулай да Мәсихнең меңьеллык хакимлеге «мәңгелек» булачак, һәм аның Патшалыгы «җимерелмәячәк» (Данил 7:14). Нинди мәгънәдә? Беренчедән, хакимият башка максатларга омтылганнарның кулларына бирелмәячәк, чөнки Йәһвә үзе Хаким булачак. Икенчедән, Патшалыкның казанышлары мәңгелек файда китергәнгә күрә, ул «мәңге җимерелмәячәк» (Данил 2:44). Мәсих Патша һәм Рухани һәм шулай ук аның патшадашлары һәм руханидашлары Йәһвәгә тугры хезмәт итүләре өчен мәңгегә хөрмәткә лаек булачаклар.

Кабатлау өчен сораулар

• Ни өчен Алла Патшалыгы кеше проблемаларының бердәнбер чишелеше? Алла Патшалыгының Патшасы кайчан идарә итә башлаган?

• Алла Патшалыгы һәм аның нәрсә эшләячәге турында сүз барганда, сиңа аеруча нәрсә ошый?

• Патшалыкның нинди казанышлары инде ап-ачык һәм безнең моңа нинди бәйләнешебез бар?

[92, 93 биттәге иллюстрация]

Алла Патшалыгы идарәсе астында барлык кешеләр тәкъвалыкка өйрәнәчәк.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу