Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lr 6 бүл. 37-41 б.
  • Бөек Остаз башкаларга хезмәт иткән

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Бөек Остаз башкаларга хезмәт иткән
  • Бөек Остаздан өйрән
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен Гайсә Бөек Остаз булган?
    Бөек Остаздан өйрән
  • Соңгы Пасах бәйрәмендә басынкылыкка өйрәтү
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Укытучы белән уртак тел табар өчен, нәрсә эшләргә?
    Яшьләрнең сораулары
  • Соңгы Пасах бәйрәмендә басынкылык күрсәтү
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
Күбрәк карарга
Бөек Остаздан өйрән
lr 6 бүл. 37-41 б.

6 БҮЛЕК

Бөек Остаз башкаларга хезмәт иткән

КЕМ ДӘ БУЛСА сиңа берәр яхшылык эшләсә, бу сиңа ошыймы? ~ Башкаларга да, берәрсе аларга яхшылык эшләсә, бу ошый. Әйе, һәрберебез моны ярата. Бөек Остаз моны белгән, һәм ул һәрвакыт кешеләргә яхшылык эшләгән. Ул: «Кеше Улы да бит үзенә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә хезмәт итәргә... дип килде»,— дип әйткән (Маттай 20:28).

Гайсә ике шәкертенең бәхеслешеп торуына игътибар итә

Гайсәнең шәкертләре нәрсә турында бәхәсләшкән?

Бөек Остаз кебек булырга теләсәк, без нәрсә эшләргә тиеш? ~ Без башкаларга хезмәт итәргә тиеш. Безгә аларга яхшылык эшләргә кирәк. Әмма күпләр моны эшләми. Күпчелек кеше башкаларның үзләренә хезмәт итүләрен тели. Бер вакыт хәтта Гайсәнең шәкертләре дә шулай уйлаган. Һәрберсенең иң бөек я иң мөһим кеше буласы килгән.

Бер көнне Гайсә үз шәкертләре белән Гәлиләя диңгезе янында урнашкан Кәпернаум шәһәренә килгән. Бер өйгә кергәч, Гайсә алардан: «Юлда барганда сез нәрсә хакында бәхәсләштегез?» — дип сораган. Шәкертләр дәшмәгән, чөнки алар, юлда барганда, араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшкән (Марк 9:33, 34).

Гайсәнең бер шәкерте дә үзен иң бөек дип санарга тиеш булмаган. Гайсә моны яхшы белгән. Шуңа күрә ул, алар арасына бер кечкенә баланы бастырып, сез, бу бала кебек, басынкы булырга тиеш дип әйткән. Моның турында без бу китапның беренче бүлегендә укыган идек. Ләкин алар моннан сабак алмаган. Шуңа күрә Гайсә үзенең үлеме алдыннан аларга бер дә онытылмаслык сабак биргән. Ул нәрсә эшләгән? ~

Кичке аш вакытында алар барысы да ашап утырганда Гайсә табын яныннан торган. Ул сөлге алып биленә ураган. Аннары ул ләгән алып, аңа су салган. Шәкертләр ул нәрсә эшләмәкче була микән дип гаҗәпләнгәннәрдер. Гайсә һәрберсе янына килеп чүгәләгән һәм аларның аякларын юган да, билендәге сөлге белән сөрткән. Бөек Остаз үз шәкертләренең аякларын юа! Син анда булсаң, үзеңне ничек хис итәр идең? ~

Гайсә үз шәкертләренең аякларын юа

Гайсә үз шәкертләренә нинди сабак биргән?

Аның шәкертләре Бөек Остаз аларның аякларын юарга тиеш түгел дип санаган. Шуңа күрә алар үзләрен уңайсыз хис иткән. Петер хәтта башта Гайсәгә үз аякларын юарга рөхсәт итмәгән, чөнки андый эшне түбән эш дип санаган. Ләкин Гайсә өчен бу эшне башкарып чыгу мөһим булган, һәм ул моның турында Петергә әйткән.

Бүген гадәттә кешеләр бер-берсенә андый хезмәт күрсәтми. Әмма Гайсә җирдә яшәгәндә андый гадәт булган. Беләсеңме, ни өчен? ~ Гайсә һәм аның шәкертләре яшәгән җирләрдә кешеләр ялан аякларына сандал киеп йөргән. Шуңа күрә тузанлы юллар аша үткәндә, аларның аяклары пычранган. Андый кеше кунакка килгәч, аның тузанлы аякларын юып игелек күрсәткәннәр.

Ләкин ул вакытта Гайсә шәкертләренең берсе дә башкаларның аякларын юарга тәкъдим итмәгән. Шуңа күрә бу эшне Гайсә үзе башкарган. Шулай эшләп, ул үз шәкертләренә мөһим сабак биргән. Аларга андый сабак кирәк булган. Бу безнең өчен дә сабак булып тора.

Син бу сабакның мәгънәсен беләсеңме? ~ Гайсә, табын янына кире утырганнан соң, болай дигән: «Сезгә нәрсә эшләгәнемне аңлыйсызмы? Сез мине „Остаз“, „Хуҗа“ дип атыйсыз, һәм сез хаклы: бу нәкъ шулай да. Шулай итеп, мин, Хуҗагыз һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш» (Яхъя 13:2—14).

Бала ризык әзерли торган ике хатын-кызга савыт китерә

Син башкаларга ничек булыша аласың?

Бөек Остазның үз шәкертләрен сабак аша нәрсәгә өйрәтәсе килгән? Ул аларның үзләре турында гына уйлауларын түгел, ә бер-берсенә хезмәт итүләрен теләгән. Аның шәкертләре: «Без шулкадәр мөһим, хәтта безгә башкалар хезмәт итәргә тиеш»,— дип уйламаска һәм башкаларга теләп хезмәт итәргә тиеш булган. Шул булган Гайсәнең теләге.

Гайсә яхшы сабак биргән, шулай бит? ~ Ә син Бөек Остаздан үрнәк алып, башкаларга хезмәт итәрсеңме? ~ Без барыбыз да башкаларга хезмәт итә алабыз. Бу аларны бәхетле итәчәк. Ә иң мөһиме, бу Гайсәне һәм аның Әтисен сөендерәчәк.

Балалар әниләренә йортны чистартып чыгарга булыша

Башкаларга хезмәт итү авыр түгел. Игътибарлы булсаң, син шуны күрерсең: башкаларга хезмәт итәр өчен, синең күп мөмкинлекләрең бар. Мәсәлән, әниеңә булышыр өчен син нәрсә эшли аласың? Ул синең өчен һәм гаиләдәге башкалар өчен бик күп эшләр башкара. Син аңа ничек булыша аласың? ~ Ник аның үзеннән сорамаска?

Бәлки, син табын җәергә булышырсың яки ашаганнан соң өстәлне җыештырырсың. Кайбер балалар һәр көн чүп чиләген чыгара. Сиңа нинди генә эш бирелмәсен, син аны башкарып, Гайсә кебек, башкаларга хезмәт итәсең.

Малай энесенә кроватен җыештырырга булыша

Синең энең яисә сеңлең бармы? Син аларга хезмәт итә аласыңмы? Хәтерлисеңдер, Гайсә, Бөек Остаз, хәтта үз шәкертләренә хезмәт иткән. Энеңә һәм сеңлеңә хезмәт итеп, син Гайсәдән үрнәк аласың. Син алар өчен нәрсә эшли аласың? ~ Син, бәлки, аларга уенчыкларын, уйнап бетергәннән соң, үз урынына куярга булышырсың. Син шулай ук аларга киенергә яки урыннарын җыярга булыша аласың. Син алар өчен тагын нәрсә эшли аласың? ~ Син аларга булышканда, алар сиңа чын күңелдән рәхмәтле булачак һәм сине Гайсәне шәкертләре яраткан кебек яратачак.

Мәктәптә дә син башкаларга, мәсәлән классташларыңа яки укытучыңа, хезмәт итә аласың. Берәрсенең китабы идәнгә төшсә, син аны аңа күтәреп бирә аласың. Син шулай ук укытучыга тактаны сөртергә яки бүтән эшне эшләргә тәкъдим итә аласың. Хәтта берәрсенә карандаш я ручка биреп тору да игелек күрсәтү дип санала.

Малай укутычысына булышырга теләп тактадан сөртә; кыз инвалид коляскасында утыручы апага кирәк-яраклар тапшыра

Кайвакыт кешеләр безгә игелекле эшләребез өчен рәхмәт әйтми. Синеңчә, бу безне яхшылык эшләүдән туктатырга тиешме? ~ Юк! Күпләр Гайсәгә аның игелекле эшләре өчен рәхмәтле булмаган. Ләкин ул барыбер яхшылык эшләвен дәвам иткән.

Шуңа күрә беркайчан да башкаларга хезмәт итүдән туктама. Һәрвакыт Бөек Остаз Гайсәне исеңдә тот һәм аңардан үрнәк алырга тырыш.

Башкаларга ничек ярдәм итеп була икәне турында күбрәк белер өчен, бу шигырьләрне укы: Гыйбрәтле сүзләр 3:27, 28; Римлыларга 15:1, 2 һәм Гәләтиялеләргә 6:2.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу