10 БҮЛЕК
Гайсә җеннәрдән көчлерәк
ХӘТЕРЛИСЕҢМЕ, ни өчен Аллаһының бер фәрештәсе Шайтан Иблис булып киткән? ~ Ул кешеләрнең үзенә табынуларын теләгән һәм шуңа күрә Аллаһыга каршы чыккан. Башка фәрештәләр аңа ияргәнме? ~ Әйе. Изге Язмаларда алар Шайтанның «фәрештәләре», ягъни җеннәр дип атала (Ачылыш 12:9).
Бу явыз фәрештәләр, ягъни җеннәр, Аллаһыга ышанамы? ~ Изге Язмаларда әйтелгәнчә, җеннәр Аллаһының барлыгына ышана (Ягъкуб 2:19). Ләкин алар Аллаһыдан бик курка. Чөнки алар шуны белә: Аллаһы аларны явыз эшләре өчен җәзалаячак. Алар нинди начарлык эшләгән? ~
Изге Язмаларда әйтелгәнчә, бу фәрештәләр күктәге йортларын калдырган һәм җирдә кеше булып яши башлаган. Алар моны ни өчен эшләгән? Чөнки алар җирдәге матур хатын-кызлар белән җенси мөнәсәбәтләргә керергә теләгән (Яратылыш 6:1, 2; Яһүд 6). Син җенси мөнәсәбәтләр турында нәрсә беләсең? ~
Җенси мөнәсәбәтләр — ир-ат белән хатын-кызның бер-берсе белән бик якын булуы. Аннары әни эчендә бала үсәргә мөмкин. Ләкин фәрештәләргә җенси мөнәсәбәтләргә керергә ярамаган. Аллаһы өйләнешкән ир белән хатынга гына андый мөнәсәбәтләргә керергә рөхсәт иткән. Чөнки бала туса, ир белән хатын аның турында кайгырта алачак.
Бу фәрештәләр нинди начарлык эшләгән?
Фәрештәләр кеше тәне алып, җирдәге хатын-кызлар белән якынлык кыла башлаган. Аларның башка балаларга охшаш булмаган балалары туган. Бу балалар бик зур булып үскән. Изге Язмаларда алар әзмәверләр дип атала. Алар бик явыз булган һәм кешеләрне кыйнаган. Шуңа күрә Аллаһы, аларны һәм бөтен явыз кешеләрне юк итәр өчен, җиргә бөек Туфан китергән. Әмма Нухка ул, яхшы кешеләрне коткарыр өчен, зур көймә төзергә кушкан. Бөек Остаз Нух көннәрендә булганны истә тоту бик мөһим дигән (Яратылыш 6:3, 4, 13, 14; Лүк 17:26, 27).
Туфан килгәч, явыз фәрештәләр белән нәрсә булганын беләсеңме? ~ Алар кеше тәннәрен калдырып, кире күккә кайткан. Әмма алар инде бүтән Аллаһының фәрештәләре була алмаган. Шуңа күрә алар Шайтанның фәрештәләре, ягъни җеннәр булып киткән. Ә аларның балалары — әзмәверләр белән нәрсә булган соң? ~ Алар Туфан вакытында үлгән. Аллаһыны тыңламаган бар башка кешеләр дә һәлак булган.
Ни өчен бүген җирдә явызлык аеруча күп?
Туфаннан соң Аллаһы җеннәргә бүтән инде кеше кыяфәтенә керергә рөхсәт итмәгән. Без аларны күрә алмасак та, җеннәр әле дә кешеләрне начарлыкка этәрә. Аллаһы аларны күктән җиргә бәреп төшергән. Шуңа күрә бүген алар кешеләргә элеккегә караганда хәтта күбрәк тә газап китерә.
Ни өчен без җеннәрне күрә алмыйбыз? Син беләсеңме? ~ Чөнки аларның кешенеке кебек тәннәре юк. Шулай да җеннәр бар. Изге Язмаларда Шайтан «бөтен дөньяны юлдан яздыра» һәм аңа җеннәр булыша дип әйтелә (Ачылыш 12:9, 12).
Иблис һәм аның җеннәре безне дә юлдан яздырырга, ягъни алдарга мөмкинме? ~ Әйе, без сак булмасак, мөмкин. Әмма безгә куркасы юк. Бөек Остаз Шайтан турында: «Аның минем өстемнән хакимлеге юк»,— дигән. Без Аллаһы белән дус булсак, ул безне Иблис һәм аның җеннәреннән яклаячак (Яхъя 14:30).
Җеннәр безне начар эшләр эшләргә котырта ала. Бу нинди эшләр? Әйдә уйланыйк. Җиргә төшкәч, җеннәр нинди явызлык кылган? ~ Туфанга хәтле алар хатын-кызлар белән җенси мөнәсәбәтләргә кергән, ә аларга моны эшләргә ярамаган. Бүген кешеләр Аллаһының җенси мөнәсәбәтләр турындагы әмерләрен үтәмәгәндә, җеннәр бик куана. Әйт әле миңа, кемнәр генә җенси мөнәсәбәтләргә керә ала? ~ Әйе, дөрес, өйләнешкән кешеләр генә.
Бүген кайбер балалар җенси мөнәсәбәтләргә керә, әмма аларга моны эшләргә ярамый. Изге Язмаларда Аллаһы ир-ат белән хатын-кызның җенси әгъзаларын барлыкка китергән дип әйтелә. Йәһвә ул әгъзаларны билгеле бер максат белән — өйләнешкән кешеләр генә якынлык кыла алсын өчен барлыкка китергән. Кешеләр Йәһвә тыйганны эшләгәндә, җеннәр шатлана гына. Мәсәлән, малай һәм кыз бер-берсенең җенси әгъзалары белән уйнаса, җеннәргә бу бик ошый. Әмма без җеннәрне сөендерергә бер дә теләмибез, шулай бит? ~
Җеннәргә ошаган, әмма Йәһвә нәфрәт иткән тагын бер нәрсә бар. Беләсеңме, нәрсә ул? ~ Көч куллану (Гыйбрәтле сүзләр 6:16, 17). Көч куллану башкаларны рәхимсез кыйнау дигәнне аңлата. Хәтерлисеңдер, әзмәверләр — җеннәрнең балалары — нәкъ шулай эшләгән дә.
Җеннәр шулай ук кешеләрне куркытырга ярата. Кайчак алар үзләрен үлгән кешеләр итеп күрсәтә. Алар хәтта үлгән кеше тавышы белән сөйләшә ала. Шулай итеп җеннәр күп кенә кешеләрне шуңа ышандыра: имеш, үлгән кеше тере һәм безнең белән сөйләшә ала. Әйе, җеннәр күпләрне өрәкләр бар дип ышандыра.
Шулай итеп, Шайтан белән аның җеннәре безне алдамасын өчен, безгә сак булырга кирәк. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Шайтан яхшы фәрештә булып күренергә тырыша, һәм аның хезмәтчеләре дә шулай эшли (2 Көринтлеләргә 11:14, 15). Әмма җеннәр чынында бик явыз. Алар безнең үзләре кебек булуыбызны тели һәм безне үзләре кебек эш итәргә этәрә. Ничек итеп? Әйдә моны белик.
Кешеләр көч куллану, ярамаган җенси мөнәсәбәтләр, рухлар һәм өрәкләр турында күбесенчә кайдан беләләр? ~ Мәсәлән, телетапшырулардан, фильмнардан, компьютер уеннары белән видеоуеннардан, Интернеттан. Андый нәрсәләр безне Аллаһыга яки Иблис белән аның җеннәренә якын итәме? Син ничек уйлыйсың? ~
Көч куллану турында карау нәрсәгә китерә?
Синеңчә, начар нәрсәләрне карасаң яки тыңласаң, бу кемгә ошар иде? ~ Әйе, Шайтан белән аның җеннәренә. Димәк, безгә нәрсә эшләргә кирәк? ~ Безгә файдалы һәм Йәһвәгә хезмәт итәргә булышачак нәрсәләрне укырга, тыңларга һәм карарга кирәк. Моңа берәр мисал китерә аласыңмы? ~
Нәрсә эшләү файдалы?
Дөрес булганны эшләсәк, безгә җеннәрдән куркасы юк. Гайсә алардан көчлерәк, һәм алар аңардан бик курка. Бер тапкыр җеннәр Гайсәгә: «Син безне һәлак итәргә килдеңме?» — дип кычкырганнар (Марк 1:24). Тиздән Гайсә Шайтанны һәм аның җеннәрен юк итәчәк. Ул вакытта без бик сөенербез, шулай бит? ~ Безгә Гайсә һәм аның күктәге Әтисе белән дус булырга кирәк. Шул чакта Гайсә безне җеннәрдән һичшиксез яклаячак.
Шайтан һәм аның җеннәреннән яклау табар өчен нәрсә эшләргә кирәк икәне турында укыйк: 1 Петер 5:8, 9 һәм Ягъкуб 4:7, 8.