Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lr 17 бүл. 92-96 б.
  • Бәхетле булуның сере

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Бәхетле булуның сере
  • Бөек Остаздан өйрән
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Бәхетле Аллаһыга» хезмәт итүчеләр бәхетле
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Бәхеткә ничек ирешеп була?
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • «Бу миңа бирелгән иң яхшы бүләк иде»
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
Бөек Остаздан өйрән
lr 17 бүл. 92-96 б.

17 БҮЛЕК

Бәхетле булуның сере

Кукуруз кырын кояш балкыта,  күктә салават күпере пәйда була

Ни өчен Йәһвә — «бәхетле Аллаһы»?

ҺӘРКЕМНЕҢ бәхетле буласы килә, шулай бит? ~ Ләкин күпләр чын мәгънәдә бәхетле түгел. Беләсеңме, ни өчен? ~ Чөнки алар чын бәхетнең серен белми. Алар төрле-төрле әйберләр җыю бәхеткә китерә дип уйлый. Әмма андый әйберләргә ия булгач, бәхет хисе озакка сузылмый.

Бәхетнең сере нәрсәдә соң? Бөек Остаз болай дигән: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35). Димәк, бәхетле булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк? ~ Әйе, башкаларга берәр нәрсә бирергә яки аларга яхшы нәрсә эшләргә кирәк. Син моны белә идеңме? ~

Әйдә моның турында уйланыйк. Гайсә бүләкне алучы кеше бәхетле түгел дип әйткәнме? ~ Юк. Син бүләк алырга яратасыңмы? ~ Бөтен кеше ярата. Башкалар безгә берәр нәрсә биргәндә, без шатланабыз.

Ләкин Гайсә бирүдә бәхет күбрәк дигән. Синеңчә, кешеләргә иң күп бүләк бирүче кем ул? ~ Әйе, Йәһвә Аллаһы.

Изге Язмаларда Аллаһы «һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә» дип әйтелгән. Ул шулай ук, үсемлекләр үссен өчен һәм бездә ризык булсын өчен, күктән яңгырын да, кояшын да биреп тора (Рәсүлләр 14:17; 17:25). Менә ни өчен Изге Язмаларда Йәһвә «бәхетле Аллаһы» дип атала! (1 Тимутигә 1:11). Аллаһы юмарт, шуңа күрә бәхетле дә. Без дә юмарт булсак, бәхетле булырбыз.

Кыз бер малайны һәм аның әнисен тәмле нәрсәләр белән сыйлый

Сине нәрсә бәхетлерәк итәчәк?

Без башкаларга нәрсә бирә алабыз? Син ничек уйлыйсың? ~ Бәлки, син бүләкне кибеттән сатып алырга теләрсең. Моның өчен акча кирәк. Шуңа күрә бүләк сатып алырга теләсәң, сиңа акча җыярга туры килер.

Ләкин кибеттән сатып алмаган бүләкләр дә була. Мәсәлән, эссе көнне салкын су эчү хәл кертеп җибәрә. Сусаган кешегә шундый «бүләк» бирсәң, бирүдән килгән бәхет сизәрсең.

Берәр көнне син, бәлки, әниең белән берәр тәмле әйбер пешерерсең. Бу бик күңелле булыр! Син аны берүзең генә ашый алыр идең, әмма нәрсә сине күпкә бәхетлерәк итәр? ~ Әйе, берәр дустың белән бүлешсәң, син үзеңне күпкә бәхетлерәк сизәрсең. Син шулай эшләрсеңме? ~

Бөек Остаз һәм аның рәсүлләре бирү бәхет китерә икәнен белгән. Алар кешеләргә нәрсә биргән, беләсеңме? ~ Дөньядагы иң яхшы бүләкне! Алар Аллаһы турында хакыйкатьне белгән һәм аны зур шатлык белән башкаларга сөйләгән. Алар моны бушлай эшләгән.

Бер тапкыр рәсүл Паул үзенең якын дусты Лүк белән бер хатын-кызны очраткан. Аның да башкаларга игелек эшләп, бәхетле буласы килгән. Бу хәл елга буенда булган. Паул белән Лүк анда дога кылу урыны бар икәнен ишеткән. Шуңа күрә алар анда барырга булган. Һәм, чыннан да, анда килгәч, алар берничә хатын-кызның дога кылып торганын күргән.

Паул аларга Йәһвә Аллаһы һәм Патшалык турында сөйли башлаган. Аларның берсе, Лидия исемлесе, аны зур игътибар белән тыңлаган. Ишеткәне аңа бик ошаган, һәм ул аларга игелек эшләргә теләгән. Шуңа күрә ул Паул белән Лүккә болай дигән: «Мине Йәһвәгә тугры дип санасагыз, өемә кереп, кунак булыгыз». Һәм ул аларны өенә керергә күндергән (Рәсүлләр 16:13—15).

Лидия Паулга, Луккә һәм башкаларга аларны өендә кунак итәргә тәкъдим итә

Лидия Паул белән Лүккә нәрсә әйтә?

Лидия Аллаһының бу хезмәтчеләрен үз өендә шатланып кабул иткән. Ул аларга бик рәхмәтле булган, чөнки алар аңа Йәһвә һәм Гайсә турында белергә ярдәм иткән һәм мәңге яшәү өмете турында да сөйләгән. Паул белән Лүкне үз өендә кунак итеп, ул үзен бик бәхетле хис иткән! Әйе, башкаларга күрсәткән игелеге Лидияне чын-чынлап бәхетле иткән. Моны беркайчан да онытмыйк. Берәрсе сиңа син бүләк бирергә тиеш дип әйтергә мөмкин. Ләкин син моны теләмичә эшләсәң, бүләк бирү сиңа бәхет китермәячәк.

Әйтик, синең тәмле конфетларың бар, ди, һәм син аларны үзең ашап бетерергә телисең. Әгәр мин сиңа: «Бер конфетыңны теге малайга да бир»,— дисәм, син аңа теләп бирерсеңме? ~ Ә син берәр дустыңны очратсаң? Син аңа үзең теләп бер-ике конфет бирсәң, бу сиңа әллә шатлык китермәсме? ~

Лидия йөзендә шатлык балкып Паулны, Лүкне һәм башкаларны ашата һәм ял иттерә

Ни өчен Лидия Паул белән Лүкне шатланып кунак итә?

Кайчак без берәрсен шулкадәр нык яратабыз, хәтта безнең аңа бар нәрсәбезне дә бирәсебез килә. Аллаһыга карата да шуны ук әйтеп була: аны көчлерәк яраткан саен, аңа бирү теләгебез үсәчәк.

Ярлы хатын ике вак акчасын гыйбадәтханә өчен иганә итеп бирә

Ни өчен бу ярлы тол хатын, бар булганын биреп, бәхетле булган?

Бөек Остаз бер ярлы тол хатынны белгән. Ул хатын Аллаһыны бик яраткан. Гайсә аны Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә күреп алган. Аның нибары соңгы ике вак акчасы булган. Ләкин ул бу акчаны иганә, яки бүләк итеп иганә савытына салган. Аны алай эшләргә беркем дә мәҗбүр итмәгән. Анда килгән күп кенә кеше ул хатынның нәрсә эшләгәнен хәтта белмәгән дә. Йәһвәне нык яратканга, бу тол хатын үз бүләген чын күңелдән биргән. Шулай эшләп, ул үзен бик бәхетле сизгән (Лүк 21:1—4).

Безнең дә башкаларга бирү өчен бик күп мөмкинлекләребез бар. Син ничек уйлыйсың, бу нинди мөмкинлекләр? ~ Әгәр чын күңелдән бирсәк, без бәхетле булачакбыз. Шуңа күрә Бөек Остаз безгә: «Бирегез»,— дигән дә (Лүк 6:38). Шулай эшләсәк, без башкаларны бәхетле итәрбез. Һәм үзебез дә дөньядагы иң бәхетле кеше булырбыз!

Әйдә, «бирүдә бәхет күбрәк» икәнен күрсәтүче шигырьләрне укыйк: Маттай 6:1—4; Лүк 14:12—14 һәм 2 Көринтлеләргә 9:7.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу