Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lr 39 бүл. 202-206 б.
  • Аллаһы үз Улын терелтә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы үз Улын терелтә
  • Бөек Остаздан өйрән
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә исән
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Гайсә үледән терелә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Гайсә исән!
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Гайсә исән!
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
Күбрәк карарга
Бөек Остаздан өйрән
lr 39 бүл. 202-206 б.

39 БҮЛЕК

Аллаһы үз улын терелтә

ДУСТЫ Лазар үлгәч, Гайсә елаган булган. Ә Гайсә үзе газап чиккәндә һәм ахыр чиктә үлеп киткәч, Йәһвәгә авыр булганмы, ничек уйлыйсың? ~ Кайбер вакыйгалар Аллаһыны «рәнҗетә» ала яки аның «ачуын китерә» ала дип әйтелә Изге Язмаларда (Мәдхия 77:40, 41; Яхъя 11:35).

Яраткан улының үлемен күрү Йәһвәне нинди кайгыга салганын күз алдыңа китерә аласыңмы? ~ Гайсә белгән: Аллаһы аны онытмаячак. Шуңа күрә үләр алдыннан ул болай дигән: «Әти, үз рухымны [тормышымны] синең кулыңа тапшырам» (Лүк 23:46).

Гайсә терелтеләчәген һәм кабердә калмаячагын төгәл белгән. Ул үледән терелтелгәч, рәсүл Петер Изге Язмалардан Гайсә турындагы мондый бер пәйгамбәрлекне әйткән: «[Ул] Кабердә калдырылмаячак һәм гәүдәсе черемәячәк» (Рәсүлләр 2:31; Мәдхия 15:10). Әйе, Гайсәнең тәне черемәгән һәм исләнә башламаган.

Җирдә яшәгәндә, Гайсә үз шәкертләренә үлгән хәлдә озак булмаячагын әйткән булган. Ул аларга: «[Мине] үтерәчәкләр, һәм... өченче көнне терелеп торачакмын»,— дип аңлаткан (Лүк 9:22). Шуңа күрә Гайсә терелеп торгач, шәкертләре гаҗәпләнергә тиеш булмаган. Әмма чынында алар үзләрен ничек тоткан? ~ Әйдә, белик.

Җомга көнне, көндезге өчләр тирәсендә Бөек Остаз җәфалану баганасында үлә. Югары киңәшмәдән булган Йосыф исемле бер бай кеше дә Гайсәгә иман итә, әмма башкаларга моны белдерми. Гайсәнең үлгәнен белгәч, ул Рим җитәкчесе Пилат янына китә һәм аңардан Гайсә гәүдәсен баганадан төшерергә һәм җирләргә рөхсәт сорый. Соңрак ул Гайсә гәүдәсен бер бакчадагы кабергә алып китә.

Гайсә гәүдәсе кабергә салынгач, каберне зур таш белән каплап куялар. Менә якшәмбе көне, өченче көн килеп җитә. Әле таң атмаган, шуңа күрә караңгы. Кабер янында сакчылар тора. Аларны баш руханилар куйган. Беләсеңме ни өчен? ~

Руханилар да Гайсәнең мин терелермен дип әйткәнен ишеткән. Шуңа күрә Гайсә шәкертләре аның тәнен урлап Гайсә терелгән дип әйтмәсеннәр өчен, руханилар кабер янына сакчылар куя. Әмма кинәт җир тетри башлый. Караңгылыкта ниндидер яктылык балкый. Бу Йәһвәнең фәрештәсе! Гаскәриләр куркудан хәтта селкенә дә алмый. Фәрештә кабер янына килә дә, ташны читкә тәгәрәтеп куя. Әмма шунсы гаҗәеп: кабер инде буш!

Фәрештә сакчылар алдына пәйда булып Гайсәнең кабер буш икәнлеген күрсәткәч алар куркуга төшә

Ни өчен кабер буш?

Әйе, соңрак рәсүл Петер әйткәнчә, «шул Гайсәне Аллаһы терелтте» (Рәсүлләр 2:32). Аллаһы Гайсәне терелтеп аңа әле җиргә килгәнче булган тәненә охшаш тән биргән. Терелгәч, Гайсәнең тәне фәрештәләрнеке кебек рухи тән булган (1 Петер 3:18). Шуңа күрә кешеләр аны күрсен өчен, ул үз тәнен кеше тәненә үзгәртергә тиеш булган. Гайсә шулай эшләгәнме? ~ Әйдә, моны белик.

Таң атканда гаскәриләр инде киткән була. Магдалалы Мәрьям һәм Гайсәгә иман иткән башка хатын-кызлар кабергә таба бара. «Ташны читкә тәгәрәтеп куярга безгә кем ярдәм итәр икән?» — диешә алар (Марк 16:3). Әмма кабер янына килеп җиткәч, таш инде читкә тәгәрәтеп куелган, ә кабер буш була. Анда Гайсәнең тәне юк! Магдалалы Мәрьям шунда ук Гайсәнең рәсүлләрен табыйм дип йөгереп китә.

Башка хатын-кызлар кабер янында кала. «Гайсәнең тәне кайда икән?» — дип аптырап торган вакытта кинәт алар алдында ялтырап торган киемдә ике ир кеше пәйда була. Бу фәрештәләр! Алар хатыннарга болай диләр: «Нигә сез Гайсәне монда эзлисез? Ул терелтелде. Моның турында шәкертләренә тизрәк барып әйтегез». Хатын-кызлар бик тиз йөгергәндер, әйеме?! Юлда аларга бер кеше очрый. Кем ул, син беләсеңме? ~

Бу Гайсә! Ул үзенә кеше тәнен алган. Гайсә дә хатыннарга: «Барыгыз, шәкертләремә сөйләгез»,— ди. Хатыннар бик дулкынлана һәм шәкертләрне табып аларга: «Гайсә исән! Без аны күрдек!» — дип әйтә. Мәрьям Петер белән Яхъяга кабернең буш булуы турында инде сөйләгән. Рәсемгә кара. Петер һәм Яхъя кабер эченә керә. Алар Гайсә төреп куелган җитен тукыманы күрә, әмма нәрсә уйларга да белми. Алар Гайсәнең тере булуына ышанырга тели, әмма бу мөмкин түгел дип уйлый.

Петер белән Яхъя Гайсә тәне төренгән җитен киеменә карый

Петер белән Яхъя нәрсә турында уйлый торгандыр?

Соңрак, якшәмбе көнне Гайсә Имаус авылына алып баручы юлда үзенең ике шәкертенә күренә. Гайсә алар белән сөйләшеп бара, әмма алар аны танымый, чөнки аның тәне элеккегесеннән аерылып тора. Гайсә шәкертләр белән бергә ашап дога кылганда гына, алар аны танып ала. Алар бик дулкынлана һәм кире Иерусалимга юл тотып, шактый ара үтә! Күрәсең, күп тә үтмәстән, Гайсә Петергә дә күренә, һәм тегесе аның исән булуын аңлый.

Шул ук көнне кич белән күп кенә шәкертләр бер бүлмәдә җыела. Ишек бикле була. Шунда нәкъ бүлмә эчендә Гайсә пәйда була! Хәзер бөтенесе дә Бөек Остаз чыннан да исән икәнен аңлый. Алар моңа бик шат! (Маттай 28:1—15; Лүк 24:1—49; Яхъя 19:38—20:21).

Кырык көн буе Гайсә үз шәкертләренә үзенең исән булуын күрсәтер өчен төрле тәннәрдә килеп күренә. Шуннан соң җирне калдырып, ул күккә, үзенең Әтисе янына китә (Рәсүлләр 1:9—11). Тиздән шәкертләр бөтен кешеләргә Аллаһы Гайсәне үледән терелткән дип сөйли башлый. Руханилар аларны моның өчен кыйный, ә кайберләрен хәтта үтерә дә. Моңа карамастан, шәкертләр вәгазьләүдән туктамый. Алар шуны белә: үлсәләр дә, Аллаһы үз Улын терелткән кебек, аларны да терелтәчәк.

Пасха символлары — куян һәм күкәй

Күп кенә кеше һәр ел Гайсәнең үледән терелгәнен искә алганда нәрсә турында уйлый? Ә син нәрсә турында уйлыйсың?

Бүген кешеләр Гайсәнең беренче шәкертләреннән бик аерылып тора! Кайбер илләрдә кешеләр һәр ел Гайсәнең үледән терелгәнен искә алганда пасха куяннары һәм пасха йомыркаларын буяу турында гына уйлый. Әмма Изге Язмаларда беркайда да андый нәрсәләр турында әйтелми. Анда Аллаһыга хезмәт итү турында әйтелә.

Без дә кешеләргә Аллаһының могҗизасы — үз Улын терелткәне турында сөйләсәк, Гайсәнең шәкертләренә охшаш булырбыз. Кешеләр безгә хәтта үлем белән янаса да, безгә бер дә куркасы юк. Без үлсәк тә, Йәһвә безне онытмаячак, ә Гайсәне кебек үледән терелтәчәк.

Аллаһының үз хезмәтчеләрен исендә тотканын һәм хәтта үледән терелтәчәген белү безне бик шатландыра. Шулай бит? ~ Моны белү безне Аллаһыны сөендерергә дәртләндерергә тиеш. Аны сөендерер өчен без нәрсә эшли алабыз? ~ Әйдә, моны киләсе бүлектән белик.

Гайсәнең үледән терелгәненә ышану безнең өметебезне һәм иманыбызны ныгыта. Рәсүлләр 2:22—36; 4:18—20 һәм 1 Көринтлеләргә 15:3—8, 20—23 не укы.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу