Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bh 212 б.-213 б., 1 абз.
  • Шеол һәм Гадес

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Шеол һәм Гадес
  • Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Охшаш мәкаләләр
  • Кем терелтелгән булачак?
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • Гадес
    Сүзлек
  • Шеол
    Сүзлек
  • Кабер
    Сүзлек
Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
bh 212 б.-213 б., 1 абз.

КУШЫМТА

Шеол һәм Гадес. Нәрсә ул?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ төп текстында шео́л дигән еврей сүзе һәм шул ук мәгънә йөрткән а́дис дигән грек сүзе 70 тән күбрәк тапкыр очрый. Алар икесе дә, сүз үлем турында барганда, кулланыла. Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә алар урынына «кабер», «тәмуг» яки «үлеләр патшалыгы» дигән сүзләр куелган. Ләкин күпчелек телләрдә шео́л һәм а́дис дигән сүзләрнең төгәл мәгънәсен бирүче сүз юк. Шуңа күрә «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә шео́л сүзе торган урында — «Шеол», ә а́дис торган урында «Гадес», яки «Кабер» дигән сүз кулланыла. Бу сүзләр нәрсәне аңлата? Изге Язмаларда алар ничек кулланыла? Әйдә моны карап чыгыйк.

Вәгазьче 9:10 да: «Хәл кадәрен кулыңнан килгәннең барысын да эшлә, чөнки син керәчәк кабердә [«Шеолда», ЯД] эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк»,— дип әйтелә. Алайса, Шеол — берәр кешенең яки үлгән туганыбызның кабере дип әйтеп буламы? Юк. Чөнки Изге Язмаларның төп текстында җирләнгән урын турында әйтелгәндә шео́л белән а́дис түгел, ә башка сүзләр кулланыла (Яратылыш 23:7—9; Маттай 28:1). «Шеол» шулай ук берничә кеше җирләнгән кабер, мәсәлән, гаилә төрбәсе яки күп кеше җирләнгән кабер дә түгел (Яратылыш 49:30, 31).

Алай булса, «Шеол» дигән сүз нәрсә аңлата? Аллаһы Сүзе буенча, «Шеол», яки «Гадес» — иң тирән һәм иң киң кабердән күпкә зуррак урын. Мәсәлән, Ишагыйя 5:14 тә шео́л «киңәйгән һәм үз авызын чиксез ачкан» дип әйтелә. Шеол инде күп үлгән кешеләрне «йотса» да, ул: «Җитәр»,— димәячәк (Гыйбрәтле сүзләр 30:15, 16). Кабергә салынган үлгән кешеләрнең саны чикле, ә «үлем йорты [шео́л]... һич туймас» (Гыйбрәтле сүзләр 27:20). Шеол беркайчан да тулмаячак. Аның чикләре юк. Димәк, Шеол, яки Гадес җирдәге ниндидер билгеле бер урын түгел, бу үлгән кешеләрнең гомуми каберен аңлата торган күчмә төшенчә. Анда үлгәннәрнең күпчелеге ята.

«Шеол» белән «Гадес» сүзләренең тирәнрәк мәгънәсен Изге Язмалардагы терелү турындагы тәгълимат аңларга булыша. Аллаһы Сүзендә Шеол белән Гадестагы үлеләр терелтелгән булачак дип әйтеләa (Әюб 14:13; Рәсүлләр 2:31; Ачылыш 20:13). Изге Язмаларда шулай ук Шеолда, яки Гадеста Йәһвәгә тугры хезмәт иткән һәм аңа хезмәт итмәгән кешеләр дә ята дип язылган (Яратылыш 37:35; Мәдхия 54:16). Аллаһы Сүзендә «тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» диелә (Рәсүлләр 24:15).

a Ә үледән терелмәячәк кешеләр Шеол белән Гадеста түгел, алар «Гәһәннәдә», ягъни «Гееннада» (Маттай 5:30; 10:28; 23:33). Шеол белән Гадес кебек, Геенна да берәр билгеле урын түгел.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу