Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lv 4 бүл. 36-49 б.
  • Ни өчен хакимлекне хөрмәт итәргә кирәк?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен хакимлекне хөрмәт итәргә кирәк?
  • Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НИ ӨЧЕН БУ АВЫР?
  • НИ ӨЧЕН ХАКИМЛЕКНЕ ХӨРМӘТ ИТӘРГӘ КИРӘК?
  • ГАИЛӘДӘ ХӨРМӘТ КҮРСӘТҮ
  • ҖЫЕЛЫШТАГЫ ХАКИМЛЕКНЕ ХӨРМӘТ ИТӘБЕЗ
  • ДӘҮЛӘТ ХАКИМИЯТЕН ХӨРМӘТ ИТӘБЕЗ
  • Ни өчен хакимлекне хөрмәт итәргә кирәк?
    Аллаһы мәхәббәтендә калыйк
  • Сезнең өстән куелганнарны ихтирам итегез
    Күзәтү манарасы 2000 ел
  • Йәһвә хакимлеген кабул ит
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Хакимияткә хөрмәт. Бу ни өчен мөһим?
    Күзәтү манарасы 2000 ел
Күбрәк карарга
Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
lv 4 бүл. 36-49 б.
Әти кеше үз гаиләсен өйрәтә

ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Ни өчен хакимлекне хөрмәт итәргә кирәк?

«Һәркайсы кешегә ихтирамлы булыгыз» (1 ПЕТЕР 2:17).

1, 2. а) Ни өчен безгә хакимлекне хөрмәт итү кайвакыт авыр? ә) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

БАЛАГА аның эшлисе килмәгән эш кушсаң, ул үзен ничек тота? Моны эшлисе килмәгәне йөзеннән күренәчәк. Ул әти-әнисен ишетә дә, аларны тыңларга тиеш икәнен дә аңлый, ләкин аның әйткәнне эшлисе килми. Без дә, кайвакыт, андый хәлгә эләгәбез.

2 Хакимлеккә ия кешеләрне хөрмәт итү кайвакыт авыр. Синең өстеннән хакимлек иткән кешеләр бармы, һәм сиңа аларны хөрмәт итү кайвакыт авырмы? Безнең көннәрдә күп кешеләр андый авырлык белән очраша һәм аеруча бүген хакимлекне әз хөрмәт итәләр. Шулай да Изге Язмаларда хакимлек итүчеләрне хөрмәт итәргә кирәк дип язылган (Гыйбрәтле сүзләр 24:21). Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен, шулай эш итү мөһим. Әмма хакимлеккә бәйле кайбер сораулар туа. Ни өчен хакимлекне хөрмәт итү кайвакыт шулкадәр авыр? Ни өчен Йәһвә моны таләп итә, һәм безгә бу таләпне үтәргә нәрсә ярдәм итәчәк? Хакимлекне хөрмәт иткәнебезне без ничек күрсәтә алабыз?

НИ ӨЧЕН БУ АВЫР?

3, 4. Кешеләр ничек гөнаһлы һәм камилсез булып киткән, һәм ни өчен мирас итеп алынган гөнаһ аркасында хакимлекне хөрмәт итү авыр?

3 Ни өчен безгә хакимлек итүчеләрне хөрмәт итү кайвакыт авыр? Моңа ике сәбәп бар: беренчедән, без үзебез камил түгел, икенчедән, хакимлек итүчеләр дә камил түгел. Әйдә, бу сәбәпләрне кыскача карап чыгыйк. Күп еллар элек Гадән бакчасында Адәм белән Хаува Аллаһының хакимлегенә каршы фетнә күтәргән. Шулай итеп кешеләр гөнаһлы һәм камилсез булып киткән. Хәтта бүген дә фетнә күтәрүгә тумыштан килгән омтылыш бар (Яратылыш 2:15—17; 3:1—7; Зәбур 51:5; Римлыларга 5:12).

4 Күпчелегебез, мирас итеп алынган гөнаһ аркасында, еш кына горур һәм тәкәббер булып китә, ә басынкылык безгә, киресенчә, җитми. Аны үстереп саклар өчен, күп көч куярга туры килә. Аллаһыга күп еллар тугры хезмәт итсәк тә, без үзсүзле һәм горур булып китәргә мөмкин. Мәсәлән, Корах, Йәһвә халкы белән бергә күп бәла-каза кичерсә дә, дәрәҗәлерәк урын теләп, ул көннәрдәге иң юаш кешегә, Мусага, каршы фетнә күтәргән (Саннар 12:3; 16:1—3). Ә Узия патша тәкәбберләнеп, Йәһвә гыйбадәтханәсенә, руханилар гына үтәргә тиеш булган изге хезмәтне башкарырга дип кергән (2 Елъязма 26:16—21). Бу кешеләр үз фетнәләре өчен зур бәя түләгән. Шулай да аларның мисаллары барыбыз өчен яхшы кисәтү булып тора. Горур кешегә хакимлекне хөрмәт итү авыр, шуңа күрә горурлыктан арыныр өчен, көч куйыйк.

5. Үз хакимлекләрен дөрес кулланмаган кешеләрнең мисалларын китер.

5 Өстәвенә, хакимлеккә ия камил булмаган кешеләр еш кына үзләре хакимлеккә карата хөрмәтне киметә. Күпләре үзләрен мәрхәмәтсез, тупас тота, кешеләрне кызганмый. Кешелек тарихы да кешеләрнең хакимлекне дөрес куллана алмаганын күрсәтә. (Вәгазьче 8:9 укы.) Мәсәлән, Йәһвә Шаулны борынгы Исраил патшасы итеп сайлаганда, ул яхшы, тыйнак кеше булган, әмма соңрак горур һәм көнче булып киткән. Ул тугры Давытны эзәрлекләгән (1 Ишмуил 9:20, 21; 10:20—22; 18:7—11). Еллар узган һәм Исраил тарихындагы иң яхшы патшаларның берсе — Давыт үзе дә хакимлекне дөрес кулланмаган: хитле Уриның хатынын үзенеке иткән, ә гаепсез Урины, вафат булсын дип, иң каты сугыш барган җиргә җибәргән (2 Ишмуил 11:1—17). Әйе, кешегә камилсезлек аркасында хакимлекне дөрес куллану авыр. Ә хакимлеккә ия кешеләр Йәһвәне хөрмәт итмәгәндә тагын да начаррак эш итәләр. Англиянең бер дәүләт эшчесе католик руханиларының кешеләрне эзәрлекләгәннәре турында язганнан соң: «Хакимлек боза ала, ә чиксез хакимлек тулысынча боза»,— дип өстәгән. Шуны истә тотып, бер сорауны карап чыгыйк: ни өчен безгә хакимлекне хөрмәт итәргә кирәк?

НИ ӨЧЕН ХАКИМЛЕКНЕ ХӨРМӘТ ИТӘРГӘ КИРӘК?

6, 7. а) Безне Йәһвәгә карата яратуыбыз нәрсәгә дәртләндерә һәм ни өчен? ә) Буйсынучан булу нәрсә аңлата, һәм буйсынучан булуыбызны без ничек күрсәтә алабыз?

6 Хакимлекне Йәһвәне, якыннарыбызны һәм хәтта үзебезне яратканга күрә хөрмәт итәргә кирәк. Бу — иң төп сәбәп. Без барыннан да бигрәк Йәһвәне яратабыз, шуңа күрә безнең аның йөрәген сөендерәсебез килә. (Гыйбрәтле сүзләр 27:11; Марк 12:29, 30 укы.) Без шуны беләбез: җирдә Гадәндәге фетнәдән алып, Аллаһының хакимлеге, ягъни аның Галәм белән идарә итәргә хокукы, шик астына алына һәм кешеләрнең күпчелеге, Йәһвәнең идарәсен кире кагып, Шайтан ягына баскан. Ә без теләп Йәһвә ягына бастык. Без Ачылыш 4:11 дәге сокландыргыч сүзләрне укыганда, алар йөрәгебездә рәхмәт хисе уята. Йәһвәнең Галәм белән идарә итәргә хокукы бар, һәм бу безнең өчен ачыктан-ачык билгеле! Без көндәлек тормышыбызда Йәһвәнең идарә итүенә буйсынып, аның хакимлеген таныйбыз.

7 Аның хакимлеген хөрмәт итү — аңа тыңлаучан булу белән генә чикләнми. Без Йәһвәне яратканга, аңа тыңлаучан. Шулай да тыңлаучан булу кайвакыт бик авыр. Андый вакытларда безгә, бүлек башында әйтелгән малайга кебек, буйсынучан булырга өйрәнергә кирәк. Гайсә үз Атасының ихтыярына, хәтта бу бик авыр булса да, буйсынган. «Минем түгел, ә синең ихтыярың үтәлсен»,— дип әйткән ул үз Атасына (Лүк 22:42).

8. а) Йәһвә хакимлегенә буйсыну үз эченә еш кына нәрсәне ала, һәм Йәһвә моңа ничек карый? ә) Безгә киңәшне тыңларга һәм үгет-нәсыйхәтне кабул итәргә нәрсә ярдәм итәчәк? (46 һәм 47 нче битләрдәге рамканы кара.)

8 Әлбәттә, безнең көннәрдә Йәһвә һәрбер хезмәтчесе белән аерым сөйләшми; ул безгә үз хәбәрен үз Сүзе һәм җирдәге вәкилләре аша җиткерә. Шуңа күрә еш кына без Йәһвә хакимлегенә буйсынуыбызны ул билгеләгән яки ул өстебездән хакимлек итәргә рөхсәт иткән кешеләрне хөрмәт итеп күрсәтәбез. Әмма без аларга каршы фетнә күтәрсәк, мәсәлән, аларның Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшен һәм үгетен кире каксак, без моның белән Аллаһыны хурлыйбыз. Исраиллеләр Мусадан зарланып аңа каршы күтәрелгәч, Йәһвә моны үзенә каршы чыгу дип санаган (Саннар 14:26, 27).

9. Ни өчен якыннарыбызны яратуыбыз безне хакимлекне хөрмәт итәргә этәрә? Мисал китер.

9 Без хакимлекне якыннарыбызны яратканга күрә дә хөрмәт итәбез. Моны аңлар өчен бер мисал карап чыгыйк. Әйтик, син солдат, ди. Армия уңышлы сугышсын өчен һәм хәтта исән калсын өчен, солдатлар бер-берсенә булышырга, боерыкларны үтәргә һәм командирларын хөрмәт итәргә тиеш. Син бу тәртипкә буйсынмасаң, бүтән солдатларның гомерләре куркыныч астына куелырга мөмкин. Әмма, кешеләрнең армияләре явызлык эшләп, зыян китерсә, Йәһвәнең армияләре яхшылык кына эшли. Изге Язмаларда Аллаһы «Гаскәрләр Иясе Йәһвә» дип берничә йөз тапкыр атала (1 Ишмуил 1:3). Ул күп санлы куәтле рухи затлар белән җитәкчелек итә. Кайчакта Йәһвә үзенең җирдәге хезмәтчеләрен сугышчылар белән чагыштыра (Зәбур 68:11; Йәзәкил 37:1—10). Без Йәһвәдән хакимлек алган кешеләргә каршы күтәрелсәк, безнең белән бергә рухи сугышта катнашучыларны куркыныч астына куяр идек. Мәсәлән, берәр мәсихче билгеләнгән өлкәннәргә каршы күтәрелсә, бу җыелыштагы башкаларга да зыян китерергә мөмкин (1 Көринтлеләргә 12:14, 25, 26). Ә бала фетнә күтәргәндә, кайвакыт, бөтен гаилә газап чигә. Якыннарыбызга карата яратуыбызны хезмәттәшлек рухы үстереп һәм бер-беребезне хөрмәт итеп күрсәтәбез.

10, 11. Ни өчен хакимлекне хөрмәт итү үзебезгә файда китерә дип әйтеп була?

10 Без хакимлекне ул безгә файда китергәнгә күрә дә хөрмәт итәбез. Йәһвә хакимлекне хөрмәт итәргә кушканда, еш кына моның файдалы якларын искә ала. Мәсәлән, ул балаларга, озак һәм рәхәтләнеп яшәсеннәр өчен, үз әти-әниләрен тыңларга куша (Канун 5:16; Эфеслеләргә 6:2, 3). Ул өлкәннәрне хөрмәт итәргә куша, югыйсә безнең үзебезгә рухи зыян китерүебез бар (Еврейләргә 13:7, 17). Үзебезгә файда булсын өчен, дәүләт хакимиятләренә тыңлаучан булырга куша (Римлыларга 13:4).

11 Ни өчен Йәһвә бездән тыңлаучан булуыбызны таләп итә? Моңа җавапны белсәк, хакимлекне хөрмәт итү җиңелрәк булыр иде. Хакимлеккә тормышның өч төп өлкәсендә ничек хөрмәт күрсәтә алганыбызны карап чыгыйк.

ГАИЛӘДӘ ХӨРМӘТ КҮРСӘТҮ

12. Йәһвә иргә һәм әтигә нинди хакимлек биргән, һәм ир аны ничек үти?

12 Гаиләгә нигезне Йәһвә үзе салган. Ул — тәртип Аллаһысы һәм гаилә бәхетле булсын өчен анда билгеле тәртип урнаштырган (1 Көринтлеләргә 14:33). Йәһвә иргә һәм әтигә, гаиләнең башы булсын өчен, хакимлек биргән. Ир гаиләдә үзен Гайсә җыелыш өстеннән хакимлек иткән кебек тотса, үз башын — Гайсә Мәсихне хөрмәт иткәнен күрсәтә (Эфеслеләргә 5:23). Ир үз бурычларыннан качарга түгел, ә аларны кыюлык белән үтәргә тиеш; ул тупас, кызганмый торган түгел, ә яратучы, игелекле булырга һәм акыл белән эш итәргә тиеш. Аның хакимлеге чикле: ул Йәһвә хакимлегеннән беркайчан да өстен була алмый. Ир моны аңлый.

Әти кеше хакимлек итүдә Гайсәдән үрнәк ала

13. Хатын һәм әни кеше, Йәһвәне шатландырыр өчен, гаиләдә үз ролен ничек үти ала?

13 Хатын һәм әни кеше — үз иренә ярдәмче, ягъни аны тулыландыручы. Аңа да гаиләдә хакимлек бирелгән, чөнки Изге Язмаларда «анаңның күрсәтмәсен калдырма» дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 1:8). Әлбәттә, аның хакимлеге чикле: ул үз иренә буйсына. Мәсихче хатыннар иренең хакимлегенә, аңа гаилә башы ролен үтәргә булышып, хөрмәт күрсәтәләр. Хатын ирен кимсетми, аның белән идарә итәргә яки аңа бирелгән «дилбегәне» үз кулына алырга тырышмый. Киресенчә, ул аңа һәр яктан булыша. Үз ире белән риза булмаганда, ул аңа үз фикерен әдәпле генә әйтә ала, шулай да аңа буйсынучан булып кала. Мәсихче хатынга, ире Йәһвә Шаһите булмаса, төрле авырлыклар белән очрашырга туры килер; ләкин ул иренә буйсынып, һәм үз яхшы тәртибе белән, бәлки, аңа Йәһвәгә якынлашырга булышыр. (1 Петер 3:1 укы.)

Әти кеше өйгә пычрак керткән улын ярату белән төзәтә

14. Бала үз әти-әнисен һәм Йәһвәне ничек сөендерә ала?

14 Бала үз әти-әнисенә тыңлаучан булып Йәһвә йөрәген сөендерә, әти-әнисенә дан һәм шатлык китерә (Гыйбрәтле сүзләр 10:1). Баланы әтисе яки әнисе генә үстерсә, ул, әтисе яки әнисе аның ярдәменә һәм булышлыгына аеруча мохтаҗ икәнен аңлап, шулай ук тыңлаучан булырга тиеш. Гаиләдә һәрберсе Аллаһы биргән үз вазифасын үтәсә, гаилә тыныч, тату һәм шатлыклы яшәячәк. Ә бу гаиләгә нигез салган Йәһвә Аллаһыга дан китерә (Эфеслеләргә 3:14, 15).

ҖЫЕЛЫШТАГЫ ХАКИМЛЕКНЕ ХӨРМӘТ ИТӘБЕЗ

15. а) Җыелышта Йәһвә хакимлеген хөрмәт итүебезне ничек күрсәтә алабыз? ә) Җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләргә тыңлаучан булырга нинди принциплар булыша ала? (48 һәм 49 нчы битләрдәге рамканы кара.)

15 Йәһвә үз Улын мәсихче җыелышның Башы итеп билгеләгән (Көләсәйлеләргә 1:13). Гайсә, үз чиратында, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә» җирдәге Аллаһы халкының рухи ихтыяҗлары турында кайгыртырга кушкан (Маттай 24:45—47). Безнең көннәрдә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» — Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы. Беренче гасырдагы мәсихче җыелышларда булган кебек, бүген өлкәннәргә Җитәкче советтан күрсәтмәләр һәм җитәкчелек я турыдан-туры, я аның вәкилләре аша, мәсәлән, күчеп йөрүче күзәтчеләр аша бирелә. Өлкәннәрнең хакимлеген хөрмәт итеп, һәрберебез Йәһвәгә тыңлаучан булуын күрсәтә. (1 Тисалуникәлеләргә 5:12; Еврейләргә 13:17 укы.)

16. Өлкәннәр нинди мәгънәдә изге рух ярдәмендә билгеләнә?

16 Өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр камил түгел. Аларның да, безнең кебек, кимчелекләре бар. Шулай да өлкәннәр — җыелышка рухи яктан нык калырга булышыр өчен «бүләк итеп» бирелгән кешеләр (Эфеслеләргә 4:8). Өлкәннәр изге рух ярдәмендә билгеләнә (Рәсүлләр 20:28). Ни өчен алай дип әйтеп була? Чөнки алар, барыннан да бигрәк, изге рух тарафыннан рухландырылган Аллаһы Сүзендәге таләпләргә туры килергә тиеш (1 Тимутигә 3:1—7, 12; Титуска 1:5—9). Өстәвенә, өлкәннәр берәр абый-кардәшнең Изге Язмалардагы таләпләргә туры килгәнен карап чыкканда, изге рух ярдәмендә җитәкчелек бирсен дип, Йәһвәгә дога кылалар.

17. Ни өчен мәсихче хатын-кызлар кайвакыт җыелышта берәр вазифа үтәгәндә үз башларын каплыйлар?

17 Өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр җыелышта билгеле вазифалар үтиләр, мәсәлән, вәгазь очрашуын үткәрәләр. Андый абый-кардәш булмаса, бу очрашуны суга чумдырылган башка абый-кардәшләр үткәрә ала. Андыйлар да булмаса, бу вазифаларны яраклы апа-кардәш үти ала. Ләкин хатын-кыз суга чумдырылган абый-кардәшкә бирелә торган вазифаны үтәсә, ул үз башын каплыйa (1 Көринтлеләргә 11:3—10). Бу таләп хатын-кызларны кимсетми. Шулай эш итеп алар гаиләдә һәм җыелышта Йәһвә урнаштырган тәртипкә хөрмәт күрсәтәләр.

ДӘҮЛӘТ ХАКИМИЯТЕН ХӨРМӘТ ИТӘБЕЗ

18, 19. а) Син Римлыларга 13:1—7 дәге принципларны ничек аңлатыр идең? ә) Без дәүләт хакимиятләренә хөрмәтне ничек күрсәтәбез?

18 Мәсихчеләр Римлыларга 13:1—7 дәге (укы) принципларны намус белән тоталар. Бу өзектә «өстен торучы хакимлек», ягъни дәүләт хакимиятләре турында, әйтелә. Йәһвә әлегә бу хөкүмәтләрнең булуын рөхсәт итә, һәм алар мөһим эшләрне башкаралар, мәсәлән, әзме-күпме тәртипне саклыйлар һәм кирәкле хезмәт күрсәтәләр. Без бу хакимиятләргә хөрмәтебезне законнарны үтәп күрсәтәбез. Без бар кирәкле салымнарны түлибез, хөкүмәт таләп иткән бланкларны һәм документларны дөрес тутырабыз, һәм үзебезгә, гаиләбезгә, эшебезгә һәм мал-мөлкәтебезгә кагылышлы төрле законнарны үтибез. Әмма дәүләт хакимиятләре безгә Аллаһы канунына каршы берәр эш башкарырга кушса, без аларга буйсынмыйбыз. Рәсүлләр: «Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш»,— дигәннәр, һәм без дә бу сүзләр буенча эш итәбез (Рәсүлләр 5:28, 29; «Миңа нинди хакимлеккә буйсынырга кирәк?» дигән 42 нче биттәге рамканы кара).

МИҢА НИНДИ ХАКИМЛЕККӘ БУЙСЫНЫРГА КИРӘК?

Принцип: «Йәһвә — безнең Хөкемчебез, Йәһвә — Канун Чыгаручыбыз, Йәһвә — Патшабыз» (Ишагыя 33:22).

Уйланыр өчен сораулар

  • Миңа Йәһвә нормаларын бозарга кушсалар, мин нәрсә эшләрмен? (Маттай 22:37—39; 26:52; Яхъя 18:36).

  • Миңа Йәһвә әмерләрен үтәмәскә кушсалар, мин нәрсә эшләрмен? (Рәсүлләр 5:27—29; Еврейләргә 10:24, 25).

  • Миңа хакимлеккә ия булган кешеләргә тыңлаучан булырга нәрсә булышыр? (Римлыларга 13:1—4; 1 Көринтлеләргә 11:3; Эфеслеләргә 6:1—3).

19 Өстәвенә, хакимлеккә хөрмәтне тәртибебез белән дә күрсәтәбез. Кайвакыт безгә эшләрне турыдан-туры хөкүмәт кешеләре белән алып барырга туры килә. Мәсәлән, рәсүл Паул Һируд Әгрип патша һәм Фисте идарәче белән сөйләшкән. Бу кешеләрнең җитди кимчелекләре булса да, Паул аларга хөрмәт белән мөрәҗәгать иткән (Рәсүлләр 26:2, 25). Без зур түрә белән яки полиция хезмәткәре белән сөйләшәбезме, һәр очракта Паул үрнәге буенча эш итик. Мәктәптә яшь мәсихчеләр андый хөрмәтне укытучыларга, мәктәп җитәкчеләренә һәм андагы башка эшчеләргә күрсәтергә тырыша. Һичшиксез, без андый хөрмәтне безнең тәгълиматларны хуплый торган кешеләргә генә түгел, ә Йәһвә Шаһитләре белән үзләрен дошманнарча тоткан кешеләргә дә күрсәтәбез. Әйе, хөрмәт күрсәтүебезне иман итмәүчеләр күрсен (Римлыларга 12:17, 18 укы; 1 Петер 3:15).

20, 21. Хакимлеккә тиешле хөрмәт күрсәтү нинди фатихалар китерә?

20 Хөрмәт күрсәтүгә саран булма. Рәсүл Петер: «Һәркайсы кешегә ихтирамлы булыгыз»,— дип язган (1 Петер 2:17). Кешеләр безнең аларны эчкерсез хөрмәт итүебезне күрсәләр, бу аларга бик нык тәэсир итәр. Шуны истә тот: бүген бу сыйфат бик сирәк кешедә генә була. Гайсә болай дигән: «Кешеләр яхшы эшләрегезне күреп, күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай ук балкысын» (Маттай 5:16). Кешеләрне хөрмәт итеп, без аның бу әмерен үтибез.

21 Караңгылыкка баткан бу дөньяда эчкерсез кешеләр рухи яктылыкка тартыла. Шуңа күрә без гаиләдә, җыелышта һәм башка җирләрдә кешеләрне хөрмәт итсәк, моңа берәрсе игътибар итәр, һәм ул, бәлкем, безнең белән бергә яктылыкта йөрергә теләр. Шунда ул гаҗәеп өметкә ия булачак! Әмма алай булмаса да, без шуны беләбез: кешеләрне хөрмәт итүебез Йәһвә Аллаһыны сөендерә һәм безгә аның мәхәббәтендә калырга ярдәм итә. Ә бу тырышлыкларыбыз өчен иң яхшы бүләк.

a Бу принципны куллану буенча берничә мисал Кушымтада, 209—212 нче битләрдә китерелә.

«КИҢӘШНЕ ТЫҢЛА ҺӘМ ҮГЕТ-НӘСЫЙХӘТНЕ КАБУЛ ИТ»

Бүгенге дөньяның һәр җиренә Шайтан рухы — фетнәчел рух үтеп кергән. Изге Язмаларда Шайтан «рух белән хакимлек итүче идарәче» итеп күрсәтелә һәм аның рухы «тыңламаучанлык угылларында эш итә» дип әйтелә (Эфеслеләргә 2:2). Бүген күпләр башка кешеләрнең хакимиятеннән тулысынча бәйсез булырга тели. Кызганычка каршы, бәйсезлек рухы кайбер мәсихчеләргә дә йоккан. Мәсәлән, өлкән әхлаксыз һәм мәрхәмәтсез күңел ачулар турында ярату белән кисәтү биргәндә, берәрсе андый кисәтүгә колак салмаска яисә аны ачу белән кире кагарга мөмкин. Безнең һәрберебезгә Гыйбрәтле сүзләр 19:20 дәге сүзләр буенча эш итәргә кирәк: «Киңәшкә колак сал, тәрбияне кабул ит, һәм киләчәктә син зирәк булырсың».

Бу яктан безгә нәрсә булышачак? Ни өчен кешеләр киңәшне яки үгет-нәсыйхәтләрне кире кагалар? Моңа киң таралган өч сәбәп бар. Бу сәбәпләрне һәм Изге Язмаларда алар турында әйтелгәнне карап чыгыйк.

  • «Минемчә, бу киңәшне миңа бирер өчен сәбәп юк». Бәлки, без бу киңәш безнең шартларыбызга кулланырлык түгел яисә киңәш бирүче кайбер якларны аңламаган дип уйлыйбыздыр. Без, бәлки, хәтта бу киңәшне шунда ук кире кагарга теләрбез (Еврейләргә 12:5). Барыбыз да камил булмаганга, безгә үз карашыбызны үзгәртергә кирәк түгел микән? (Гыйбрәтле сүзләр 19:3). Ә, бәлки, бу киңәшне безгә бирер өчен берәр җитди сәбәп бардыр? Аллаһы Сүзендә: «Тәрбиягә нык тотын, аны җибәрмә. Сакла аны, ул синең гомерең бит»,— дигән киңәш язылган (Гыйбрәтле сүзләр 4:13).

  • «Миңа киңәшнең ничек бирелгәне ошамады». Әйе, Аллаһы Сүзендә киңәш бирүчеләргә нинди сыйфатлар күрсәтергә кирәк икәне язылган (Гәләтиялеләргә 6:1). Әмма Изге Язмаларда шулай ук: «Барысы да гөнаһ кылган һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калган»,— дип язылган (Римлыларга 3:23). Камил киңәшне камил кешедән генә ишетеп була (Ягъкуб 3:2). Әмма Йәһвә безгә киңәшләрне камил булмаган кешеләр аша бирә, шуңа күрә киңәшнең ничек бирелгәненә игътибар итү акыллы булмас. Киңәшнең асылына игътибар ит һәм аны ничек кулланып була икәне турында дога кылып уйлан.

  • «Аның миңа киңәш бирергә хакы юк!» Әгәр без кеше үз кимчелекләре аркасында безгә киңәш бирә алмый дип санасак, өстә әйтелгәннәрне искә төшерик. Шулай ук без, яшем, тәҗрибәм я җыелышта вазифаларым бар дип үзебезне киңәшкә мохтаҗ түгел дип, санасак, димәк, безгә үз фикер йөртүебезне үзгәртергә кирәк. Борынгы Исраилдә патша күп вазифалар үтәгән, ләкин ул пәйгамбәрләрдән, руханилардан һәм үзенә буйсынган кешеләрдән киңәшне кабул итәргә тиеш булган (2 Ишмуил 12:1—13; 2 Елъязма 26:16—20). Бүген Йәһвә оешмасында, киңәшләр бирер өчен, камил булмаган ир-атлар билгеләнә. Җитлеккән мәсихчеләр бу киңәшләрне теләп кабул итәләр һәм алар буенча эш итәләр. Башкаларга караганда зуррак тәҗрибәбез һәм вазифаларыбыз булса, безгә киңәшләрне кабул итеп һәм кулланып, акыллы эш итүдә һәм басынкы булуда башкаларга тагын да тырышыбрак үрнәк бирергә кирәк (1 Тимутигә 3:2, 3; Титуска 3:2).

Әйе, һәр кеше киңәшкә мохтаҗ. Шуңа күрә, әйдә, киңәшләрне теләп кабул итик һәм, тыңлаучан булып, алар буенча эш итик. Алар безнең тормышыбызны саклый. Бу бүләк өчен Йәһвәгә чын күңелдән рәхмәт белдерик. Киңәшләр аша Йәһвә безгә үз мәхәббәтен күрсәтә, ә безнең аның мәхәббәтендә каласыбыз килә (Еврейләргә 12:6—11).

«ҖИТӘКЧЕЛЕКНЕ ҮЗ ӨСЛӘРЕНӘ АЛГАН КЕШЕЛӘРНЕ ТЫҢЛАГЫЗ»

Муса берүзе борынгы Исраил халкын, миллионлаган кешене, куркыныч чүл буенча алып барганда, алар арасында билгеле бер тәртип булырга тиеш булган. Муса нәрсә эшләгән? «Муса бөтен исраиллеләр арасыннан сәләтле ир-атларны сайлаган һәм аларны халыкның мең, йөз, илле һәм ун кешелек төркемнәре өстеннән башлыклар итеп билгеләгән» (Чыгыш 18:25).

Бүген дә мәсихче җыелышларда билгеле бер тәртип булырга тиеш. Шуңа күрә вәгазь төркеме турында — күзәтче, җыелыш турында — өлкәннәр, берничә җыелыш турында район күзәтчесе кайгырта. Ә илләр турында Ил комитеты яисә Филиал комитеты кайгырта. Андый тәртип ярдәмендә көтүчеләр үзләренә тапшырылган Йәһвә сарыклары турында тиешенчә кайгырта ала. Бу көтүчеләр Йәһвә белән Мәсих алдында җавап бирә (Рәсүлләр 20:28).

Шуңа күрә һәрбер кардәш бу тәртипкә буйсынырга һәм тыңлаучан булырга тиеш. Диатрифис беренче гасырда җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләрне хөрмәт итмәгән (3 Яхъя 9, 10). Бездә андый караш булмасын. Рәсүл Паулның сүзләренә колак салыйк: «Арагызда җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләргә тыңлаучан һәм күндәм булыгыз. Алар бит, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, җаннарыгыз турында кайгыртып тора. Алар моны кайгырып түгел, ә куанып башкарсыннар өчен шулай эшләгез, югыйсә кайгырып башкарулары сезгә зыян китерер» (Еврейләргә 13:17). Кайберәүләр җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләр белән риза булса, аларны тыңлый, ә риза булмаса, яисә аларның кабул ителгән карарларының сәбәпләрен аңламаса, аларга күндәм булмый. Әмма күндәм булу — берәр нәрсәне башкарырга теләмәгәндә дә тыңлаучан булу. Моны истә тот. Һәркем үзенә: «Мин җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләргә тыңлаучанмы һәм аларга күндәмме?» — дигән сорау бирсә, яхшы булыр.

Әлбәттә, Аллаһы Сүзендә җыелыштагы тормышка кагылышлы кайбер нәрсә җентекләп аңлатылмый, әмма анда: «Тик барысы килешле һәм тәртипле үтсен»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 14:40). Җитәкче совет бу принцип буенча эш итеп, эшләрнең тәртибен билгели һәм кирәкле җитәкчелек бирә. Нәтиҗәдә, җыелышларда барысы тәртипле һәм килешле үтә. Ә җаваплы кардәшләр урнаштырылган тәртип буенча эш итеп, тыңлаучан булуда үрнәк күрсәтә. Алар «юл бирүчән» һәм җаваплы кардәшләргә «буйсынырга әзер» (Ягъкуб 3:17). Шулай итеп, һәрбер төркем, җыелыш, район һәм ил кардәшләре арасында бердәмлек һәм тәртип саклана, ә бу бәхетле Аллаһыга дан китерә (1 Көринтлеләргә 14:33; 1 Тимутигә 1:11).

Еврейләргә 13:17 дә тыңламаучанлык рухы ни өчен зыянлы икәне аңлатыла: андый рух аркасында җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләрнең үз вазифаларын «кайгырып башкарулары» бар. Абый-кардәшкә фетнәче рухлы һәм хезмәттәшлек рухы булмаган җыелыш белән эш итәргә туры килсә, аның изге хезмәттәге хөрмәтле вазифасы үзе өчен йөк булып китәргә мөмкин. Ә бу «сезнең өчен», ягъни бөтен җыелыш өчен, файдалы булмас. Кеше теократик тәртипкә буйсынмаса, үзенә башка төрле зыян да китерә: чиктән тыш горур булып буйсынырга теләмәсә, ул үзенең күктәге Атасыннан ераклаша, һәм аның белән үз мөнәсәбәтләрен боза (Зәбур 138:6). Әйдәгез, барыбыз да тыңлаучан һәм күндәм булырга тәвәккәл булыйк.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу