Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lv 9 бүл. 97-109 б.
  • «Фәхешлектән качыгыз!»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Фәхешлектән качыгыз!»
  • Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ФӘХЕШЛЕК НӘРСӘ УЛ?
  • ПОРНОГРАФИЯ — ФӘХЕШЛЕККӘ БЕРЕНЧЕ АДЫМ
  • ДИНӘНЕҢ АКЫЛСЫЗ САЙЛАВЫ
  • ЙОСЫФ ФӘХЕШЛЕКТӘН КАЧКАН
  • МӘРХӘМӘТЛЕ АЛЛАҺЫДАН ЯРДӘМНЕ КАБУЛ ИТ
  • «ЗИРӘК ЙӨРӘККӘ ИЯ БУЛ»
  • Изге Язмаларда җенси мөнәсәбәтләр турында нәрсә әйтелә?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Әхлакый сафлыкка Алла кабул иткән караш
    Күзәтү манарасы 2001 ел
  • Шайтан сезне үз тозагына эләктермәсен!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Динә бәлагә эләгә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Күбрәк карарга
Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
lv 9 бүл. 97-109 б.
Мәсихче хатын-кыз эштәге хезмәттәшенең әхлаксыз тәкъдимен кире кага

ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

«Фәхешлектән качыгыз!»

«Фәхешлек, нәҗеслек, тыелгысыз җенси нәфес, зарарлы теләк һәм потка табыну белән бер булган комсызлык тудыра торган тән әгъзаларыгызны үтерегез» (КӨЛӘСӘЙЛЕЛӘРГӘ 3:5).

1, 2. Бильям Йәһвә халкына зыян китерер өчен нинди хәйлә корган?

БАЛЫКЧЫ үзенең яраткан урынына балык тотарга килә. Ул балыкның билгеле бер төрен тотарга тели, шуңа күрә тиешле җимне сайлый да кармагын суга салып куя. Бер заман балык чиртә башлый, һәм балыкчы аны тартып чыгара. Ул елмая: җимнең нәкъ тиешлесен сайлаган.

2 Б. э. к. 1473 елда Бильям исемле бер кеше Вәгъдә ителгән җир янында Моаб тигезлекләрендә җыелган Аллаһы халкын ничек алдарга, нинди «җим» сайларга дип уйланып торган. Ул үзен Йәһвә пәйгамбәре дип атаса да, чынлыкта Исраилне каргар өчен ялланган комсыз бер кеше булган. Әмма Йәһвә Бильямга моны эшләргә комачаулаган, шуңа күрә ул Исраилне фатихалый гына алган. Бильям үз бүләген кулдан ычкындырырга теләмичә, болайрак фикер йөрткән: «Бу халык җитди гөнаһ эшләсә, Аллаһы үзе аларны каһәрләр». Шуңа күрә ул тиешле «җим» — Моаб иленең үзләренә җәлеп итүче хатын-кызларын сайлап, үз «кармагын салган» (Саннар 22:1—7; 31:15, 16; Ачылыш 2:14).

3. Бильям сайлаган «җим» никадәр уңышлы булган?

3 «Балык» чирткәнме? Әйе. Исраилнең дистәләгән мең ир-аты кармакка эләккән: алар «Моаб кызлары белән фәхешлек кыла башлаган», хәтта Моаб илаһларына, шул исәптән уңдырыш, ягъни җенси мөнәсәбәтләр, илаһысына — җирәнгеч Пигур Багалына табына башлаган. Нәтиҗәдә, бик аяныч хәл булган: 24 000 исраилле Вәгъдә ителгән җир чикләре кырыенда һәлак булган. Нинди зур кайгы булган бу! (Саннар 25:1—9)

4. Ни өчен меңләгән исраилле әхлаксызлык кармагына эләккән?

4 Ни өчен халык андый бәлагә эләккән? Күпләр Йәһвәдән — үзләрен Мисырдан азат иткән, чүлдә ашаткан һәм Вәгъдә ителгән җиргә алып барган Аллаһыларыннан ераклашып, явыз йөрәкле булып киткән (Еврейләргә 3:12). Моның турында уйланып, рәсүл Паул: «Кайберләре кебек, фәхешлек тә итмик: бер көн эчендә аларның 23 000 е һәлак булган»a,— дип язган (1 Көринтлеләргә 10:8).

5, 6. Ни өчен Исраилнең гөнаһы турындагы хәбәр бүген безнең өчен мөһим?

5 Аллаһы халкы күпкә бөегрәк вәгъдә ителгән җир алдында тора, һәм без үзебез өчен бу хәбәрдән күп мөһим сабак ала алабыз (1 Көринтлеләргә 10:11). Мәсәлән, бүгенге дөньядагы җенси азгынлык борынгы Моаб халкы арасында кебек киң таралган һәм хәтта аларны уздырып киткән. Өстәвенә, һәр ел меңләгән мәсихче әхлаксызлык кармагына эләгә: алар борынгы исраиллеләр «чирткән җимгә» алданалар (2 Көринтлеләргә 2:11). Исраиллеләр алдында үз чатырына моаблы хатынны алып килгән Зимри кебек, бүгенге Аллаһы халкы белән тыгыз аралашкан кайбер кешеләр мәсихче җыелышына начар яктан тәэсир итәләр (Саннар 25:6, 14; Яһүд 4).

6 Син дә бүгенге Моаб тигезлекләрендә басып торасың дип әйтеп була. Үз бүләгеңне — шулкадәр озак көткән яңа дөньяны күрәсеңме? Алайса: «Фәхешлектән качыгыз!» — дигән әмерне үтәп, Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен хәлеңнән килгәнне эшлә (1 Көринтлеләргә 6:18).

Моаб тигезлекләре

Моаб тигезлекләре

ФӘХЕШЛЕК НӘРСӘ УЛ?

7, 8. «Фәхешлек» нәрсә ул, һәм фәхешлек кылучылар нәрсә ура?

7 Изге Язмаларда кулланылган «фәхешлек» (грекча порне́йа) дигән сүз Аллаһы Сүзе буенча законлы дип танылган никахтан тыш җенси мөнәсәбәтләрне аңлата. Бу үз эченә, мәсәлән, зина кылу, уйнашлык; өйләнешмәгән кешеләр арасындагы җенси мөнәсәбәтләр, ораль, аналь сексны һәм аларның, ләззәт алыр өчен, бер-берсенең җенси әгъзасын иркәләвен ала. Болар арасында шулай ук җенестәш кешеләр арасындагы андый азгын тәртип һәм хайван белән җенси мөнәсәбәтләргә керүb.

8 Изге Язмаларда ачыктан-ачык әйтелә: фәхеш кешеләр мәсихче җыелышта кала алмый һәм мәңгелек тормышка ия була алмаячак (1 Көринтлеләргә 6:9; Ачылыш 22:15). Өстәвенә, алар инде хәзер үзләренә күп зыян китерә: алар ышанычсыз, үз-үзләрен хөрмәт итми, гаиләләрендә талашулар, үзләрендә вөҗдан газабы, алар никахлашмыйча балага уза, төрле авыруларга һәм хәтта үлемгә дучар була. (Гәләтиялеләргә 6:7, 8 укы.) Ник андый газапларга алып бара торган сукмакка аяк басарга? Кызганычка каршы, күпләр беренче адым ясаганда, мәсәлән, порнографияне караганда, аяныч нәтиҗәләр турында уйламый.

ПОРНОГРАФИЯ — ФӘХЕШЛЕККӘ БЕРЕНЧЕ АДЫМ

9. Кайберәүләр порнографияне зыянсыз дип санаса да, бу чыннан да шулаймы? Аңлат.

9 Күп илләрдә порнография белән бәйле басмалар газет-журнал сатыла торган урыннарда бар, аны Интернет, телевидение аша күреп һәм музыка тыңлаганда ишетеп булаc. Кайберәүләр аны зыянсыз дип саный, әмма бу чыннан да шулаймы? Юк! Порнография караучылар мастурбация кебек начар гадәткә ияләшеп китәргә мөмкин, андый кешеләр «тыелгысыз җенси нәфескә» дучар була, ә бу бозык җенси теләкләргә һәм җенси мөнәсәбәтләрдәге комсызлыкка, никахтагы җитди каршылыкларга һәм хәтта аерылышуга китерергә мөмкинd (Римлыларга 1:24—27; Эфеслеләргә 4:19). Бер тикшерүче җенси мөнәсәбәтләрдәге комсызлыкны рак авыруы белән чагыштыра: «Кешенең бу теләге үсә һәм көчәя. Ул бик сирәк кенә кими, һәм аны дәвалау бик авыр».

Бер малай өйдә Интернетка тоташтырылган компьютерны башкаларга күренә торган урында куллана

Интернетны өйдә башкаларга күренә торган урында гына куллану акыллы булыр

10. Ягъкуб 1:14, 15 тәге принципны ничек кулланып була? (101 нче биттәге рамканы да кара.)

10 Ягъкуб 1:14, 15 тәге сүзләргә игътибар ит: «Һәркемне үз теләге кызыктырып юлдан яздыра, һәм шулай итеп кеше сынала. Шуннан соң теләк, үсә барып, гөнаһ тудыра, ә кылган гөнаһ үлемгә китерә». Шуңа күрә начар теләк туса, аннан шунда ук арыныр өчен, көч куй! Мәсәлән, көтмәгәндә эротик сурәтләр күзеңә чагылса, йөзеңне шунда ук читкә бор, компьютерда эшләсәң, аны сүндер, телевизор карасаң, каналны алмаштыр. Әхлаксыз теләк үсеп китеп сине җиңгәнче, аңа бирешмәс өчен, бар кирәкле адымнар яса! (Маттай 5:29, 30 укы.)

11. Без, начар теләкләр белән көрәшкәндә, Йәһвәгә таянганыбызны ничек күрсәтә алабыз?

11 Аллаһы безне үзебездән дә яхшырак белә, шуңа күрә ул безгә мондый киңәш бирә: «Фәхешлек, нәҗеслек, тыелгысыз җенси нәфес, зарарлы теләк һәм потка табыну белән бер булган комсызлык тудыра торган тән әгъзаларыгызны үтерегез» (Көләсәйлеләргә 3:5). Бу авыр булса да, шуны истә тот: безнең яратучы һәм сабыр күктәге Атабыз бар, һәм без аңардан ярдәм сорый алабыз (Зәбур 68:19). Уйларыңда начар фикерләр туганда, шунда ук аңа дога кыл. «Кеше көченнән өстенрәк кодрәт» сора һәм үзеңне башка нәрсәләр турында уйларга мәҗбүр ит. (2 Көринтлеләргә 4:7; 1 Көринтлеләргә 9:27; «Начар гадәттән ничек арынырга?» дигән рамканы кара, 104 нче бит.)

12. Безнең «йөрәк» нәрсә ул, һәм ни өчен без аны сакларга тиеш?

12 Акыллы патша Сөләйман болай дип язган: «Барыннан да бигрәк йөрәгеңне сакла, йөрәк — тормыш чыганагы бит» (Гыйбрәтле сүзләр 4:23). Безнең «йөрәк» — безнең эчке асылыбыз, Аллаһы күреп торган эчке кешебез. Өстәвенә, без мәңгелек тормыш алырбызмы, юкмы икәнен башка кешеләрнең безгә карашы түгел, ә Аллаһының «йөрәгебезгә» карашы билгели. Бу бик гади хакыйкать, әмма моңа мәңгелек тормышыбыз бәйле. Тугры Әюп хатын-кызларга бозык караш белән карамас өчен, үз күзләре белән килешү төзегән (Әюп 31:1). Бу безнең өчен яхшы үрнәк! Мәдхия җырлаучы да: «Күзләремне бозык нәрсәдән читкә бор»,— дип дога кылган (Зәбур 119:37).

МИН ӘХЛАКЫЙ ЯКТАН САФ БУЛЫР ӨЧЕН НИЧЕК КӨЧ ТАПТЫМ?

«Яшүсмер чагымда порнография караганга, минем мастурбация кебек начар гадәтем туды,— дип сөйли бер яшь кеше.— Классташларым үсеп баручы организм өчен андый гадәт табигый дип саный иде. Әмма бу гадәт вөҗданыма зыян китерде, һәм мин әхлаксыз тормыш алып бара башладым. Соңрак мин үз теләкләремнең колы булганымны аңладым. Шулай да Йәһвә һәм җыелыш ярдәме белән нәҗесли торган гадәтләремне җиңә алдым. Хәзер мин аралашыр өчен кешеләрне сайлаганда бик игътибарлы, чөнки башкалар миңа бик нык тәэсир итәргә мөмкин икәнен беләм. Шулай ук начар гадәтләремә кире кайтмас өчен, өзлексез дога кылу һәм Изге Язмаларны шәхси өйрәнү бик мөһим икәнен аңладым. Хәзер мин тән теләкләремнең колы түгел, ә пионер булып хезмәт итәм».

ДИНӘНЕҢ АКЫЛСЫЗ САЙЛАВЫ

13. Динә кем булган, һәм ни өчен ул дуслар сайлаганда акылсыз эш иткән дип әйтеп була?

13 Өченче бүлектән белгәнебезчә, дусларыбыз безгә я яхшы я начар яктан тәэсир итәргә мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 13:20; 1 Көринтлеләргә 15:33 укы). Ыруг башлыгы Ягъкубның кызы Динә мисалын карап чыгыйк. Аңа яхшы тәрбия бирелгән булса да, ул акылсыз эш иткән: кәнганлы кызлар белән дуслашкан. Кәнганлылар, моаблылар кебек, әхлаксыз кешеләр булган (Левилеләр 18:6—25). Кәнган ир-атлары, шул исәптән «үз атасының йортында иң хөрмәтле кеше» Шехем дә, Динә, башка кәнганлы хатыннар сыман, әхлаксыз мөнәсәбәтләргә керергә әзер дип санаган (Яратылыш 34:18, 19).

14. Динәнең дуслар сайлаганда акылсыз эш итүе бәлагә ничек китергән?

14 Шехемне күргәч, Динәдә бернинди әхлаксыз уй тумагандыр. Шехем исә кәнганлыларның күбесе җенси теләк туганда табигый дип санаганны эшләгән: аны «тотып алды да... көчләде». Динәнең аңа соңгы минутларда теләсә нинди каршылык күрсәтүе инде файдасыз булган. Аннан соң Шехем, күрәсең, Динәгә «гашыйк булган», шулай да аның бу хисләре килеп чыккан хәлне инде үзгәртмәгән. (Яратылыш 34:1—4 укы.) Динә үзенә дә, гаиләсенә дә газап китергән. Ул начар дуслар сайлаган, һәм моның аркасында аның гаиләсенә хурлык китерүче вакыйгалар башланган (Яратылыш 34:7, 25—31; Гәләтиялеләргә 6:7, 8).

15, 16. Чын зирәклеккә ничек ия булырга? (109 нчы биттәге рамканы да кара.)

15 Динә мөһим сабак алган булса да, аның өчен бу зур бәягә төшкән. Йәһвәне яраткан һәм аңа тыңлаучан булган кешеләргә, сабак алыр өчен, андый бәя түлисе юк. Алар Аллаһыга тыңлаучан, шуңа күрә «зирәкләр белән йөриләр» (Гыйбрәтле сүзләр 13:20а). Шулай итеп алар «игелек юлының асылына төшенеп», үзләрен кирәкмәгән авырлыклардан һәм бәлаләрдән саклыйлар (Гыйбрәтле сүзләр 2:6—9; Зәбур 1:1—3).

16 Аллаһыдан килгән зирәклеккә теләгән һәр кеше ия була ала. Моның өчен аңа дога кылырга, Аллаһы Сүзен дә, ышанычлы һәм акыллы хезмәтче тарафыннан бирелгән материалны да регуляр рәвештә өйрәнергә кирәк (Маттай 24:45; Ягъкуб 1:5). Шулай ук басынкы булу мөһим. Кеше бу сыйфатны Изге Язмалардагы киңәшләргә үз теләге белән колак салып күрсәтә (2 Патшалар 22:18, 19). Мәсәлән, мәсихче үз йөрәгенең дуамал һәм мәкерле булуы белән ризалашыр (Ирмия 17:9). Әмма аның, кирәк булганда, үзенә ярату белән бирелгән киңәшне һәм күрсәтелгән ярдәмне кабул итәргә басынкылыгы җитәрме?

17. Гаиләдә нинди хәл туарга мөмкин, һәм әти кеше үз кызы белән ничек фикер йөртә ала?

17 Әйтик, бер яшь апа-кардәш бер яшь абый-кардәш белән йөрешә, ди. Һәм кызның әтисе аларга икәүдән-икәү генә калырга рөхсәт итми. Кыз әтисенә болай ди: «Әти, син миңа әллә ышанмыйсыңмы? Без бернинди дә начарлык эшләмәячәкбез!» Бу кыз Йәһвәне ярата торгандыр, аның ниятләре дә яхшыдыр, әмма аны үзен Аллаһының зирәклеге буенча тотучы кеше дип атап буламы? Ул «фәхешлектән качамы»? Яисә ул акылсызланып, «үз йөрәгенә» таянамы? (Гыйбрәтле сүзләр 28:26). Син, бәлки, үзең дә андый очракларда ярдәм итүче башка принципларны китерә алырсың. (Гыйбрәтле сүзләр 22:3; Маттай 6:13; 26:41 кара.)

НАЧАР ГАДӘТТӘН НИЧЕК АРЫНЫРГА?

Абый-кардәш өлкән белән сөйләшә A Christian man talking to an elder

Принцип: «Әй Йәһвәне яратучылар, яманлыкны нәфрәт итегез» (Зәбур 97:10).

Уйланыр өчен сораулар

  • Мин үземдә бозык теләкләр тудыра алган ситуацияләрдән качаммы? (Маттай 5:27, 28)

  • Бозык теләкләр нәрсәгә китерә алганы турында уйланаммы? (Гыйбрәтле сүзләр 22:3)

  • Начар гадәтне җиңәр өчен, мин нинди адым ясарга әзер? (Маттай 5:29, 30)

  • Мин үз проблемамны әти-әнигә я рухи яктан җитлеккән дустыма сөйләргә әзерме? (Гыйбрәтле сүзләр 1:8, 9; Гәләтиялеләргә 6:1, 2)

  • Җиңүче булыр өчен, мин Йәһвәнең көченә һәм зирәклегенә таянганымны ничек күрсәтә алам? (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6; Ягъкуб 1:5)

ЙОСЫФ ФӘХЕШЛЕКТӘН КАЧКАН

18, 19. Йосыф тормышында нинди вәсвәсә туган, һәм ул ничек эш иткән?

18 Динәнең бер атадан туган энесе Йосыф Аллаһыны яратучы яхшы егет булган. Ул фәхешлектән качкан (Яратылыш 30:20—24). Кечкенә чагында Йосыф үз апасының акылсыз эш иткәне аркасында туган бәлаләрне үзе күргән. Һичшиксез, соңрак бу истәлекләр һәм Йосыфның Аллаһы мәхәббәтендә калырга теләге аны Мисырда яклаган, һәм Йосыф үз хуҗасының хатыны аны «көн саен» вәсвәсәгә тартканда бирешмәгән. Әлбәттә, Йосыф кол булганга үзенең бу эшен ташлап, икенче урынга күчә алмаган. Аңа бу очракта үзен акыллы тотып кыюлык белән эш итәргә кирәк булган. Ул шулай эшләгән дә: Потифар хатынының тәкъдимнәрен һәрвакыт кире кагып торган, һәм ахыр чиктә качкан. (Яратылыш 39:7—12 укы.)

19 Уйлап кара: әгәр Йосыф бу хатын-кыз турындагы буш хыялларга бирелеп йөрсә яки җенси мөнәсәбәтләр турында хыяллану аның гадәтенә кереп киткән булса, үз сафлыгын саклый алыр идеме? Юктыр. Йосыф гөнаһлы уйларга бирелмәгән, ә Йәһвә белән үз мөнәсәбәтләрен кадерләгән, һәм бу аның Потифар хатынына әйткән сүзләреннән күренә: «Хуҗам синнән кала бөтен нәрсәне миңа тапшырды. Син аның хатыны бит, ничек инде мин андый явызлык эшләп, Аллаһы алдында гөнаһ кылыйм?» (Яратылыш 39:8, 9)

20. Йәһвә Йосыф очрагында барысын ничек оештырган?

20 Яшь Йосыф үз гаиләсеннән ерак булса да, үз сафлыгын һәр көн саклап йөргән. Йәһвәгә бу зур шатлык китергәндер! (Гыйбрәтле сүзләр 27:11) Соңрак ул Йосыфны төрмәдән азат итсеннәр өчен, бөтен Мисыр җире өстеннән идарәче итеп һәм ризык өчен җаваплы кеше итеп куйсыннар өчен, барысын да оештырган (Яратылыш 41:39—49). Әйе, Зәбур 97:10 дагы: «Йәһвәне яратучылар, яманлыкны нәфрәт итегез. Ул үз тугрыларының җаннарын саклый, ул аларны явызларның кулыннан коткара»,— дигән сүзләр чыннан да хак!

Мәсихче хатын-кыз эштәге хезмәттәшенең әхлаксыз тәкъдимен кире кага

21. Бер яшь кардәш әхлакый сафлыгын ничек саклаган?

21 Бүген дә Аллаһының күп кенә хезмәтчеләре «явызлыкны нәфрәт иткәннәрен һәм яхшылыкны яратканнарын» күрсәтә (Амус 5:15). Африканың бер илендәге абый-кардәшкә классташ кызы математикадан контроль эш булганда үзенә ярдәм итүен сораган, һәм моның өчен оятын югалтып үз тәне белән «түләргә» тәкъдим иткән. «Мин бер дә икеләнмичә юк дидем,— дип сөйли кардәшебез.— Сафлык саклап, мин үз-үземне хөрмәт иткәнемне күрсәттем һәм үз-үземне түбәнсетмәдем, ә бу алтынга һәм көмешкә караганда күпкә кыйммәтлерәк». Әйе, гөнаһ «кыска вакытлы ләззәт» китерә ала, ләкин арзанга төшкән андый ләззәт өчен еш кына зур газап белән түләргә туры килә (Еврейләргә 11:25). Өстәвенә, Йәһвәгә тыңлаучан булу китергән мәңгелек бәхет белән чагыштырганда андый ләззәт чүп кенә (Гыйбрәтле сүзләр 10:22).

МӘРХӘМӘТЛЕ АЛЛАҺЫДАН ЯРДӘМНЕ КАБУЛ ИТ

22, 23. а) Мәсихче җитди гөнаһ кылса, ни өчен аның хәле өметсез түгел дип әйтеп була? ә) Андый кеше нинди ярдәм ала ала?

22 Без барыбыз да камил түгел, шуңа күрә тән теләкләрен буйсындырыр өчен һәм Аллаһы каршында дөрес булганны эшләр өчен көрәш алып барабыз (Римлыларга 7:21—25). Йәһвә моны белә һәм безнең «туфрак икәнебезне онытмый» (Зәбур 103:14). Әмма кайвакыт мәсихче җитди гөнаһ кылырга мөмкин. Бу ул өметсез хәлгә эләккән дигәнне аңлатамы? Һич тә юк! Шулай да ул, Давыт патша кебек, үз гөнаһының аяныч нәтиҗәләрен татырга мөмкин. Ләкин тәүбә иткән һәм үз «гөнаһларын таныган» кешене Аллаһы һәрвакыт «кичерергә әзер» (Зәбур 86:5; Ягъкуб 5:16; Гыйбрәтле сүзләр 28:13 укы).

23 Аллаһы шулай ук игелек күрсәтеп, мәсихче җыелышларга «бүләк итеп кешеләр» — рухи яктан җитлеккән көтүчеләр биргән. Алар башкаларга ярдәм итә ала һәм булышырга тели дә (Эфеслеләргә 4:8, 12; Ягъкуб 5:14, 15). Аларның максаты — гөнаһ кылган кешегә Аллаһы белән үз мөнәсәбәтләрен кайтарырга ярдәм итү һәм, акыллы патша сүзләре буенча, ул кабат гөнаһ кылмасын өчен, аңа «акыл җыярга» булышу (Гыйбрәтле сүзләр 15:32).

«ЗИРӘК ЙӨРӘККӘ ИЯ БУЛ»

24, 25. а) Гыйбрәтле сүзләр 7:6—23 тә телгә алынган яшь кеше «акылсыз» булуын ничек күрсәткән? ә) Безгә ничек «акыл җыярга»?

24 Изге Язмаларда «акылсыз» һәм «акыл җыйган» кешеләр турында әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 7:7). Рухи яктан җитлекмәгән һәм Аллаһы хезмәтендә тәҗрибәсе әз булганга, «зирәк йөрәккә ия» булмаган кешегә төшенүчәнлек җитмәскә мөмкин һәм ул акыл белән эш итә алмый. Гыйбрәтле сүзләр 7:6—23 тә телгә алынган яшь кеше кебек, ул авыр гөнаһка бирелүчән. Әмма «акыл җыйган» кеше Аллаһы Сүзен, дога кылып, регуляр рәвештә өйрәнү аша үзенең эчке асылын зур игътибар белән тикшереп тора. Ул камил булмаса да, бар көчен куеп, үз уйларын, теләкләрен, хисләрен һәм максатларын Аллаһыга яраклы итеп үзгәртә. Шулай итеп ул үз «җанын ярата», ягъни үзенә фатихалар ала, һәм «уңышка ирешер» (Гыйбрәтле сүзләр 19:8).

25 Үз-үзеңә мондый сораулар бир: «Мин Аллаһы нормаларының дөрес булуына чыннан да ышанаммы? Аларны тоту зур бәхет китергәненә ышанычым ныкмы?» (Зәбур 19:7—10; Ишагыя 48:17, 18) Әгәр хәтта бер тамчы шигең булса, аны юк итәр өчен көч куй. Аллаһы законнарын санга сукмасаң, моның ахыры нинди булачак икәнен онытма, уйлан. Өстәвенә, хакыйкать буенча яшәп һәм үз акылыңны файдалы — хак, тәкъва, саф, яратуга лаек һәм яхшы — фикерләр белән тутырып, «Йәһвәнең игелеген татырсың һәм күрерсең» (Зәбур 34:8; Филипиялеләргә 4:8, 9). Бер дә шикләнмичә шуны әйтеп була: моны эшләп син Аллаһыны һәм ул яратканны күбрәк яратырсың һәм ул нәфрәт иткәнне күбрәк нәфрәт итәрсең. Йосыф та камил булмаган, әмма ул «фәхешлектән кача» алган, чөнки Аллаһыга шатлык китерергә теләп, күп еллар аңа үзен үзгәртергә биргән. Син дә Йосыфтан үрнәк ал (Ишагыя 64:8).

26. Чираттагы ике бүлектә нинди мөһим тема каралачак?

26 Барлыкка Китерүче безгә җенси әгъзаларны күңел ачу өчен генә түгел, ә балалар табу һәм никахта шатланып яшәү өчен биргән (Гыйбрәтле сүзләр 5:18). Аллаһының никахка карашы чираттагы ике бүлектә каралачак.

a Саннар китабында 24 000 саны китерелә. Бу санга, күрәсең, Йәһвә үзе һәлак иткән һәм хакимнәр үтергән «халыкның... башлыклары» кергән. Хакимнәр тарафыннан 1 000 гә якын кеше үтерелгән булгандыр (Саннар 25:4, 5).

b Нәҗеслек һәм азгынлык дигән сүзләрнең мәгънәсе турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» (рус) 2006 ел, 15 июль, «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне кара. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

c Монда кулланылган «порнография» дигән сүз — җенси дәрт уятыр өчен эротик рәсемнәр, текст, аудиотекст я телефон аша эротик темаларга сөйләшү. Бу кешенең эротик рәсемен һәм ике яки күбрәк кешеләр арасындагы җирәнгеч җенси мөнәсәбәтләрне дә үз эченә алырга мөмкин.

d Мастурбация турында күбрәк белер өчен кушымтаны кара, 218, 219 нчы битләр.

УЙЛАНЫР ӨЧЕН ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘР

«Әй Йәһвәне яратучылар, яманлыкны нәфрәт итегез» (Зәбур 97:10).

«Хатын-кызга җенси теләк белән карап торучы һәркем күңеленнән аның белән инде зина кылган була» (Маттай 5:28).

«Фәхешлек кылучы үз тәненә каршы гөнаһ кыла» (1 Көринтлеләргә 6:18).

«Башкаларга вәгазьләп тә, үзем Аллаһы хуплавыннан мәхрүм калмас өчен, тәнемне тыям һәм аны үземә кол итәм» (1 Көринтлеләргә 9:27).

«Кеше ни чәчсә, шуны урыр. Чөнки үзенең гөнаһлы тәне хакына чәчүче черү урыр, ә рух хакына чәчүче рухтан мәңгелек тормыш урыр» (Гәләтиялеләргә 6:7, 8).

«Фәхешлек, нәҗеслек, тыелгысыз җенси нәфес... тудыра торган тән әгъзаларыгызны үтерегез» (Көләсәйлеләргә 3:5).

«Һәрберегез, изге булыр өчен һәм Аллаһы хуплавын алыр өчен, үз тәнен ничек буйсындырып яшәргә икәнен белсен... комсызланып тыелгысыз җенси нәфесләргә бирелмәсен» (1 Тисалуникәлеләргә 4:4, 5).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу