Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bm 7 кисәк 10 б.
  • Аллаһы Исраил халкын азат итә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы Исраил халкын азат итә
  • Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвә юллары турында белем алабыз
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • Муса Йәһвәгә хезмәт итүне сайлый
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Муса һәм Һарун фиргавен янына килә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Чыгыш китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2004 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
bm 7 кисәк 10 б.
Муса Ун әмер язылган ике таш тактаны кулында тота

7 НЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы Исраил халкын азат итә

Йәһвә Мисырга җәзалар бирә, һәм Муса пәйгамбәр Исраил халкын бу илдән чыгара. Аллаһы Муса аша Исраилгә законнар бирә

ИСРАИЛ халкы инде күп еллар Мисырда яши. Алар күп байлык җыя һәм аларның саны арта. Мисыр белән яңа, Йосыфны белмәгән фиргавен идарә итә башлый. Бу явыз идарәче Исраилнең күп санлы халык булуын күреп, бик курка. Ул аларны үз коллары итә һәм аларның яңа туган малайларын Нил елгасына ташларга куша. Әмма бер әни кеше бу әмердән курыкмыйча, яңа туган малаен саклап кала. Ул аны бер кәрзингә салып, камышлар арасына яшерә. Аны фиргавен кызы таба һәм аңа Муса исеме куша. Шулай итеп, Муса Мисыр фиргавененең сараенда тәрбияләнә.

Мусага 40 яшьләр булганда ул бер исраилле колны Мисыр нәзиреннән яклый. Шуңа күрә аңа ерак җиргә качарга һәм анда яшәргә туры килә. Мусага 80 яшьләр булганда Йәһвә аңа Мисырга кайтып, фиргавен янына барырга һәм Аллаһы халкын азат итүен таләп итәргә куша.

Фиргавен моңа ризалашмый. Аллаһы Мисырга ун җәза бирә. Һәрбер җәза алдыннан Муса фиргавен янына бара һәм аңа җәзадан качарга мөмкинлек бирә, әмма фиргавен үзсүзлеләнеп, Муса белән Аллаһының таләпләрен үтәргә теләми. Ахыр чиктә, унынчы җәза аркасында бу илдәге беренче булып туган һәр ир бала үлә. Йәһвә әмеренә буйсынып, корбанга китергән сарык бәрәненең каны белән ишек яңакларын буяган гаиләләр генә зыян күрми. Аллаһы фәрештәсе бу йортлардагы беренче булып туган ир балаларны үтерми. Шуңа күрә исраиллеләр һәр ел бу могҗизалы коткаруны бәйрәм итә башлый һәм аны Коткарылу бәйрәме дип атый.

Фиргавеннең дә беренче улы үлә. Ул Мусага һәм исраиллеләргә Мисырдан китәргә куша. Халык Мисырдан чыгып китә. Әмма фиргавен аларны җибәргәненә үкенеп, үзенең күп санлы гаскәрләрен һәм сугыш арбаларын ала да, алар артыннан куа китә. Исраиллеләр, Кызыл диңгез ярына барып җиткәч, тозакка эләккәннәр дип уйлый. Әмма Йәһвә диңгезне урталай бүлә һәм халык диңгез төбе буйлап икенче ярга үтә. Алар барганда диңгез сулары ике яктан биек стена булып тора! Мисырлылар алар артыннан куа киткәч, Аллаһы суларны кире урынына кайтара, һәм фиргавен белән аның армиясе батып үлә.

Соңрак, исраиллеләр Синай тавы янында чатырларын куйгач, Йәһвә алар белән килешү төзи. Ул Мусаны арадашчы итеп куллана. Аллаһы тормышның бар якларына диярлек кагылышлы, халыкны яклаучы һәм җитәкләүче законнар бирә. Халык Аллаһы идарәсенә тугры булып яшәсә, Йәһвә алар белән калырга һәм алар аша башкаларны фатихаларга сүз бирә.

Ләкин халыкның күпчелеге Аллаһыга иман итми һәм аны рәнҗетә. Шуңа күрә Йәһвә бу буынны 40 ел буе чүл буйлап йөртә. Аннан соң Муса үзе урынына тәкъва кеше Ешуаны куя. Халык Аллаһы Ибраһимга вәгъдә иткән җиргә керергә әзер.

Тәүраттагы Чыгыш, Левиләр, Саннар, Канун китапларына; Мәдхия 135:10—15; Рәсүлләр 7:17—36 га нигезләнгән.

  • Аллаһы Исраилне азат итәр өчен, Мусаны ничек кулланган?

  • Ни өчен исраиллеләр Коткарылу бәйрәмен үткәрә башлаган?

  • Йәһвә Исраилне Мисыр коллыгыннан ничек коткарган?

ИҢ БӨЕК ӘМЕР

Аллаһы Муса аша якынча 600 закон биргән. Аларның Чыгыш 20:1—17 дә язылган унысы Ун әмер дип атала һәм күп кешеләргә яхшы билгеле. Әмма бер кеше Гайсә Мәсихтән Аллаһы әмерләренең кайсысы иң мөһим дип сорагач, ул: «Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен көчең белән ярат»,— дигән (Марк 12:28—30; Канун 6:5).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу