Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bm 24 кисәк 27-28 б.
  • Паул җыелышларга хатлар яза

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Паул җыелышларга хатлар яза
  • Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Иман, тәртип һәм мәхәббәт турында киңәшләр
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Паул Римда
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Изге Язмаларның өлешләре бер-берсе белән бәйле
    Изге Язмалар Аллаһы яки кеше сүземе?
  • Барлык пәйгамбәрләр сөйләгән шәхес
    Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз
Күбрәк карарга
Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
bm 24 кисәк 27-28 б.
Паул сак астында хат яза

24 НЧЕ БҮЛЕК

Паул җыелышларга хатлар яза

Паулның хатлары мәсихчеләрнең җыелышларын ныгыта

ЯҢА оештырылган мәсихче җыелышлар Йәһвәнең ниятен үтәүгә үз мөһим өлешләрен кертергә тиеш булган. Әмма аларга шунда ук каты каршы килүләр белән очрашырга туры килә. Аларны бу дөнья кешеләре эзәрлекли, ә җыелыш эчендә күпкә хәйләкәррәк һәм куркынычрак хәлләр туа. Алар Аллаһыга тугры калырмы? Инҗилдәге 21 хатта яхшы киңәшләр һәм дәртләндерүче сүзләр бар.

Аларның ундүртен, Римлыларга язылган хаттан алып Еврейләргә язылган хатка кадәр, рәсүл Паул язган. Бу хатлар я берәр кешегә, я берәр җыелыш мәсихчеләренә язылган булган, шуңа карап аларга исемнәр дә бирелгән. Алардагы кайбер темаларны карап чыгыйк.

Әхлак белән тәртипкә кагылышлы кисәтүләр. Фәхешлек, зина кылу һәм башка төрле авыр гөнаһ кылучылар «Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячак» (Гәләтиялеләргә 5:19—21; 1 Көринтлеләргә 6:9—11). Аллаһының хезмәтчеләре һәр милләткә бертигез карап бердәм яшәргә тиеш (Римлыларга 2:11; Эфеслеләргә 4:1—6). Аларга мохтаҗлыктагы имандашларына теләп булышырга кирәк (2 Көринтлеләргә 9:7). «Бертуктаусыз дога кылыгыз»,— дип яза Паул. Мәсихчеләргә Йәһвәгә дога кылганда йөрәкләрен бушатырга киңәш бирелә (1 Тессалуникәлеләргә 5:17; 2 Тессалуникәлеләргә 3:1; Филиппуйлыларга 4:6, 7). Аллаһы догаларыбызны тыңласын өчен, аларны иман белән кылырга кирәк (Еврейләргә 11:6).

Гаиләләргә бәхетле яшәргә нәрсә булышачак? Ирләргә хатыннарын үз тәннәрен яраткан шикелле яратырга, хатыннарга үз ирләрен тирән хөрмәт итәргә кирәк. Ә балалар Йәһвәне шатландырып, үз әти-әнисенә тыңлаучан булырга тиеш. Әти-әниләргә Аллаһы биргән принципларны кулланып, балаларын мәхәббәт белән тәрбияләргә һәм аларга җитәкчелек бирергә кирәк (Эфеслеләргә 5:22—6:4; Көлессәйлеләргә 3:18—21).

Паулның хатлары язылган урыннар картасы

Аллаһы ниятен аңлар өчен ярдәм. Муса Кануны, тулаем алганда, исраиллеләрне Мәсих килгәнче яклап һәм аларга җитәкчелек биреп торган (Гәләтиялеләргә 3:24). Ләкин мәсихчеләргә Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен, бу Канунны үтәргә кирәкми. Паул яһүди мәсихчеләргә язган хатында Канунның мәгънәсен күп яклардан ачыклый һәм ничек Аллаһының нияте Мәсихтә үтәлеп барганын аңлата. Ул Канунның билгеле таләпләре пәйгамбәрлек мәгънә йөрткән икәнен ачыклый. Мәсәлән, хайваннарны корбанга китерү гөнаһларны чын мәгънәдә кичерәчәк Гайсәнең корбан үлеменең символы булган (Еврейләргә 10:1—4). Гайсәнең үлеме Канун килешүен гамәлдән чыгарган, шуңа күрә аны башка үтәргә кирәкми (Көлессәйлеләргә 2:13—17; Еврейләргә 8:13).

Беренче мәсихче җыелышы Паулның бер хатының очрашуда укылганын тыңлый

Җыелышлар оештыруга кагылышлы киңәшләр. Җыелышта җаваплы вазифа үтәргә теләүче ир-атлар югары әхлакый нормалар буенча яшәргә һәм рухи кешеләр булырга тиеш (1 Тимутегә 3:1—10, 12, 13; Титуска 1:5—9). Йәһвәнең хезмәтчеләренә имандашлары белән бергә регуляр рәвештә очрашырга һәм бер-берсен дәртләндерергә кирәк (Еврейләргә 10:24, 25). Андый очрашулар файдалы булырга һәм кешеләр анда белем алырга тиеш (1 Көринтлеләргә 14:26, 31).

Рәсүл Паул Тимутегә үзенең икенче хатын яза. Ул кабат Римда, аны кулга алганнар һәм ул суд көтә. Аның янына кереп чыгарга нибары берничә кешенең генә батырлыгы җитә. Паул үзенә әз вакыт калганын белә. «Мин яхшы ярыштым, ахырга тикле йөгердем, иманны саклап калдым»,— дип яза ул (2 Тимутегә 4:7). Күрәсең, тиздән аны җәзалап үтерәләр. Ләкин аның хатлары Аллаһының бүгенге хак хезмәтчеләренә әле дә җитәкчелек биреп тора.

Инҗилдәге Паулның Римлыларга; 1 Көринтлеләргә; 2 Көринтлеләргә; Гәләтиялеләргә; Эфеслеләргә; Филиппуйлыларга; Көлессәйлеләргә; 1 һәм 2 Тессалуникәлеләргә; 1 һәм 2 Тимутегә; Титуска; Филимунга һәм Еврейләргә язган хатларына нигезләнгән.

  • Паулның хатларында әхлак белән тәртипкә кагылышлы нинди кисәтүләр бар?

  • Паул Аллаһы ниятенең Мәсих аша үтәлүе турында нәрсә ачыклаган?

  • Паул җыелышлар оештыруга кагылышлы нинди киңәшләр биргән?

ВӘГЪДӘ ИТЕЛГӘН НӘСЕЛ КЕМ УЛ?

Адәм белән Хаува гөнаһ кылгач, Аллаһы символик тел кулланып, еланга болай дигән: «Синең белән хатын-кыз арасына, синең токымың белән аның нәселе арасына дошманлык җебе сузачакмын. Аның нәселе сиңа сугып башыңны ярыр, син исә аны үкчәсеннән чагарсың» (Яратылыш 3:15). Инҗилдә «борынгы елан» дип Иблис атала (Ачылыш 12:9). Ә Аллаһы вәгъдә иткән Нәсел, яки Коткаручы, кем булган? Бу сер әкрен генә Изге Язмалар аша ачыклана.

Гадәндәге фетнәдән соң якынча 2 000 ел уза, һәм Йәһвә бу вәгъдә ителгән Нәсел Ибраһим нәселеннән була ди (Яратылыш 22:17, 18). Гасырлар уза һәм рәсүл Паул үз хатында Нәселнең төп өлеше — бу Гайсә Мәсих дип яза (Гәләтиялеләргә 3:16). Яратылыш 3:15 буенча, Гайсә «үкчәсеннән чагыла», ягъни аны үтерәләр. Ләкин Аллаһы Гайсәне рух итеп терелтә (1 Көринтлеләргә 15:45).

Аллаһы шулай ук 144 000 кешене сайлаган, һәм алар нәселнең икенче дәрәҗәдәге өлешен тәшкил итә (Гәләтиялеләргә 3:29; Ачылыш 14:1). Бу кешеләр — күктәге Патшалыкта Мәсихнең варисташлары һәм аларга рухи тормыш бирелә (Римлыларга 8:16, 17).

Гайсә, күктәге куәтле Патша, тиздән Иблисне һәм аның токымын, ягъни Шайтанга ияргән җеннәрне һәм явыз кешеләрне, юк итәчәк (Яхъя 8:44; Эфеслеләргә 6:12). Аның идарәсе бар тыңлаучан кешеләргә тынычлык һәм шатлык китерәчәк. Шулай итеп, ахыр чиктә ул еланга сугып, аның «башын ярачак», һәм Иблис башка булмаячак (Еврейләргә 2:14).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу