Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lc 11-17 б.
  • Боларның авторы кем?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Боларның авторы кем?
  • Тормыш яратылган булганмы?
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Кит йөзгече
  • Акчарлак канатлары
  • Акчарлак аягы
  • Кем мактауга лаек?
  • Нәтиҗә
  • Табигать нәрсәгә өйрәтә?
    Уяныгыз! 2006
  • Авторсыз ният буламы?
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Иҗади эшләр белән сокланганда, Автор хакында белергә тырышыгыз
    Күзәтү манарасы 2007 ел
Тормыш яратылган булганмы?
lc 11-17 б.
Акчарлаклар һәм кит

Боларның авторы кем?

Соңгы елларда галимнәр һәм инженерлар үсемлекләр белән җәнлекләрдән «сабак ала» (Әюб 12:7, 8). Бу белгечләр күп төрле барлыкка китерелгәннең үзәнчелекләрен өйрәнеп, аларга охшаш яңа әйберләр уйлап чыгара яки инде булганнарның сыйфатын яхшырта. Бу өлкә биомиметика дип атала. Аста китерелгән кайбер мисалларны карап чыкканда, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Моның барысын уйлап чыгарган өчен кем мактауга лаек?»

Кит йөзгече

Бөкре китның йөзгечләре

Самолет конструкторлары киттан, мәсәлән, бөкре кит дип аталган төреннән, нәрсәгә өйрәнә ала? Күп нәрсәгә. Бу китның авырлыгы 30 тоннага җитә. Ул йөк төялгән зур машина авырлыгына тиң. Аның тәне тыгыз һәм канатка охшаш зур йөзгечләре бар. Унике метр озынлыктагы бу кит су астында гаҗәеп хәрәкәтчән.

Ул тыгыз тәнле булса да, текә борылышлар ясап йөзә. Галимнәр моңа гаҗәпләнеп, аның белән кызыксына башлаган. Алар шуны ачыклаган: китка андый хәрәкәтләр ясарга аның йөзгеченең формасы булыша. Бу йөзгечләрнең алга караган кырые, самолет канатыннан аермалы буларак, шома түгел, ә төерләр белән капланган.

Кит су буйлап йөзгәндә, бу төерләр суның күтәрү көчен арттыра, ә каршылык көчен киметә. Ничек итеп? Бер журналда язылганча, кит текә өскә менгәндә дә, аның төерләре ярдәмендә су, йөзгечләр өстеннән үз тизлеген арттырып, бер агым булып үтә («Natural History»)10.

Табигать могҗизалары өчен патент кемгә бирелергә тиеш?

Бу белемнәрне ничек кулланып була? Самолет канаты кит йөзгеченә охшаш итеп ясалса, аның һава агымы белән идарә итәр өчен кирәкле өлешләре һәм механизмнары әзрәк булыр иде. Шуңа күрә аны ремонтлау җиңелрәк, ә ул үзе күпкә ышанычлырак булыр иде. Биомеханика белгече Джон Лонг бер көн «һәрбер самолетның канаты кит йөзгеченә охшаш булачак» дип ышана11.

Акчарлак канатлары

Инженерлар самолет канатларын кошлар канатларына охшатып инде ясаса да, күптән түгел алар бу яктан тагын да зуррак уңышларга ирешкән. Бер журнал буенча, «Флорида университеты конструкторлары пилотсыз оча торган самолет моделен ясаганнар: ул канат какмый оча, кискен аска һәм өскә ташлана ала» («New Scientist»)12.

Кечкенә самолет канатлары акчарлак канатларына охшатып ясалган

Акчарлаклар үз канатларын терсәк һәм җилкә тирәсендә бөгеп, һавада шаккатыргыч хәрәкәтләр ясап оча. Шул ук журналда әйтелгәнчә, бу канатларга охшатып, «60 сантиметрлык самолет моделенең канатларын ясаганнар; алар белән кечкенә мотор һәм тимер чыбыклары ярдәмендә идарә итеп була». Бу гаҗәеп канатлар самолетка биек биналар арасында канат какмый очарга һәм кискен хәрәкәтләр ясарга мөмкинлек бирә. Кайбер хәрби хезмәткәрләр зур шәһәрләрдә химик һәм биологик сугыш коралларын эзләүдә кулланыр өчен, мондый хәрәкәтчән самолетларны җитештерергә уйлый.

Акчарлак аягы

Акчарлак боз өстендә басып торса да, өшеми. Ул җылысын ничек саклый? Аңа салкын якларда яшәүче күп хайваннарда булган искиткеч бер үзенчәлек булыша.

Акчарлакның аяклары аша җылылыкны югалтмавы аның боз өстендә басып торуын мөмкин итә

Җылылык аяктан тәнгә баручы канга күчә. Салкынлык аякта кала

Бу үзенчәлекне аңлар өчен, бер-берсенә якын урнашкан ике трубаны күз алдыгызга китерегез. Әйтик, трубаның берсендә кайнар су, ә икенчесендә салкын су ага. Аларның икесендә дә су бер якка акса, кайнар судан суыгына якынча ярты җылысы гына күчәчәк, ә трубалардагы сулар капма-каршы якка аксалар, кайнар судан суыгына бар җылысы диярлек күчәчәк.

Акчарлак боз өстендә басып торганда, аның җылы тәненнән аягына бер кан тамыры буйлап аккан кан аягыннан кире тәнгә башка кан тамыры буйлап кайткан салкын канны җылыта. Шулай итеп кош тәнендәге җылы саклана һәм аның аяклары аша җылы югалтылмый. Авиаинженер Артур Фраас бу системаны «дөньядагы җылы алмашынуының иң яхшы үрнәге» дип атаган13. Бу система шундый камил ки, хәтта инженерлар аны үрнәк итеп куллана.

Кем мактауга лаек?

Балык һәм аңа охшаш машина

Гаҗәеп уңай агышлы формага ия балык һәм аңа охшаш формадагы машина

Хәзерге вакытта Кушма Штатларның Галәмне тикшерү һәм аэронавтика буенча милли идарәсе (НАСА) чаян шикелле йөрүче күп аяклы робот җыяр өчен эшләр алып бара, ә Финляндия инженерлары төрле киртәләр аша үтә алучы зур бөҗәккә охшаш алты аяклы трактор ясаган. Бүтән галимнәр кечкенә каплавычлардан торган тукыманы уйлап чыгарган. Аның каплавычлары кеше тәненең температурасына карап, нарат күркәсе сыман, я ачыла, я ябыла. Балыкның бер төре (Ostraciodontidae семьялыгыннан) гаҗәеп уңай агышлы формага ия, шуңа күрә инженерлар бу балыкка охшаш формадагы машина ясарга җыеналар. Башка галимнәр, ныграк һәм җиңелрәк бронежилетлар ясар өчен, бер моллюскның бәрелү-сугылу тәэсирен йомшарту сыйфатын өйрәнәләр.

Дельфиннар

Дельфиннар кулланган эхолокация кеше кулланганыннан күпкә яхшырак

Табигатьтә яхшы идеяләр күп булганга, галимнәр аларны хәтта бер базага туплаган. Алар, «инженерлар алдында туган проблемаларны хәл итәр өчен», бу базаны кулланып, «җавапны табигатьтән эзлиләр» («The Economist»). Бу базага кертелгән идеяләр «биологик патентлар» дип атала. Гадәттә, патент яңа идеяне я берәр техниканы уйлап чыгаручы кешегә яисә компаниягә бирелә. Бер журналда биологик патентлар базасы турында болай дип әйтелә: «Биомиметика идеяләрен „биологик патентлар“ дип атап, галимнәр табигатькә патент биргәннәр дип әйтеп була» («The Economist»)14.

Моллюск

Галимнәр бу моллюскның бәрелү-сугылу тәэсирен йомшарту сыйфатын өйрәнәләр

Шундый искиткеч идеяләр белән тулы табигать ничек барлыкка килгән? Күп кенә галимнәр табигатьтәге бар бу могҗизалар миллионнарча ел дәвамында эволюция аркасында туган дип әйтер. Әмма бүтән галимнәр башка нәтиҗәгә килә. Майкл Бихи исемле микробиолог болай дип язган: «[Табигатьнең] кемнеңдер тарафыннан барлыкка китерелгәненә гади бер дәлил бар: берәр нәрсә үрдәккә охшаган, үрдәк кебек йөри һәм кычкыра икән, ул чакта, берәрсе моңа каршы дәлилләр китермәсә, нәтиҗә бер — бу үрдәк» («The New York Times» 2005 ел, 7 февраль). Бу галимнең нәрсә әйтәсе килгән? «Табигатьнең барлыкка китерелгәне ачык күренеп торганга, ул барлыкка китерелмәгән дип әйтү дөрес булмас иде»15.

Геккон аягы

Молекуляр көч ярдәмендә геккон иң шома түшәм буйлап йөгерә ала

Әлбәттә, куркынычсызрак һәм яхшырак самолет канатын ясаган инженер да, кием тегәр өчен сыйфатлырак тукыма ясаган кеше дә, яхшырак машина уйлап чыгаручы да, моның өчен мактауга лаек. Әгәр берәр кеше кемнеңдер идеясен кулланып та, бу идеяне уйлап чыгарган шәхесне танымый һәм аны моның өчен мактамый икән, шул чакта ул автор хокукын бозучы кеше булып чыга.

Югары квалификацияле белгечләр, инженерлар алдында туган авыр проблемаларны чишәр өчен, табигатьтәге идеяләрне куллансалар да, кайберәүләре бу идеяләр үзеннән-үзе, эволюция аркасында барлыкка килгән дип әйтә. Шулай уйлау акыллымы? Табигатьтәгедән үрнәк алып берәр нәрсәне ясар өчен акылга ия шәхес кирәк икән, һичшиксез, табигатьтәгене кемдер ясаган булырга тиеш. Кем күбрәк мактауга лаек: остазмы яки аңардан үрнәк алучы шәкертме?

Нәтиҗә

Күп кенә кеше, табигатьнең яратылган булганына дәлилләрне карап чыкканнан соң, Инҗилне язуда катнашкан Паулның мондый сүзләре белән ризалашыр: «Галәм барлыкка китерелгәннән бирле Аның [Аллаһының] күренмәгән сыйфатлары, ягъни Аның мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы Ул булдырган нәрсәләр аша ачык күренә һәм аңлашыла» (Римлыларга 1:19, 20).

Сез ничек җавап бирерсез?

  • Табигатьтәге искиткеч инженерлык идеяләрнең үзеннән-үзе барлыкка килгәненә ышану акыллымы?

  • Кайберәүләрнең тормыш яратылмаган, ә шулай күренә генә дигән сүзләренә сез нәрсә әйтер идегез?

Әвернәле үрмәкүч

Болар үзеннән-үзе барлыкка килгәнме?

Табигатьтән үрнәк алып ясыйлар икән, табигатьтәгене кемдер ясаган булып чыкмыймы?

Җепселләр

  • Кевлар җепселләре

    Кеше ясаган. Кевлар — бу бронежилетлар ясар өчен кулланыла торган нык һәм чыдамлы ясалма җепсел. Кевларны ясар өчен югары температура һәм куркыныч химикатлар кирәк.

  • Табигатьтән мисал. Әвернәле үрмәкүч җиде төрле ефәк ясый. Аларның иң чыдамлысы — каркас ефәге — мамыктан да җиңелрәк. Ләкин берсе бу ефәктән, ә икенчесе корычтан ясалган бер калынлыктагы ике җеп алсак, ефәктән ясалганы корычтан да һәм шул ук калынлыктагы кевлардан да ныграк булачак. Әгәр 1 сантиметр калынлыктагы каркас ефәгеннән футбол кыры хәтле ятьмә ясасак, ә җеп араларын 4 сантиметр итсәк, мондый ятьмәгә очып баручы бик зур самолет тотып булыр иде! Үрмәкүчләргә бу ефәкне ясар өчен, югары температура кирәк түгел, ә нибары су гына.

Навигация

  • Аэроплан

    Кеше ясаган. Кайбер фирмаларның самолетларында автопилот системасында компьютер кулланалар. Бу системалар самолет белән, ул бер илдән икенчесенә очып барганда, идарә итә һәм самолетны җиргә утырта ала. Бер экспериментта кулланылган андый компьютер якынча кредит картасы зурлыгында булган.

  • Табигатьтән мисал. Монарх күбәләгенең мәк орлыгы кадәрге мие бар. Аның ярдәмендә ул Канададан Мексикадагы урманның кечкенә бер үзәнлегенә кадәр очып, 3 000 километр юл үтә. Бу күбәләк юлны кояшка карап таба һәм кояш күк буйлап күчсә дә, аның мие, юлны билгеләгәндә, моны исәпкә ала.

Линзалар

  • Энә очында катлаулы күз

    Кеше ясаган. Инженерлар энә очы хәтле генә катлаулы «күз» ясаганнар. Ул 8 500 линзадан тора. Андый линзаларны неп-нечкә сферик камераларда һәм зур тизлекне билгеләүче детекторларда кулланып була.

  • Табигатьтән мисал. Энә карагының һәр күзе 30 000 линзадан тора. Һәр линза үз өлешен күрә, һәм алар бергәләп, мозаика җыйган кебек, бер рәсем булдыралар. Энә карагының мондый катлаулы күзе, берәр нинди хәрәкәт булса, аны шунда ук күреп ала.

    Энә карагы
    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу