Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • rk 4 кисәк 10-11 б.
  • Кем хак Аллаһы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кем хак Аллаһы?
  • Чын иман бәхетле тормыш ачкычы
  • Охшаш мәкаләләр
  • Фәрештәләр — «хезмәт итү өчен җибәрелгән рухлар»
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Фәрештәләр кемнәр алар?
    Рухи сорауларга җавап
  • Аллаһыны күргән кеше бармы?
    Рухи сорауларга җавап
  • Алла кем ул?
    Күзәтү манарасы 2002 ел
Күбрәк карарга
Чын иман бәхетле тормыш ачкычы
rk 4 кисәк 10-11 б.

ДҮРТЕНЧЕ КИСӘК

Кем хак Аллаһы?

КЕШЕЛӘР күп илаһларга табына. Әмма Изге Язмаларда бер генә хак Аллаһы бар дип әйтелә. Ул — Аллаһы Тәгалә. Ул мәңге һәм аңа тиң беркем дә юк. Ул күктә вә җир йөзендә булган бар нәрсәне яраткан һәм безгә тормыш биргән. Шуңа күрә ул гына гыйбадәт кылуга лаек.

Муса ун әмер чокып ясалган таш такталарны кулында тота

Муса пәйгамбәргә бирелгән Канун «фәрештәләр аша җиткерелгән сүз» дип атала

Аллаһының титуллары күп, әмма исеме бер генә — ЙӘҺВӘ. Аллаһы Мусага болай дигән: «Исраиллеләргә әйт: „Раббы [Йәһвә, ЯД], сезгә ата-бабаларыгызның Алласы, Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Алласы, мине сезнең янга җибәрде“. Минем исемем мәңгегә шушы булыр, һәм Мине буыннан-буынга шушы исем белән белерләр!» (Чыгыш 3:15, искәрмәне кара). Йәһвә дигән исем Изге Язмаларда якынча 7 000 тапкыр очрый. Мәдхия 83:18 дә (ЯД) Аллаһы турында: «Син, Йәһвә исемле [Аллаһы], син генә бөтен җир өстеннән Тәгалә»,— дип язылган.

Үле диңгез янында табылган борынгы кулъязмаларда Аллаһы исеме ассызыклана

Үле диңгез янында табылган борынгы кулъязмаларда Аллаһы исеме язылган

Бер кешенең дә Аллаһыны күргәне юк. Йәһвә Мусага: «Син Минем йөземне күрә алмассың, чөнки Мине күргән кеше исән кала алмый»,— дип әйткән (Чыгыш 33:20). Аллаһы күкләрдә яши, һәм кеше аны күрә алмый. Аллаһының сурәтен яки сынын ясау, аларга һәм потларга дога кылу дөрес түгел. Йәһвә Аллаһы Муса пәйгамбәр аша мондый әмер биргән: «Үзегезгә өстә — күктә, җирдә һәм аста — суда булган нәрсәләрнең сурәтләреннән потлар ясамагыз. Потларга баш имәгез һәм табынмагыз, чөнки Мин — Раббы Аллагыз, башка илаһларга түзеп тормам» (Чыгыш 20:2—5). Соңрак Ишагыйя пәйгамбәр аша Аллаһы болай дигән: «Мин Йәһвә. Бу — Минем исемем, һәм мин үз данымны беркемгә дә һәм үземә тиешле мактауны ясалган сурәтләргә бирмәячәкмен» (Ишагыйя 42:8).

Кайбер кешеләр Аллаһыга ышанса да, ул ирешмәслек бөек һәм аның турында белеп булмый дип уйлый. Аны яратырга түгел, ә аңардан куркырга кирәк дип саный алар. Ә сез ничек уйлыйсыз, Аллаһы сезнең турында кайгыртамы? Аның турында белем алып һәм хәтта аңа якынлашып буламы? Әйдәгез, Изге Язмаларда Аллаһының сыйфатлары турында әйтелгәнне карап чыгыйк.

Сез ничек җавап бирер идегез?

  • Ни өчен Аллаһы гыйбадәт кылуга лаек?

  • Аллаһының исеме ничек?

  • Ни өчен Аллаһыга гыйбадәт кылганда, потлар, сурәтләр һәм сыннар кулланырга ярамый?

  • Аллаһы үз ихтыярын үтәр өчен, изге рухын һәм фәрештәләрен ничек куллана?

Аллаһының изге рухы һәм фәрештәләре

Аллаһы үз ихтыярын ничек үти? Моның өчен ул үзенең изге рухын куллана. Аллаһының изге рухы шәхес тә, фәрештә дә түгел, ә күзгә күренми торган эш итүче көче, чиксез зур кодрәте. Аның ярдәмендә ул үзенең һәркайсы ихтыярын үти. Бу көчне ул күкне һәм җирне яратыр өчен кулланган. «Ходай сүзе белән күкләр, Аның аваз рухы белән алардагы бар чирүләр нык бөркелгәннәр» (Мәдхия 32:6). Яратылыш 1:2 буенча, җир йөзе әле су белән капланган чакта һәм Ходай аны кешелек өчен әзерләгәндә, Аллаһының «рухы-сулышы сулар өстендә гизгән». Соңрак Аллаһы үз изге рухын бар тереклекне яратыр өчен кулланган.

Аллаһы үз ихтыярын тормышка ашырыр өчен, фәрештәләрне дә куллана. Ул аларны үзе белән күктә яшәр өчен яраткан. Фәрештәләр бик кодрәтле. Алар Аллаһының хәбәрләрен җиткерә һәм башка төрле мөһим йөкләмәләрне үти. Мәсәлән, Изге Язмаларда Муса пәйгамбәргә бирелгән Канун «фәрештәләр аша җиткерелгән сүз» дип атала. Аллаһының фәрештәләре шулай ук аның җирдәге хезмәтчеләренә ярдәм итә. Чыннан да, Изге Язмаларда Аллаһының фәрештәләре «котылуны мирас итеп алачак затларга хезмәт итү өчен җибәрелгән рухлар» дип атала (Еврейләргә 1:14; 2:2).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу