АЛТЫНЧЫ КИСӘК
Җир өчен Аллаһы нәрсә ниятләгән?
АЛЛАҺЫ җирне кешеләрнең камил йорты итеп барлыкка китергән. Аның Сүзендә: «Күк Ходайныкы, ә җирне Ул адәм улларына биргән»,— дип әйтелә (Мәдхия 113:24).
Беренче кешене, Адәмне, яратыр алдыннан Аллаһы җир йөзендә кечкенә урын сайлап, аны гүзәл бакча иткән. Ул урын Гадән дип аталган. Изге Язмаларда Фөрат һәм Тигр (Диҗлә) елгалары шул Гадән бакчасыннан башлангыч алганнар дип әйтеләa. Гадән бакчасы хәзерге көнчыгыш Төркия җирендә урнашкан булган дип санала. Әйе, Гадән бакчасы җирдә чыннан да булган!
Аллаһы Адәмне яратканнан соң, аны Гадән бакчасына урнаштырган һәм аңа «бакчаны саклап тору һәм эшкәртү хезмәтен йөкләгән» (Яратылыш 2:15). Аннары Аллаһы Адәм өчен хатын — Хауваны яраткан. Аллаһы аларга: «Үрчегез, ишәегез... Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз»,— дигән әмер биргән (Яратылыш 1:28). Әйе, Аллаһы җирне «юкка гына» түгел, ә кешеләр белән «тутырыр өчен барлыкка китергән» (Ишагыйя 45:18).
Ләкин Адәм белән Хаува Аллаһы биргән канунны белә торып бозганнар һәм шулай итеп аңа каршы күтәрелгәннәр. Шуңа күрә Аллаһы аларны Гадән бакчасыннан чыгарган. Кешеләр Оҗмахны югалткан. Әмма Адәмнең гөнаһы тагы да зуррак зыян китергән. «Бер кеше аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды, чөнки барлык кешеләр гөнаһ кылдылар»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Римлыларга 5:12).
Йәһвә үзенең башлангыч ниятеннән — җирне оҗмах итеп бәхетле кешеләр белән тутыру теләгеннән баш тартканмы? Юк! Аллаһы болай ди: «Минем авызымнан чыккан сүз миңа үтәлмичә кире кайтмаячак, ләкин мин теләгәнне эшләячәк, һәм мин аны нәрсә өчен җибәрсәм, шуны башкарачак» (Ишагыйя 55:11). Җирдә кабат Оҗмах булачак!
Оҗмахтагы тормыш нинди булачак? Чираттагы ике биттә күрсәтелгән Изге Язмалардагы вәгъдәләрне карап чыгыйк.
a Яратылыш 2:10—14 тә болай дип әйтелә: «Бакчадагы туфракны сугару өчен Гадәннән бер елга агып чыга да дүрт ермакка аерыла иде. Ул ермакларның берсе Пишон исемендәдер... Икенче ермакның исеме Гихон... Өченче ермакның исеме Диҗлә [ягъни Тигр]; ул Ашшур җирләренең чиге буйлап ага. Дүртенчесе исә Фөрат елгасыдыр». Беренче ике елга турында мәгълүмат юк һәм аларның урыннары билгесез.