Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • rk 7 кисәк 18-19 б.
  • Аллаһы пәйгамбәрләр аша нәрсә вәгъдә иткән?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы пәйгамбәрләр аша нәрсә вәгъдә иткән?
  • Чын иман бәхетле тормыш ачкычы
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмаларның өлешләре бер-берсе белән бәйле
    Изге Язмалар Аллаһы яки кеше сүземе?
  • Кешелекне коткарыр өчен адымнар
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Алланың пәйгамбәрлек сүзенә ышаныгыз!
    Күзәтү манарасы 2000 ел
  • Оҗмах алып киләчәк хөкүмәт
    Оҗмах алып киләчәк хөкүмәт
Күбрәк карарга
Чын иман бәхетле тормыш ачкычы
rk 7 кисәк 18-19 б.

ҖИДЕНЧЕ КИСӘК

Аллаһы пәйгамбәрләр аша нәрсә вәгъдә иткән?

БОРЫНГЫ пәйгамбәрләр Йәһвә Аллаһыга иман иткән. Алар аның вәгъдәләренә ышанган, һәм аларның бар тормышлары бу вәгъдәләр белән бәйле булган. Әйдәгез, бу вәгъдәләрнең кайберләрен карап чыгыйк.

Адәм белән Хаува, Гадән бакчасында фетнә күтәргәннән соң, Аллаһы шунда ук мондый вәгъдә биргән: ул бер Затны билгеләячәк һәм бу Зат «еланның» — «зур аждаһа... иблис һәм шайтан дип аталган борынгы еланның» — башын ярачак һәм аны мәңгегә юк итәчәк (Яратылыш 3:14, 15; Ачылыш 12:9, 12). Килергә тиешле бу Зат кем булган?

Шул беренче пәйгамбәрлек бирелгәннән соң якынча 2 000 ел узгач, Йәһвә Ибраһим пәйгамбәргә килергә тиешле Зат аның нәселеннән булачак дигән вәгъдә биргән: «Минем өн-авазымны ишетеп, Мине тыңлаганың өчен, синең [ягъни токымың] аша җир йөзендәге барлык халыклар мөбарәк кылыначак» (Яратылыш 22:18).

Б. э. к. 1473 елны Аллаһы «нәсел орлыгы» турында өстәмә мәгълүматны Муса пәйгамбәргә биргән. Муса Исраил балаларына болай дигән: «Раббы Аллаһыгыз үз кардәшләрегез арасыннан сезнең өчен минем кебек бер пәйгамбәрне булдырыр — аның сүзенә колак салыгыз» (Канун 18:15). Шулай итеп, бу пәйгамбәр, Муса кебек үк, Ибраһим нәселеннән килергә тиеш булган.

Бу пәйгамбәр шулай ук Давыт патша буыныннан килергә һәм бөек патша булырга тиеш булган. Йәһвә Аллаһы Давыт патшага мондый вәгъдә биргән: «Мин синнән соң синең токымыңны куячакмын һәм... аның патшалыгының тәхетен һичшиксез мәңгегә урнаштырачакмын» (2 Патшалык 7:12, 13). Аллаһы шулай ук Давыт нәселеннән чыккан бу Зат «Тынычлык мирзасы» дип аталачак дигән. Һәм болай дип өстәгән: «Аның мирзалык идарәсе киң таралачак, һәм Давыт тәхетендә һәм аның патшалыгында тынычлык мәңге булачак. Ул нык урнашачак һәм бу көннән алып гасырлардан гасырларга гаделлек һәм тәкъвалык ярдәмендә торачак» (Ишагыйя 9:6, 7). Әйе, бу гадел Җитәкче бар җирдә тынычлык һәм гаделлек урнаштырырга тиеш булган. Әмма ул кайчан килгән?

Ибраһим, Муса, Давыт, Гайсә һәм вәгъдә ителгән орлык еланның башын яра

Вәгъдә ителгән «нәсел орлыгы»... Давыт нәселеннән чыккан, б. э. 29 елында килгән һәм еланның, ягъни Шайтанның, башын ярачак

Соңрак Җәбраил фәрештә Аллаһы пәйгамбәре Данилга болай дигән: «Бел һәм шуны аңла: Иерусалимны торгызу һәм яңадан төзү турындагы боерыктан алып Мәсих Җитәкче килгәнгә кадәр җиде атна һәм алтмыш ике атна үтәчәк» (Данил 9:25). Бу 69 атна 483 ел дәвам иткән, чөнки һәр атна 7 елга тиң. Шул атналар б. э. к. 455 елда башланган һәм б. э. 29 елында тәмамланганa.

Муса кебек пәйгамбәр һәм күптән көтелгән «нәсел орлыгы» — Мәсих чыннан да б. э. 29 елында килгәнме? Әйдәгез, моны белик.

[Искәрмә]

a «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның 255 битендәге 2 нче аңлатманы карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафынннан бастырылган.

Сез ничек җавап бирер идегез?

  • Ибраһимга вәгъдә ителгән «нәсел орлыгы» Шайтан белән нәрсә эшләячәк?

  • Аллаһы Муса аша нәрсә вәгъдә иткән?

  • Давытка «нәсел орлыгы» турында нинди мәгълүмат бирелгән булган?

  • Җәбраил фәрештә Данилга нәрсә әйткән булган?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу