Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • rk 8 кисәк 20-21 б.
  • Мәсих килә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мәсих килә
  • Чын иман бәхетле тормыш ачкычы
  • Охшаш мәкаләләр
  • Мәсих килә
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Алар Мәсихне көткән
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Мәрьям янына фәрештә килә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • «Мин — Йәһвәнең колы!»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
Күбрәк карарга
Чын иман бәхетле тормыш ачкычы
rk 8 кисәк 20-21 б.

СИГЕЗЕНЧЕ КИСӘК

Мәсих килә

ДАНИЛ үз пәйгамбәрлеген әйткәннән соң, 500 дән артык ел уза. Аллаһының фәрештәсе Җәбраил Мәрьям исемле гыйффәтле кыз янына килә. Мәрьям Давыт патша нәселеннән. Фәрештә аңа болай ди: «Сәлам сиңа! Аллаһының мәрхәмәтен кабул итүче — син. Раббы синең белән!» (Лүк 1:28). Әмма Мәрьям каушап кала. Ни өчен Җәбраил Мәрьям янына килгән?

Җәбраил фәрештә Мәрьям янына килә

Җәбраил Мәрьямгә ул Мәсих тудырачак дигән хәбәр китергән

«Курыкма, Мәрьям! Аллаһы сиңа мәрхәмәт күрсәтте. Син буйга узарсың һәм Ир Бала табарсың, Аңа Гайсә дигән исем кушарсың»,— дип аңлата аңа Җәбраил.— «Раббы Аллаһы Аңа борынгы бабасы Давытның тәхетен бирәчәк... Аның патшалыгының ахыры булмаячак» (Лүк 1:30—33). Нинди гаҗәеп яңалык! Мәрьямнән инде күптән көтелгән «нәсел орлыгы», Мәсих, туачак!

Бер ел да үтми, Бәйтлехем шәһәрендә Гайсә туа. Шул төнне бер фәрештә ул тирәдәге көтүчеләр янына килеп, болай ди: «Мин сезгә куанычлы хәбәр... алып килдем: бүген Давыт шәһәрендә сезнең өчен Коткаручы туды. Ул — Мәсих, Раббы!» (Лүк 2:10, 11). Соңрак Гайсәнең гаиләсе Насара шәһәренә күчә һәм ул анда үсә.

Б. э. 29 елында — нәкъ Мәсих килергә тиеш булган елда — Гайсә Аллаһы пәйгамбәре булып хезмәт итә башлый. Аңа ул вакытта «утыз яшьләр чамасы» була (Лүк 3:23). Күп кеше аның Аллаһы тарафыннан җибәрелгәнен аңлый һәм: «Безнең арадан бөек Пәйгамбәр чыкты»,— ди (Лүк 7:16, 17). Гайсә нәрсәгә өйрәткән?

Гайсә кешеләрне Аллаһыны яратырга һәм аңа гыйбадәт кылырга өйрәткән. Гайсә болай дигән: «Раббы Аллаһыбыз — бердәнбер Раббы! Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен көчең белән ярат» (Марк 12:29, 30). Ул шулай ук: «Раббы Аллаһыңа табын, Аңа гына хезмәт ит»,— дип әйткән (Лүк 4:8).

Гайсә кешеләрне бер-берсен яратырга өндәгән. «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат»,— дип әйткән Гайсә пәйгамбәр (Марк 12:31). Ул шулай ук болай дигән: «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез. Чөнки Муса канунының һәм пәйгамбәрләр китабында язылган тәгълиматның мәгънәсе шунда» (Маттай 7:12).

Гайсә башкаларга Аллаһы Патшалыгы турында ашкынып сөйләгән. «Мин башка шәһәрләргә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне җиткерергә тиешмен, чөнки Мин шуның өчен җибәрелдем»,— дип әйткән ул (Лүк 4:43). Ни өчен Аллаһы Патшалыгы турында хәбәр шулкадәр мөһим?

Изге Язмаларда Аллаһы Патшалыгы — бу җир өстеннән идарә итәчәк күктәге хөкүмәт дип әйтелә. Аллаһы Гайсәне, вәгъдә ителгән Мәсихне, бу Патшалыкның Патшасы итеп билгеләгән. Данил пәйгамбәр алдан мондый күренеш күргән: Аллаһы Мәсихкә күктә «хакимлек, дан һәм патшалык» бирә (Данил 7:14). Бу Патшалык ярдәмендә бар җирдә Оҗмах урнашачак һәм Аллаһы хезмәтчеләренә мәңгелек тормыш бүләге биреләчәк. Әллә бу хәбәр иң яхшы хәбәр түгелме?

Сез ничек җавап бирер идегез?

  • Җәбраил фәрештә Мәрьямгә нинди хәбәр тапшырган?

  • Б. э. 29 елында нинди пәйгамбәрлек үтәлгән?

  • Гайсә нәрсәгә өйрәткән?

  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул, һәм ул нәрсә башкарачак?

Гайсә халыкны өйрәтә

Гайсә, вәгъдә ителгән Мәсих, кем ул?

«Мәсих» дигән сүз «Майланган Зат», ягъни Аллаһы тарафыннан берәр вазифаны үтәр өчен билгеләнгән Зат, дигәнне аңлата. Гайсәгә, Мәсихкә, тормышны Аллаһы биргән. Ходай бөек могҗиза эшләгән: Мәрьям Гайсәне ирсез тудырган.

Ни өчен шулкадәр күп кеше Гайсәгә иман иткән? Менә моның кайбер сәбәпләре:

  • Ул Изге Язмаларга нигезләнеп өйрәткән.

  • Аның тәгълиматлары һәм үрнәге хакыйкать белән гаделлекне яраткан кешеләрне аңа җәлеп иткән.

  • Ул Аллаһы кодрәте белән күп могҗизалар кылган.

  • Ул Изге Язмаларда язылган күп пәйгамбәрлекләрне үтәгән.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу