Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • rk 10 кисәк 24-25 б.
  • Чын иманның дошманы фаш ителә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Чын иманның дошманы фаш ителә
  • Чын иман бәхетле тормыш ачкычы
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ялган иман тарала
  • Чын иман сакланып кала
  • Бодай һәм чүп үләне турындагы мисал
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
  • «Тәкъва кешеләр... кояштай балкып торырлар»
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • «Истә тотыгыз: мин... һәрвакыт сезнең белән булам»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Уяу булыгыз! Шайтан сезне йотарга тели
    Күзәтү манарасы 2015 ел
Күбрәк карарга
Чын иман бәхетле тормыш ачкычы
rk 10 кисәк 24-25 б.

УНЫНЧЫ КИСӘК

Чын иманның дошманы фаш ителә

ӘЛЕ җирне барлыкка китергәнче, Йәһвә Аллаһы күктә фәрештәләрне яраткан. Бар затлар Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга тиеш булса да, вакыт узу белән бер фәрештә аларның үзенә табынуларын тели башлаган. Шул теләге буенча эш итеп, ул Аллаһыга каршы чыккан һәм шулай итеп Шайтан, ягъни «Дошман», булып киткән. Шайтан Аллаһыга ничек каршы чыккан?

Елан Хауваны җимеш ашарга кыстагач, Хаува җимешкә карый башлый

Шайтан Хауваны алдар өчен еланны кулланган

Ул Хауваны Аллаһыны тыңламаска котырткан. Шайтан хәйлә корган. Аның Хаувага әйткән сүзләрендә мондый фикер чагылган: Йәһвә Аллаһы билгеле бер агачтан ашамаска боерып, Хаувадан ниндидер яхшы нәрсәне яшергән. Оятсызланып, ул Аллаһыны ялганчы дип атаган һәм мондый сүзләр әйткән: «Алла белә: ул агачның җимешен ашаган көнне сезнең күзләрегез ачылачак, яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Алланың Үзе кебек булачаксыз» (Яратылыш 3:5). Шулай итеп аның бу сүзләрендә Хаува Аллаһы җитәкчелеген кире кагарга тиеш дигән фикер яңгыраган. Хаува, Шайтанның ялганына ышанып, акылсыз эш иткән. Ул Аллаһы канунын бозган һәм Адәмне дә шуны ук эшләргә этәргән. Шулай итеп Шайтан чын иман тотучыларның дошманы булып киткән. Бүгенге көндә дә ул кешеләрне адаштыруын дәвам итә. Ничек итеп?

Ялган иман тарала

Кешеләр алтын сыер алдында җырлый һәм бии

Шайтан кешеләрне алдар өчен потка табынуны һәм төрле гореф-гадәтләрне куллана

Ягъкуб, ягъни Исраил, балаларын хак юлдан яздырыр өчен, Шайтан үзенең коралы итеп потка табынуны һәм кеше уйлап чыгарган гореф-гадәтләрне кулланган. Исраиллеләрнең дини җитәкчеләре «кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә» өйрәткәнгә, Гайсә, Мәсих, аларга аларның табынулары буш дип әйткән (Маттай 15:9). Бу халык Мәсихне кире каккач, Аллаһы да аларны кире каккан. Гайсә аларга болай дигән: «Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешен китерүче халыкка биреләчәк» (Маттай 21:43). Соңрак Гайсәнең шәкертләре Аллаһының хупланган халкы булып киткән.

Шуннан соң Шайтан инде Гайсә шәкертләрен юлдан яздырыр өчен, көч куйган. Ул уңышка ирешкәнме? Гайсә пәйгамбәрлек итеп бер ачык мисал китергән. Бу мисалда бер кеше басуга яхшы иген чәчкән. Соңрак дошман килеп, иген арасына тиле бодай чәчеп киткән. Алар уңыш уру вакытына кадәр бергәләп үскәннәр. Аннары тиле бодайны игеннән аерып, юк иткәннәр. Ә игенне келәткә җыйганнар.

Шуннан соң Гайсә үз шәкертләренә бу мисалны аңлатып биргән. Орлык чәчүче — ул үзе. «Яхшы орлыклар — Патшалык кешеләре, тиле бодай — шайтан кешеләре, һәм аны чәчүче дошман — иблис. Урак өсте — дөнья бетү ул, ә уручылар — фәрештәләр» (Маттай 13:38, 39). Ул үз шәкертләрен иген белән чагыштырган. Ләкин Шайтан Гайсәнең тугры шәкертләре арасына, тиле бодайны чәчкәндәй, үзенең ялган шәкертләрен «чәчкән». Шулай итеп Гайсә алдан әйткәнчә, аның үлеменнән соң күп гасырлар дәвамында ялган шәкертләр «чыга» барган. Алар мөртәтләрнең тәгълиматларын, шул исәптән Троица турындагы тәгълиматны, таратканнар, ягъни Аллаһы өч шәхестән тора дип өйрәткәннәр. Ялган шәкертләр шулай ук потларга табына башлаган һәм сәяси эшләрдә катнашкан. Гайсә тәгълиматларына бик әз кеше генә тугры булып калган.

Чын иман сакланып кала

Әмма, Гайсә әйткәнчә, ахыр чиктә барысы үзгәрәчәк. Аллаһының фәрештәләре иманнары чын булмаган кешеләрне юк итәр өчен, аларны аерып куячак. Шунда чын иманлы кешеләрне билгеләү җиңелрәк булачак. Ахыр чиктә Шайтан Иблис тә — чын иманның дошманы — юк ителәчәк. Ә чын иман тантана итәчәк!

Әмма бүген чын иманга ия булган кешеләрне ничек билгеләп була? Бу сорауга җавапны без киләсе бүлектән белербез.

Төрле милләт кешеләр төрле яшьтә

Аллаһының фәрештәләре чын иманлы булырга теләгән кешеләрне эзли

Сез ничек җавап бирер идегез?

  • Шайтан кайдан килеп чыккан?

  • Шайтан кешеләрне юлдан яздырыр өчен нәрсә эшли?

  • Гайсәнең иген һәм тиле бодай турындагы мисалын аңлатып бирегез.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу