25 НЧЕ БҮЛЕК
Мастурбация гадәтен ничек ташларга?
«Мин мастурбация белән сигез яшемдә шөгыльләнә башладым. Соңрак мин бу гадәткә Аллаһының карашын белдем. Бу гадәткә бирелгән саен, мин үземне нәфрәт итә идем. „Аллаһы минем кебек кешене ничек ярата алсын?!“ — дип уйлый идем мин» (Луиз).
ЯШҮСМЕР чакта җенси теләкләр аеруча көчле була. Нәтиҗәдә, кеше мастурбация белән шөгыльләнә башларга мөмкинa. Күпләр уйлавынча, бу гадәттә берни начары юк. «Син бит беркемгә зыян китермисен»,— дип уйлыйлар алар. Ләкин бу гадәт белән көрәшер өчен җитди сәбәп бар. Рәсүл Паул: «Тыелгысыз җенси нәфес... тудыра торган тән әгъзаларыгызны үтерегез»,— дип язган (Көләсәйлеләргә 3:5). Мастурбация җенси нәфесне үтерми, ә киресенчә аны уята гына. Өстәвенә, шуның турында уйлагыз:
● Мастурбация кешедә эгоизм үстерә. Мастурбация вакытында кеше, бөтен игътибарын үз-үзенә генә туплап, үз хисләренә чума.
● Мастурбация белән шөгыльләнүче кеше каршы җенестәге кешене җенси теләкне канәгатьләндерә алган объект итеп кенә күрә башлый.
● Мастурбация гадәте аркасында туган эгоистик фикер йөртү рәвеше кешегә никахта җенси мөнәсәбәтләрдән канәгатьлек табарга комачауларга мөмкин.
Җенси теләк уянган саен, мастурбация белән шөгыльләнер урынына, тотнаклылык күрсәтергә тырыш (1 Тисалуникәлеләргә 4:4, 5). Моның өчен Изге Язмалар җенси теләкне уята алган ситуацияләрдән качарга дәртләндерә (Гыйбрәтле сүзләр 5:8, 9). Әмма мастурбация инде гадәтеңә керсә, нәрсә эшләргә? Бәлки, син инде күп тапкыр бу гадәттән арынырга тырышкансың, ләкин уңышка ирешмәгәнсеңдер. Андый очракта син үз-үзеңә кул селтәргә һәм Аллаһы нормалары буенча яши алмыйсың дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Педро исемле егет үзен нәкъ шулай хис иткән. Ул болай дип сөйли: «Бу гадәткә бирелгән саен, мин үземне кичерүгә лаек түгел дип саный идем. Миңа хәтта дога кылырга авыр иде».
Сиңа да андый хисләр таныш булса, боекма һәм өметсезлеккә бирелмә. Күп кенә яшь һәм олы кешеләр мастурбация гадәтен җиңә алган. Син дә арына алырсың!
Гаеп хисе белән көрәшү
Өстә инде әйтелгәнчә, мастурбация гадәте булган кешеләр зур гаеп хисе кичерәләр. «Аллаһы хуп күргән боегуың» сине бу гадәттән арынырга дәртләндерергә мөмкин (2 Көринтлеләргә 7:11). Ләкин чиктән тыш зур гаеп хисе кичерү капма каршы нәтиҗәгә китерә ала. Өметсезлеккә бирелеп, син бу гадәт белән көрәшми башларга мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 24:10).
Шуңа күрә дөрес караш сакларга тырыш. Мастурбация ул — нәҗеслекнең бер төре. Ул сине «төрле нәфес һәм ләззәтләр колы» итә ала (Титуска 3:3). Шул ук вакытта мастурбация ул — фәхешлек кебек җитди гөнаһ түгел (Яһүд 7). Мастурбация гадәтең булса, син кичермәслек гөнаһ кыласын дип уйларга тиеш түгел. Иң мөһиме — вәсвәсәгә каршы торырга һәм көрәшүеңне дәвам итәргә!
Вәсвәсәгә бирелсәң, син боегып китә аласың. Андый очракларда Гыйбрәтле сүзләр 24:16 турында уйлан: «Тәкъва кеше җиде тапкыр егылса да, яңадан торыр, ә явызлар, бәла килгәндә, абыныр». Кайвакыт вәсвәсәгә бирелсәң дә, бу сине явыз кеше итми. Шуңа күрә кулларың салынып төшмәсен. Моның урынына нәрсә аркасында вәсвәсәгә бирелүеңне аңларга тырыш һәм киләчәктә андый ситуацияләрдән кач.
Аллаһының мәхәббәте һәм шәфкатьлелеге турында уйланыр өчен вакыт бүлеп куй. Төрле кимчелекләре белән көрәшкән мәдхия җырлаучы Давыт болай дип язган: «Әти кеше үз улларына мәрхәмәтле булган кебек, Йәһвә дә үзен тирән хөрмәт итүчеләргә мәрхәмәтле. Чөнки ул безнең ничек яратылганыбызны яхшы белә, безнең туфрак икәнебезне онытмый» (Зәбур 103:13, 14). Әйе, Йәһвә камилсез булуыбызны белә һәм безне «кичерергә әзер» (Зәбур 86:5). Икенче яктан, ул безнең яхшырыр өчен тырышлык куюыбызны тели. Үз гадәтеңнән арыныр өчен, син нинди адымнар ясый аласың?
Күңел ачуларыңны тикшер. Син җенси теләкне уята торган телетапшыруларны, фильмнарны я сайтларны карыйсыңмы? Зирәк мәдхия җырлаучы Аллаһыга болай дип дога кылган: «Күзләремне бозык нәрсәдән читкә бор»b (Зәбур 119:37).
Уйларыңны башка нәрсәгә бор. Уильям исемле егет мондый киңәш бирә: «Йоклар алдыннан берәр рухи нәрсә укып ал. Йоклап киткәнче соңгы фикереңнең рухи булуы бик мөһим» (Филипиялеләргә 4:8).
Проблемаң турында берәр кешегә сөйлә. Син моның турында берәр кешегә сөйләү оят дип уйларга мөмкин, ләкин шулай эшләү сиңа үз гадәтеңнән арынырга булышыр. Моңа Давид исемле мәсихче инанган. Ул болай ди: «Мин үз әтием белән сөйләшеп алдым. Аның әйткән сүзләрен мин беркайчан да онытмам. Ярату белән елмаеп, ул миңа болай диде: „Мин синең белән бик горурланам“. Аңа сөйләр өчен, миңа күпме кыюлык кирәк булганын ул аңлый иде. Аның сүзләре мине бик ныгытты һәм миңа гадәтем белән көрәшер өчен тәвәккәллек өстәде.
Башта әтием мине юатыр өчен һәм хәлем өметсез түгел икәнен аңлатыр өчен, кайбер шигырьләрне күрсәтте, аннары ул, андый тәртипнең җитдилеген ассызыклар өчен, тагын берничә шигырьне ачты. Ул болай диде: „Әйдә күпмедер вакыттан соң бу сөйләшүгә кабат кайтыйк. Үз гадәтенә бирелсәң, боекма, ләкин киләсе тапкыр озаграк бирешмәскә тырыш“». Давид мондый нәтиҗә ясаган: «Минем проблемам турында башка кешенең белүе һәм аның ярдәм итүе миңа зур файда китерде»c.
КИЛӘСЕ БҮЛЕКТӘ
Очраклы секс — очраклы хәл түгел. Ни өчен икәнен бел.
[Искәрмәләр]
a Мастурбацияне кинәт җенси теләк уяну белән бутарга кирәк түгел. Мәсәлән, малайларның төнлә поллюция була, яисә алар җенси ярсыну хәлендә уяна ала. Кызларның да күрем күрү алдыннан я аннан соң кинәт җенси теләк туа ала, ләкин мастурбация бу — җенси ләззәткә ирешер өчен, үз җенси әгъзаларыңны иркәләү.
b Күбрәк белер өчен, «Ответы на твои вопросы» 2 нче том, 33 нче бүлекне кара.
c Күбрәк белер өчен, 2 нче том (рус), 239—241 нче битләрне кара.
ТӨП ШИГЫРЬ
«Яшьлеккә хас теләкләрдән кач. Раббыдан ихлас күңелдән үтенеп сораучылар белән бергә тәкъвалыкка, иманга, мәхәббәткә, тынычлыкка омтыл» (2 Тимутигә 2:22).
КИҢӘШ
Җенси теләген нык булып киткәнче, дога кыл. Йәһвә Аллаһыга вәсвәсәгә каршы торыр өчен сиңа «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирсен дип дога кыл (2 Көринтлеләргә 4:7).
СИН БЕЛӘ ИДЕҢМЕ?
Көчсез кеше үз җенси теләкләренә бирелә. Ә көчле кеше, хәтта берүзе калганда да, үз-үзен кулда тота.
ПЛАН КОР
Мин уй фикерләремне саф килеш саклый алырмын әгәр дә ․․․․․
Вәсвәсәгә бирелер урынына, мин ․․․․․
Әти-әниемә бирергә теләгән сорауларым: ․․․․․
СИН НИЧЕК УЙЛЫЙСЫҢ?
● Ни өчен Йәһвә «кичерергә әзер» икәнен истә тоту мөһим? (Зәбур 86:5)
● Йәһвә Аллаһы безне җенси теләкләр белән барлыкка китергән, шул ук вакытта ул безнең үз-үзебезне кулда тотуыбызны тели. Бу безне нәрсәгә ышандыра?
[Өстәмә текст]
«Гадәтемне җиңгәч, мин Йәһвә алдында саф вөҗданга ия булдым, һәм мин моны бернәрсәгә дә алмаштырмам!» (Сара)
[Иллюстрация]
Йөгергәндә егылып китсәң, бу син стартка кайтырга тиеш дигән сүз түгел. Нәкъ шулай ук мастурбация гадәтеңә кабат бирелсәң, бу синең элек куйган тырышлыкларыңны сызып ташламый