1 ДӘРЕС
Яхшы хәбәр нәрсә турында?
1. Аллаһының хәбәре нинди?
Аллаһы кешеләрнең җирдә рәхәтләнеп яшәүләрен тели. Ул җирне һәм андагы бар нәрсәне кешелекне яратканга барлыкка китергән. Тиздән ул бөтен кешеләрнең тормышын яхшыртачак. Ул бар газапларның сәбәпләрен юкка чыгарачак. Ирмия 29:11 не укыгыз.
Бер хөкүмәт тә җәберләү, авыруларны һәм үлемне юк итә алмаган. Ләкин яхшы хәбәр бар. Тиз арада Аллаһы барлык хөкүмәтләрне үзенең хөкүмәте белән алмаштырачак. Кешеләр тынычлыкта яшәячәк һәм яхшы сәламәтлеккә ия булачак. Ишагыя 25:8; 33:24; Даниял 2:44 не укыгыз.
2. Ни өчен яхшы хәбәрне белү үтә мөһим?
Газаплар Аллаһы җирне явыз кешеләрдән чистарткач кына бетәчәк (Сафуния 2:3). Бу кайчан булачак? Аллаһы Сүзендә хәзерге дөньяда хөкем сөргән хәл-шартлар турында алдан әйтелгән булган. Бүгенге вакыйгалар Аллаһының эш итү вакыты якын икәнен күрсәтә. 2 Тимутигә 3:1—5 не укыгыз.
3. Без нәрсә эшләргә тиеш?
Без Аллаһы Сүзен, Изге Язмаларны, өйрәнеп, Аллаһыны яхшырак белергә тиеш. Изге Язмаларны кайгыртучан атаның балаларына язган хаты белән чагыштырып була. Анда инде хәзер тормышыбызны ничек яхшыртырга һәм киләчәктә җирдә мәңгелек тормышка ничек ия булырга икәне турында әйтелә. Кайберәүләргә, бәлки, Изге Язмаларны өйрәнүегез ошамас. Әмма искиткеч киләчәккә ия булу мөмкинлеген кулдан ычкындыру акыллы булыр идеме? Гыйбрәтле сүзләр 29:25; Ачылыш 14:6, 7 не укыгыз.