Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • fg 2 дәрес сор. 1-5
  • Аллаһы кем ул?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы кем ул?
  • Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһы кем ул?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Аллаһы кем ул?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Аллаһы турында хакыйкать
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Алла — кем ул?
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
Күбрәк карарга
Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
fg 2 дәрес сор. 1-5

2 ДӘРЕС

Аллаһы кем ул?

1. Ни өчен без Аллаһыга гыйбадәт кылырга тиеш?

Хак Аллаһы — бар нәрсәне Барлыкка Китерүче. Аның башлангычы булмаган һәм ахыры да беркайчан булмаячак (Зәбур 90:2). Ул — Изге Язмаларда язылган яхшы хәбәрнең Чыганагы (1 Тимутигә 1:11). Безгә тормышны Аллаһы биргәнгә, без аңа гына гыйбадәт кылырга тиеш. Ачылыш 4:11 не укыгыз.

2. Аллаһы нинди ул?

Аллаһыны беркем беркайчан да күрмәгән, чөнки ул — Рух. Аның яшәү формасы җирдә яшәгән һәм физик тәне булган кешенекеннән югарырак (Яхъя 1:18; 4:24). Шулай да без Аллаһының нинди икәнен ул булдырган нәрсәләр аша белә алабыз. Мәсәлән, җиләк-җимешләрнең һәм чәчәкләрнең күптөрлелеге аның яратуы һәм зирәклеге турында әйтә. Галәмнең зурлыгы аның көче турында сөйли. Римлыларга 1:20 не укыгыз.

Аллаһы турында тагы да күбрәк Изге Язмаларны укып белә алабыз. Мәсәлән, анда Аллаһы нәрсә ярата, ә нәрсә яратмый, кешеләр белән ничек мөгамәлә итә һәм төрле очракларда ничек эш итә икәне турында әйтелә. Зәбур 103:7—10 ны укыгыз.

3. Аллаһының исеме бармы?

Аллаһының исеме, Йәһвә, төрле телләрдә

Аллаһының титуллары күп булса да, аның бер генә исеме бар. Барлыкка Китерүчебез безгә: «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем»,— диеп, үзенең шәхси исемен ачкан (Ишагыя 42:8). Төрле телләрдә бу исем төрлечә әйтелә. Татарча ул гадәттә «Йәһвә» дип яңгырый. Зәбур 83:18 не укыгыз.

Изге Язмаларның күп тәрҗемәләрендә Аллаһы исеме төшереп калдырылган һәм Раббы яки Аллаһы дигән титуллар белән алмаштырылган. Ләкин Изге Язмаларның төп нөсхәсендә Аллаһы исеме якынча 7 000 тапкыр очраган. Гайсә кешеләрне Аллаһы турында өйрәткәндә Аллаһы исемен кулланган. Яхъя 17:26 ны укыгыз.

«Аллаһының исеме бармы?» дигән видеороликны карагыз

4. Йәһвә безне яратамы?

Әти-әни үзләренең авырып киткән баласы турында кайгырта

Кайгыртучан әти кеше кебек, Аллаһы безнең иминлегебез турында кайгырта

Күпләр бүген кайгы-хәсрәт кичерә. Бу Аллаһы безнең хакта кайгыртмый һәм безне яратмый дигәнне аңлатамы? Кайберәүләр Аллаһы безгә газаплар җибәреп, безне сыный дип әйтә, ләкин бу алай түгел. Ягъкуб 1:13 не укыгыз.

Йәһвә кешегә ихтыяр иреге биреп, аны кадерләгәнен күрсәткән. Рәхмәт йөзеннән без Аллаһыга хезмәт итүне сайлый алабыз (Йошуа 24:15). Ләкин күпләр бүтән юл сайлый. Алар башкаларга явызлык эшли, шуңа күрә дөнья газаплар белән тулы. Андый гаделсезлекне күреп Йәһвәнең йөрәге сызлана. Яратылыш 6:5, 6 ны укыгыз.

Йәһвә Аллаһы безнең турында кайгырта. Ул безнең рәхәтләнеп яшәвебезне тели. Озакламый ул газапларны һәм явызлык кылучыларны юк итәчәк. Ә әлегә ул газапларның булуын вакытлыча рөхсәт итә, һәм моңа җитди сәбәп бар. Нинди? Моны без 8 нче дәрестән белербез. 2 Петер 2:9; 3:7, 13 не укыгыз.

5. Аллаһыга ничек якынлашып була?

Хатын-кыз Аллаһыга дога кыла

Йәһвә безнең үзенә якынлашуыбызны тели. Моның өчен аның белән догада сөйләшергә кирәк. Ул һәрберебез белән аерым кызыксына (Зәбур 65:2; 145:18). Ул безне кичерергә әзер. Ул үзенә яраклы булырга тырышуыбызны, бу кайвакыт килеп чыкмаса да, күрә. Шуңа күрә, камилсезлегебезгә карамастан, без Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләргә ия була алабыз. Зәбур 103:12 —14; Ягъкуб 4:8 не укыгыз.

Йәһвә безгә тормыш биргән, шуңа күрә без Аллаһыны барысыннан да бигрәк яратырга тиеш (Марк 12:30). Аллаһы турында күбрәк белеп һәм аның әйткәннәрен үтәп, сез аңа үз яратуыгызны күрсәтәчәксез. Шулай эшләп, сез аңа тагы да якынлашачаксыз. 1 Тимутигә 2:4; 1 Яхъя 5:3 не укыгыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу