Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • fg 6 дәрес сор. 1-5
  • Үлгән кешеләр өчен нинди өмет бар?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Үлгән кешеләр өчен нинди өмет бар?
  • Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
  • Охшаш мәкаләләр
  • Үлгәннәрнең өмете бармы?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Үлгән якыннарыбыз белән нәрсә була?
    Мәңгелек тормышка алып баручы белем
  • Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?
    Бөек Остаздан өйрән
  • Үлгән якыннарыбыз өчен чын өмет
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
Күбрәк карарга
Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
fg 6 дәрес сор. 1-5

6 ДӘРЕС

Үлгән кешеләр өчен нинди өмет бар?

1. Үлгән кешеләрне нәрсә көтә?

Бертуганнары Марта һәм Мәрьям терелтелгән Лазарны кочаклап каршы ала

Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, аның Лазар исемле дусты булган. Ул Иерусалим янындагы авылда, Битаниядә, яшәгән. Бер көнне ул үлеп киткән. Дүрт көннән соң анда Гайсә килгән. Гайсә Лазарның бертуганнары Марта һәм Мәрьям белән аның кабере янына барган. Тиздән анда халык җыелган. Гайсә Лазарны терелткәч, нинди шатлык кичергәннәрдер Марта белән Мәрьям! Яхъя 11:21—24, 38—44 не укыгыз.

Марта үлгән кешеләрнең терелүенә ышанган булган. Ул Йәһвәнең үлгән кешеләрне җирдә яңадан яшәргә терелтәчәген белгән. Әюп 14:14, 15 не укыгыз.

2. Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?

Адәмнең барлыкка китерелүе, һәм соңрак аның үлеме

Аллаһы Адәмгә: «Син туфрак һәм кире туфракка кайтырсың»,— дигән (ЯРАТЫЛЫШ 3:19).

Кеше туфрактан яратылган (Яратылыш 2:7; 3:19). Кешеләр физик тәндә яшәүче рухи затлар түгел. Без — физик затлар. Шуңа күрә үлемнән соң кешенең бернинди өлеше яшәвен дәвам итми. Үлгәч, безнең миебез дә үлә һәм уй-хисләребез дә юкка чыга. Шуңа күрә Лазар терелтелгәч, үзе белән нәрсә булганы турында берни дә сөйләмәгән, чөнки үлемнән соң яшәү юк. Зәбур 146:4; Вәгазьче 9:5, 6, 10 ны укыгыз.

Аллаһы кешеләрне үлгәннән соң утта җәфалыймы? Изге Язмаларда үлгәннәр бернәрсә дә сизми диелә, шунлыктан утлы тәмуг — Аллаһыны хурлаган ялган тәгълимат. Кешеләрне утта җәфалау дигән уй аның өчен җирәнгеч. Ирмия 7:31 не укыгыз.

«Үлгәч кеше белән нәрсә була?» дигән видеороликны карагыз

3. Үлгән кешеләр безнең белән сөйләшә аламы?

Үлгәннәр сөйләшми дә, ишетми дә (Зәбур 115:17). Ләкин явыз фәрештәләр үзләрен үлгән кешеләр итеп күрсәтеп, башкалар белән сөйләшергә мөмкин (2 Петер 2:4). Йәһвә үле кешеләр белән сөйләшүне тыя. Канун 18:10, 11 не укыгыз.

4. Кем терелтелгән булачак?

Оҗмахта яшәргә терелтелгән кеше Аллаһы турында өйрәнә. Аннары ул үзе терелтелгән кешеләрне өйрәтергә булыша

Миллионлаган үлгән кешеләр җирдә яшәр өчен терелтеләчәк. Хәтта Аллаһыны белмәгән һәм начар эшләр кылган кешеләр дә яңадан яшәячәк. Лүк 23:43; Рәсүлләр 24:15 не укыгыз.

Терелтелгәннәргә Аллаһы турында хакыйкатьне белергә һәм Гайсәгә буйсынып, аңа иман иткәннәрен күрсәтергә мөмкинлек биреләчәк (Ачылыш 20:11—13). Яхшылык кылганнары җирдә мәңге яши алачак. Яхъя 5:28, 29 ны укыгыз.

5. Йәһвәнең үлгәннәрне терелтү нияте аның турында нәрсә әйтә?

Гайсә Аллаһы тарафыннан җиргә җибәрелеп, безнең өчен үлгән. Шуңа күрә үлгән кешеләр өчен терелтелү мөмкин. Йәһвәнең үлгәннәрне терелтү нияте аның кешеләргә карата булган бөек мәхәббәте һәм юмарт игелеге турында сөйли. Үлгәннәр терелтелгәч, сез аеруча кемне күрергә теләр идегез? Яхъя 3:16; Римлыларга 6:23 не укыгыз.

Бу турыда тулырак мәгълүматны «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китапның 6, 7 һәм 10 нчы бүлекләреннән карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу