Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • fg 8 дәрес сор. 1-5
  • Ни өчен Аллаһы явызлыкны һәм газапларны рөхсәт итә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен Аллаһы явызлыкны һәм газапларны рөхсәт итә?
  • Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җаваплар
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Ни өчен газаплар шулкадәр күп?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Ни өчен дөнья явызлык һәм газаплар белән тулы?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Алла ни өчен газаплар рөхсәт итә?
    Мәңгелек тормышка алып баручы белем
Күбрәк карарга
Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
fg 8 дәрес сор. 1-5

8 ДӘРЕС

Ни өчен Аллаһы явызлыкны һәм газапларны рөхсәт итә?

1. Явызлык ничек яралган?

1. Адәм тыелган җимешкә карап тора; 2. Төрле идарәчеләр; 3. Сугыш күренешләре

Аллаһы кешеләргә үзләренә идарә итәргә җитәрлек вакыт биреп, аларның дөньядагы проблемаларны чишәргә сәләтсез икәнен күрсәткән

Явызлык җирдә Шайтан беренче ялганны әйткәч яралган. Шайтан башта камил фәрештә булган, ләкин ул «хакыйкатьтән читкә киткән» (Яхъя 8:44). Ул бар затларның Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга тиешлеген белсә дә, аларның үзенә табынуларын тели башлаган. Шайтан беренче хатын-кызны, Хауваны, алдап, аны Аллаһыны түгел, ә үзен тыңларга ышандырган. Адәм дә Хаувага кушылган. Адәмнең бу карары газаплар һәм үлем китергән. Яратылыш 3:1—6, 19 ны укыгыз.

Шайтан Хауваны Аллаһыны тыңламаска котыртып, Аллаһының хакимлегенә каршы фетнә күтәргән. Күпчелек кешеләр Аллаһыны үзенең Хакиме буларак кире кагып, Шайтанга кушылган. Шулай итеп Шайтан «бу дөньяның идарәчесе» булып киткән. Яхъя 14:30; 1 Яхъя 5:19 ны укыгыз.

2. Яратылган затлар кимчелекле булганмы?

Аллаһының бөтен иҗади эшләре камил. Кешеләр һәм фәрештәләр Аллаһыны камил рәвештә тыңларга сәләтле булган (Канун 32:4, 5). Аллаһы безне сайлау иреге белән барлыкка китергән: яхшылык эшләргәме я яманлыкмы — без үзебез сайлыйбыз. Андый ирек безгә Аллаһыны яратканыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирә. Ягъкуб 1:13 —15; 1 Яхъя 5:3 не укыгыз.

3. Ни өчен Аллаһы һаман да газапларны рөхсәт итә?

Йәһвә үзенең хакимлегенә каршы күтәрелгән фетнәне билгеләнгән вакытка кадәр түзеп тора. Ни өчен? Кешеләрнең Аллаһысыз идарә итәргә куелган бар тырышлыклары уңышсыз икәнен күрсәтер өчен (Вәгазьче 7:29; 8:9). Кешелекнең 6 000 еллык тарихы моны ачык итеп раслый. Бер идарәче дә сугышларны, җинаятьне, гаделсезлекне һәм авыруларны юк итә алмаган. Ирмия 10:23; Римлыларга 9:17 не укыгыз.

Кеше идарәсеннән аермалы буларак, Аллаһының идарә итүе кешеләргә бәхет китерә (Ишагыя 48:17, 18). Озакламый Йәһвә җирдәге барлык хөкүмәтләрне юкка чыгарачак. Аллаһының идарәсен сайлаган кешеләр генә җирдә яшәячәк (Ишагыя 11:9). Даниял 2:44 не укыгыз.

«Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?» дигән видеороликны карагыз

4. Аллаһының сабыр булуы безгә нинди мөмкинлек бирә?

Шайтан бер кеше дә Йәһвәгә риясыз хезмәт итмәячәк дигән. Сез моның ялган икәнлеген исбатларга теләр идегезме? Сез моны эшли аласыз! Аллаһының сабыр булуы безнең барыбызга да Аллаһыныңмы я кешенең идарәсен яклыйбызмы икәнен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Безнең кайсы идарә яклы булуыбыз яшәү рәвешебездән күренә. Әюп 1:8 —12; Гыйбрәтле сүзләр 27:11 не укыгыз.

5. Аллаһыны Хакимебез итеп ничек сайларга?

Кешеләр Изге Язмаларны өйрәнә

Кабул иткән карарларыбыз Аллаһы безнең Хакимебезме, юкмы икәнен күрсәтә

Аллаһыны Хакимебез итеп сайлар өчен, безгә Аның Сүзенә, Изге Язмаларга, нигезләнгән хак динне табарга һәм аның тәгълиматлары буенча яшәргә кирәк (Яхъя 4:23). Шайтанга идарәчегә буларак буйсынмас өчен, без Гайсәдән үрнәк алып, сәясәттә һәм сугышларда катнашмаска тиеш. Яхъя 17:14 не укыгыз.

Шайтан үз хакимлеген кулланып, кешеләрне әхлаксыз һәм зарарлы эшләр кылырга этәрә. Андый эшләрне кире каксак, кайбер дусларыбыз һәм туганнарыбыз бездән көләргә һәм безгә каршы килергә мөмкин (1 Петер 4:3, 4). Шуңа күрә без сайлау алдында торабыз. Без Аллаһыны яраткан кешеләр белән аралашачакбызмы? Без аның зирәк һәм ярату тулы законнарын үтәрбезме? Шулай эшләсәк, без Шайтанның ялганчы икәнен һәм кешеләрнең авырлыклар вакытында Аллаһыга тугры булып кала ала икәнен исбатлаячакбыз. 1 Көринтлеләргә 6:9, 10; 15:33 не укыгыз.

Аллаһының кешелеккә карата булган мәхәббәте безне явызлык белән газапларның һичшиксез бетәчәгенә ышандыра. Моңа ышанган кешеләр җирдә мәңге яшәячәк. Яхъя 3:16 ны укыгыз.

Бу турыда тулырак мәгълүматны «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китапның 11 нче бүлегеннән карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу