Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • fg 12 дәрес сор. 1-5
  • Аллаһыга ничек якынлашырга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһыга ничек якынлашырга?
  • Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
  • Охшаш мәкаләләр
  • Син Аллага ничек якынлаша аласың
    Мәңгелек тормышка алып баручы белем
  • Аллаһыга дога аша якынлаш
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Аллага дога аша якынлашу
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Дога — искиткеч бүләк
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
Күбрәк карарга
Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
fg 12 дәрес сор. 1-5

12 ДӘРЕС

Аллаһыга ничек якынлашырга?

1. Аллаһы бар догаларны да тыңлыймы?

Ир кеше Аллаһыга дога кыла

Аллаһы һәркайсы кешене үзенә дога аша якынлашырга чакыра (Зәбур 65:2). Әмма ул бар догаларны да тыңламый, ягъни кабул итми. Мәсәлән, ир кеше үз хатыны белән начар мөгамәлә итсә, бу аның догаларына тоткарлык булачак (1 Петер 3:7). Исраиллеләр үҗәтләнеп начар эшләр кылуларын дәвам иткәндә, Аллаһы аларның догаларын тыңламаган. Сүз дә юк, Аллаһыга дога кылу — зур хөрмәт, аны кадерләргә кирәк. Әмма Аллаһы мәрхәмәтле. Ул хәтта җитди гөнаһ кылган кешеләрнең догаларын, алар тәүбә итсә, кабул итәчәк. Ишагыя 1:15; 55:7 не укыгыз.

«Аллаһы бар догаларны да тыңлыймы?» дигән видеороликны карагыз

2. Без ничек итеп дога кылырга тиеш?

Дога — безнең гыйбадәтнең бер өлеше, шуңа күрә без Барлыкка Китерүчебезгә генә, Йәһвәгә, дога кылырга тиеш (Маттай 4:10; 6:9). Моннан тыш, без тумыштан ук гөнаһлы, шунлыктан без гөнаһларыбыз өчен үлгән Гайсә исеме хакына дога кылырга тиеш (Яхъя 14:6). Йәһвә безнең яттан белгән я язылган догаларны әйтүебезне теләми. Ул безнең догада эчебездәге уй-фикерләрне һәм хисләрне сөйләвебезне тели. Маттай 6:7; Филипиялеләргә 4:6, 7 не укыгыз.

Барлыкка Китерүчебез хәтта эчтән әйтелгән догаларны да ишетә ала (1 Ишмуил 1:12, 13). Ул безне төрле вакытта — көндәлек эшләребезне башлаганда, йокларга ятканда, ашарга утырганда — һәм шулай ук авырлыклар булганда дога кылырга чакыра. Зәбур 55:22; Маттай 15:36 ны укыгыз.

3. Ни өчен без бергә җыелабыз?

Кешеләр мәсихче очрашуында Изге Язмаларны укый

Аллаһыга ышанмаган һәм аның җирне оҗмахка әйләндерү вәгъдәсеннән көлгән кешеләр арасында яшәгәнгә, безгә Аллаһыга якынлашу җиңел түгел (2 Тимутигә 3:1, 4; 2 Петер 3:3, 13). Шуңа күрә безгә имандашларыбыз белән аралашып, бер-беребезне рухландырырга кирәк. Еврейләргә 10:24, 25 не укыгыз.

Аллаһыны яраткан кешеләр белән аралашу безгә Аллаһыга якынлашырга ярдәм итә. Йәһвә Шаһитләренең очрашулары — иманыбызны ныгытыр өчен яхшы мөмкинлек. Римлыларга 1:11, 12 не укыгыз.

4. Сез Аллаһыга ничек якынлаша аласыз?

Ир кеше эштә тәнәфес вакытында Аллаһы Сүзен укый

Аллаһы Сүзеннән белгәннәрегез турында уйлану сезгә аңа якынлашырга ярдәм итә ала. Шуңа күрә Йәһвәнең эшләре, киңәшләре һәм вәгъдәләре турында уйланыгыз. Дога кылып уйлану күңелебезне Аллаһының яратуы һәм зирәклеге өчен рәхмәт хисе белән тутыра. Йошуа 1:8; Зәбур 1:1—3 не укыгыз.

Сез, Аллаһыга таянсагыз һәм аңа иман итсәгез генә, аңа якынлаша аласыз. Иман — үсемлек сыман. Ул үссен өчен аңа су сибеп торырга кирәк булган кебек, иманыгызга да һәрвакыт «су сибәргә» кирәк. Моның өчен белгән хакыйкатьләрегезнең дөрес икәнлегенә дәлилләр эзләп торырга кирәк. Маттай 4:4; Еврейләргә 11:1, 6 ны укыгыз.

5. Аллаһыга якынлашу сезгә нинди файда китерәчәк?

Йәһвә үзен яраткан кешеләр турында кайгырта. Ул иманыбызга зыян китерә алган һәм мәңгелек тормышка өметебезне җимерә алган бар нәрсәдән безне саклый ала (Зәбур 91:1, 2, 7—10). Ул безне сәламәтлегебезгә зарар китерә алган һәм бәхетсез итә алган тормыш алып барудан кисәтә. Йәһвә безне иң яхшы тормыш юлыннан барырга өйрәтә. Зәбур 73:27, 28; Ягъкуб 4:4, 8 не укыгыз.

Дуслар күңелле итеп вакытларын үткәрә

Бу турыда тулырак мәгълүматны «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китапның 17 нче бүлегеннән карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу