13 ДӘРЕС
Диннәрне нәрсә көтә?
1. Бөтен диннәр дә яхшылыкка өйрәтәме?
Бөтен диннәрдә дә эчкерсез кешеләр бар. Аллаһы андый кешеләрне күрә һәм аларны ярдәмсез калдырмый. Ләкин шунысы үкенеч: күп кенә явыз эшләр дөньяда дин исеме белән капланып башкарыла (2 Көринтлеләргә 4:3, 4; 11:13—15). Бүгенге яңалыклардан күренгәнчә, кайбер диннәрнең хәтта терроризмда, геноцидта, сугышларда һәм балаларны аздыруда катнашы бар. Аллаһыга эчкерсез ышанган кешеләрне бу бик хафаландыра! Маттай 24:3—5, 11, 12 не укыгыз.
Хак дин Аллаһыны данлый, ә ялган дин аны хурлый. Ялган дин Изге Язмаларда булмаган нәрсәләргә өйрәтә. Ул Аллаһы хакында һәм үлгән кешеләрнең хәле турында ялган тарата. Ләкин Йәһвә кешеләрнең үзе турында хакыйкатьне белүен тели. Йәзәкил 18:4; 1 Тимутигә 2:3 — 5 не укыгыз.
2. Диннәрне нәрсә көтә?
Аллаһыны яратабыз дип әйткән, әмма чынлыкта Шайтанның дөньясын яраткан диннәрне Аллаһы күреп тора, аны алдап булмый (Ягъкуб 4:4). Бөтен ялган диннәр Аллаһы Сүзендә «Бөек Бабыл» дип атала. Бабыл борынгы шәһәр булган, нәкъ анда Нух көннәрендәге Туфаннан соң ялган дин барлыкка килгән дә. Аллаһы озакламый кешеләрне алдаган һәм җәберләгән диннәрне юк итәчәк, һәм бу кинәт булачак. Ачылыш 17:1, 2, 5, 16, 17; 18:8 не укыгыз.
Ләкин Йәһвә ялган диннәрдәге эчкерсез кешеләрне онытмый. Ул андый кешеләрне хакыйкатькә өйрәтеп, аларга ялган диннән чыгарга ярдәм итә. Микай 4:2, 5 не укыгыз.
3. Эчкерсез кешеләр нәрсә эшләргә тиеш?
Хак дин кешеләрне берләштерә
Йәһвә дөреслекне яраткан һәм яхшылык эшләргә теләгән кешеләргә ярдәм кулы суза. Ул аларны ялган диннән чыгарга өнди. Аллаһыны яраткан кешеләр аңа яраклы булыр өчен, тиешле үзгәрешләр ясарга әзер. Ачылыш 18:4 не укыгыз.
Беренче гасырдагы эчкерсез кешеләр Гайсәнең шәкертләреннән яхшы хәбәрне ишеткәч, алар аны шатлык белән кабул иткән. Алар Йәһвә ихтыяры буенча яшәргә өйрәнгән, аларның тормышлары мәгънәле, ә киләчәкләре өметле булып киткән. Алар безнең өчен яхшы үрнәк булып тора, чөнки алар яхшы хәбәрне кабул итеп, Йәһвәгә хезмәт итүне үз тормышларында беренче урынга куйган. 1 Тисалуникәлеләргә 1:8, 9; 2:13 не укыгыз.
Йәһвә ялган диннән чыккан кешеләрне чын күңелдән үз халкына кушылырга чакыра. Аның чакыруын кабул итсәгез, сез аның дусты булачаксыз, аның халкы арасында күп дуслар табачаксыз һәм мәңгелек тормышка ия булачаксыз. Марк 10:29, 30; 2 Көринтлеләргә 6:17, 18 не укыгыз.
4. Дөньяга нәрсә шатлык алып киләчәк?
Тиздән Йәһвә ялган дингә чыгарган хөкемен үтәячәк. Нәтиҗәдә, кешелек ялган диннең җәберләвеннән азат ителәчәк. Ялган дин инде беркайчан да кешеләрне алдамаячак һәм араларында бүленешләр китереп чыгармаячак. Бар кешеләр бердәнбер чын Аллаһыга бердәмлектә гыйбадәт кылачак. Ачылыш 18:20, 21; 21:3, 4 не укыгыз.