14 ДӘРЕС
Ни өчен Аллаһы җирдә үз оешмасын булдырган?
1. Ни өчен Аллаһы борынгы Исраилне үз халкы итеп сайлаган?
Аллаһы ыруг башлыгы Ибраһимның токымнарыннан халык оештырган һәм бу халыкка кануннар җыентыгы биргән. Ул аны «Исраил» дип атаган һәм халыкка хак гыйбадәтне һәм аның сүзен сакларга кушкан (Зәбур 147:19, 20). Шулай итеп Исраил халкы аша бар халыклар фатихалана алган. Яратылыш 22:18 не укыгыз.
Аллаһы исраиллеләрне үзенең «шаһитләре» булыр өчен сайлаган. Исраилнең борынгы тарихы Аллаһы кануннары буенча яшәүнең никадәр акыллы икәнен күрсәтә (Канун 4:6). Шулай итеп исраиллеләрне күзәтеп, башка халык кешеләре хак гыйбадәткә кушыла алган. Ишагыя 43:10, 12 не укыгыз.
2. Ни өчен Аллаһы мәсихчеләрнең оешкан булуын тели?
Вакыт узу белән Исраил Аллаһының илтифатын югалткан, һәм Йәһвә бу халыкны мәсихчеләр җыелышына алмаштырган (Маттай 21:43; 23:37, 38). Хәзер инде исраиллеләр түгел, ә мәсихчеләр Йәһвәнең шаһитләре булып хезмәт итә. Рәсүлләр 15:14, 17 не укыгыз.
Гайсә үзенең шәкертләрен вәгазьләү эшен башкару өчен һәм бөтен халыклар арасыннан шәкертләр әзерләү өчен оештырган (Маттай 10:7, 11; 24:14; 28:19, 20). Хәзер, бу дөнья төзелеше үз ахырына якынлашып барганда, вәгазьләү эше киң колач алган. Кешелек тарихында беренче мәртәбә Йәһвә миллионлаган төрле милләт кешеләрен чын гыйбадәттә берләштергән (Ачылыш 7:9, 10). Бер оешмада булганга, мәсихчеләр бер-берсен рухландыра һәм бер-берсенә ярдәм итә ала. Бөтен дөнья буенча алар җыелыш очрашуларында Изге Язмаларны бер үк программа буенча өйрәнә. Еврейләргә 10:24, 25 не укыгыз.
3. Бүгенге Йәһвә Шаһитләренең тарихы кайчан башланган?
1870 нче елларда Изге Язмаларны тикшергән кечкенә генә бер төркем гасырлар буе онытыла барган Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне ачыклый башлаган. Алар Гайсәнең, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен, мәсихчеләр җыелышын оештырган булганын аңлаган. Шуңа күрә алар халыкара вәгазьләү эшен башлаган. 1931 елны алар үзләренә Йәһвә Шаһитләре дигән исем алган. Рәсүлләр 1:8; 2:1, 4; 5:42 не укыгыз.
4. Йәһвә Шаһитләре ничек оештырылган?
Беренче гасырда төрле илләрдәге мәсихче җыелышлар җитәкче советка буйсынган; бу совет Гайсәне Җыелыш башы буларак таныган (Рәсүлләр 16:4, 5). Бүген дә Йәһвә Шаһитләре тәҗрибәле ир-атлардан торган Җитәкче советка буйсына. Ул Йәһвә Шаһитләренең филиалларын күзәтә. Анда Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар 800 дән артык телләргә тәрҗемә ителә һәм бастырыла. Шулай итеп Җитәкче совет тарафыннан бөтен дөньядагы 110 000 нән артык җыелышларга Изге Язмаларга нигезләнгән юаныч һәм җитәкчелек бирелә. Һәрбер җыелышта тиешле таләпләргә туры килгән ир-атлар өлкәннәр булып хезмәт итә. Бу ир-атлар имандашлары турында чын күңелдән кайгырта. 1 Петер 5:2, 3 не укыгыз.
Йәһвә Шаһитләре яхшы хәбәрне вәгазьләү өчен һәм шәкертләр әзерләү өчен оештырылган. Гайсәнең шәкертләре кебек, без өйдән-өйгә йөреп вәгазьлибез (Рәсүлләр 20:20). Без шулай ук хакыйкатьне белергә теләгән эчкерсез кешеләргә Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итәбез. Ләкин Йәһвә Шаһитләре оешма гына түгел. Без — бер зур гаилә, һәм безнең кайгыртучан Атабыз бар. Без — бер-беребез турында кайгыртучы абый һәм апа-кардәшләр (2 Тисалуникәлеләргә 1:3). Йәһвәнең халкы Аллаһының ихтыярын үтәү өчен һәм башкаларга булышу өчен оештырылган, шуңа күрә алар — җирдәге иң бәхетле гаилә. Зәбур 33:12; Рәсүлләр 20:35 не укыгыз.