Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • fg 11 дәрес сор. 1-4
  • Изге Язмалардагы принциплар безгә нинди файда китерә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмалардагы принциплар безгә нинди файда китерә?
  • Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
  • Охшаш мәкаләләр
  • Алла принциплары буенча яшәгез
    Күзәтү манарасы 2002 ел
  • Вөҗданыгызны Аллаһының кануннары һәм принциплары өйрәтсен
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Һәрнәрсәдә Аллаһы җитәкчелеген эзлә
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Изге Язмалар һәм сез
    Изге Язмалар Аллаһы яки кеше сүземе?
Күбрәк карарга
Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
fg 11 дәрес сор. 1-4

11 ДӘРЕС

Изге Язмалардагы принциплар безгә нинди файда китерә?

1. Ни өчен безгә Аллаһының җитәкчелеге кирәк?

Изге Язмалардагы принципларның файдасы: әни кеше баласын куркынычсызлык каешы белән эләктерә; әти һәм улы башларына шлем кигән; авырлы хатын да, эшче дә саклык чаралары турында кайгырта

Изге Язмалардагы принциплар безне нинди саклык чаралары күрергә этәрә? (ЗӘБУР 35:10)

Барлыкка Китерүчебез бездән зирәгрәк. Кайгыртучан Әтиебез буларак, ул безне хәвеф-хәтәрдән сакларга тели. Моннан тыш, без аңардан бәйсез яши алмыйбыз — без шулай яратылган (Ирмия 10:23). Шуңа күрә, кечкенә бала ата-анасының җитәкчелегенә мохтаҗ булган кебек, без дә Аллаһының җитәкчелегенә мохтаҗ (Ишагыя 48:17, 18). Изге Язмалардагы принциплар нәкъ шундый җитәкчелек бирә дә. Ул Аллаһының безгә карата булган яратуын чагылдыра. 2 Тимутигә 3:16 ны укыгыз.

Йәһвә биргән законнар һәм принциплар безне хәзер иң яхшы тормыш юлыннан барырга өйрәтә һәм безгә киләчәктә мәңгелек тормышка ирешергә ярдәм итә. Аллаһы безне барлыкка китергәнгә, без аның җитәкчелеген рәхмәт хисе белән кабул итәргә тиеш. Зәбур 19:7, 11; Ачылыш 4:11 не укыгыз.

2. Изге Язмалардагы принциплар нәрсә ул?

Изге Язмалардагы принциплар — төрле очракларда кулланырлык хакыйкатьләр. Законнар исә билгеле бер шартларда гына кулланыла (Канун 22:8). Ниндидер принципны аерым бер очракта ничек кулланырга икәнен аңлар өчен, без акыл сәләтләребезне эшләтергә тиеш (Гыйбрәтле сүзләр 2:10—12). Мәсәлән, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, тормыш — Аллаһының бүләге. Бу төп принцип безне эштә, өйдә һәм ял иткәндә саклык чаралары күрергә этәрә. Рәсүлләр 17:28 не укыгыз.

3. Ике иң мөһим принцип нинди?

Гайсә ике иң мөһим принцип турында әйткән. Беренчесе кеше яшәвенең максаты булып тора: Аллаһыны белү, аны ярату һәм аңа тугры хезмәт итү. Бу принципны без тормышыбызда карарлар кабул иткәндә исәпкә алырга тиеш (Гыйбрәтле сүзләр 3:6). Ул принцип буенча яшәүче кешеләр Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләргә, чын бәхеткә һәм мәңгелек тормышка ия була ала. Маттай 22:36—38 не укыгыз.

Икенче принцип безгә башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итә (1 Көринтлеләргә 13:4—7). Бу принципны куллану кешеләр белән Аллаһыдан үрнәк алып мөгамәлә итү дигәнне аңлата. Маттай 7:12; 22:39, 40 ны укыгыз.

4. Изге Язмалардагы принципларның файдасы нинди?

Бәхетле гаилә

Изге Язмалардагы принциплар гаиләдәгеләрне бер-берсен яратырга өйрәтә (Көләсәйлеләргә 3:12—14). Аллаһы Сүзендәге тагын бер принцип буенча никах гомерлек булырга тиеш. Аны тоту гаиләләрне ныгыта. Яратылыш 2:24 не укыгыз.

Изге Язмалардагы принципларны кулланып, без үзебезне материаль һәм эмоциональ яктан саклый алабыз. Мәсәлән, намуслы һәм тырыш кешеләр бик сирәк эшсез кала (Гыйбрәтле сүзләр 10:4, 26; Еврейләргә 13:18). Аллаһы Сүзе безне шулай ук тормыш өчен кирәклесе белән канәгать булырга һәм Аллаһы белән дуслыкны матди нәрсәләрдән өстенрәк күрергә өйрәтә. Маттай 6:24, 25, 33; 1 Тимутигә 6:8—10 ны укыгыз.

Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәү сәламәтлекне сакларга ярдәм итә (Гыйбрәтле сүзләр 14:30; 22:24, 25). Мәсәлән, Аллаһының эчкечелек турындагы канунын тоту үлемгә китерүче авырулардан һәм бәхетсезлекләрдән саклый (Гыйбрәтле сүзләр 23:20). Йәһвә исерткеч эчемлекләр эчүне тыймый, чамасын гына белергә кирәк (Зәбур 104:15; 1 Көринтлеләргә 6:10). Аллаһы Сүзендәге принциплар безне дөрес булмаган эшләрдән сакланырга һәм начар уй-фикерләрдән арынырга өйрәтә (Зәбур 119:97—100). Шулай да Аллаһыга күндәм булырга теләгән кешеләр үзләренә файда табар өчен генә түгел, ә Йәһвәне данлар өчен дә аның нормаларын тота. Маттай 5:14 —16 ны укыгыз.

Бу турыда тулырак мәгълүматны «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китапның 12 һәм 13 нче бүлекләреннән карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу