Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yc 1 дәрес 4-5 б.
  • Шатлык китерә торган сер

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Шатлык китерә торган сер
  • Балаларыгызны өйрәтегез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Эчтәлек
    Уяныгыз! 2018
  • Аллаһы оҗмах вәгъдә итә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Җир өчен Алла нәрсә ниятләгән?
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Аллаһының җиргә карата нияте нинди?
    Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
Күбрәк карарга
Балаларыгызны өйрәтегез
yc 1 дәрес 4-5 б.
Фәрештәләр Гайсәнең кешеләргә Аллаһы Патшалыгы турында сөйләгәннәрен тыңлый

1 НЧЕ ДӘРЕС

Шатлык китерә торган сер

Берәр кешенең сиңа үз серен ачканы бармы?~a Изге Язмаларда бер сер турында әйтелә. Ул «изге сер» дип атала. Ул серне Аллаһы ачкан, шуңа күрә ул изге. Һәм ул сер дип атала, чөнки кешеләр аның турында белми. Хәтта фәрештәләр аның турында күбрәк белергә теләгән. Синең бу сер турында беләсең киләме?~

Синеңчә, фәрештәләрнең нәрсә турында беләсе килгән?

Борын-борын заманда Аллаһы беренче ир-атны һәм хатын-кызны барлыкка китергән. Аларның исемнәре Адәм белән Хаува булган. Аллаһы аларга искитмәле йорт — Гадән бакчасы биргән. Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңлаган булса, алар үзләре дә, балалары да бөтен җир йөзен оҗмахка әйләндерер иде, һәм бар җир йөзе Гадән бакчасы сыман булыр иде. Адәм белән Хаува оҗмахта мәңге яши алган. Ләкин син Адәм белән Хауваның нәрсә эшләгәннәрен хәтерлисеңме?~

Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңламаган, шуңа күрә без бүген оҗмахта яшәмибез. Ләкин Аллаһы шуны әйткән: бөтен җир матур булачак, ә кешеләр бәхетле булып мәңге яшәячәк. Ул моны ничек эшләячәк? Озак вакыт дәвамында кешеләр моны белмәгән. Бу сер булып калган.

Җиргә килгәч, Гайсә кешеләрне өйрәткән һәм шул сер турында күбрәк әйткән. Ул бу сер Аллаһы Патшалыгы белән бәйле дип әйткән. Гайсә кешеләрне Патшалык килсен дип дога кылырга өйрәткән. Патшалык җирдә искиткеч оҗмах урнаштырачак.

Хәзер син бу серне беләсең. Бу сине сөендерәме?~ Истә тот: оҗмахта Йәһвәне тыңлый торган кешеләр генә яшәячәк. Изге Язмаларда Йәһвәне тыңлап яшәгән күп ир-атлар һәм хатын-кызлар турында әйтелә. Синең алар турында күбрәк беләсең киләме?~ Әйдә, аларның кайберәүләре белән танышыйк һәм алардан нинди үрнәк алып була икәнен белик.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ АЧЫП УКЫ

  • Марк 4:11;

  • 1 Петер 1:12

  • Яратылыш 1:26—28; 2:8, 9; 3:6, 23;

  • Маттай 6:9, 10

  • Мәдхия 36:11, 29

a Брошюрадагы хикәяләрдә сез тильда билгесен (~) күрерсез. Андый чакларда пауза ясагыз, ә балагыз җавап бирсен.

СОРАУЛАР:

  • Ни өчен бүген җир оҗмах түгел?

  • Изге Язмаларда нинди сер турында әйтелә?

  • Шул сер турында сөйләгәндә, Гайсә кешеләрне нәрсәгә өйрәткән?

  • Оҗмахта яшәр өчен, сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу